Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы буларак тәүге адымнар...

Бүгенге мәктәп укучының шәхес буларак үсешен, формалашуын һәм үзлегеннән үсешен тәэмин итү өчен алшартлар тудырырга бурычлы. Бу - балага бары тик белем бирү белән генә чикләнмичә, аның аң-белем дәрәҗә...

Бүгенге мәктәп укучының шәхес буларак үсешен, формалашуын һәм үзлегеннән үсешен тәэмин итү өчен алшартлар тудырырга бурычлы. Бу - балага бары тик белем бирү белән генә чикләнмичә, аның аң-белем дәрәҗәсен, рухи дөньясын һәм әхлакый сыйфатларын үстерү, камилләштерү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли алган педагоглар гына булдыра алырлык үтә җаваплы эш.


Мәктәпкә килгәч, педагогик эшчәнлегенең тәүге баскычында торган яшь укытучы еш кына югалып кала. Югары уку йортында алган теоретик белемнәре җитәрлек, тиешле югарылыкта булуга карамастан, аның үз һөнәренә кереп китүе, җайлашуы озакка сузылырга һәм бик авыр үтәргә мөмкин.


Күпчелек очракта яшь белгечнең кыенлыклары, беренчедән, методик яктан әзерлекнең җитеп бетмәвенә, икенчедән, укытуның ысул һәм алымнарын тиешенчә куллана белмәүгә кайтып кала. Дәрескә әзерләнгәндә, ул еш кына төп һәм беренчел максат-бурычларны аерып чыгара алмый, ә бу, үз чиратында, укытуның нәтиҗәлелеге түбәнәюгә китерә. Яшь укытучының бу җирлектә формалашуында аның эшчәнлеген мәгълүмати яктан тиешенчә тәэмин итү зур роль уйный: ул тәҗрибәле педагоглардан консультацияләр алырга, төрле семинарларда, методик берләшмәләр эшчәнлегендә актив катнашырга тиеш була.


Яшь укытучының башлангыч чорда эшенә җайлашуы хезмәтенең үзенчәлекле мөһим объекты - укучылар белән дә бәйле. Алар белән уртак тел таба белү, тиешле контактлар урнаштыра алу алга таба укытучының һөнәри уңышларын, я булмаса уңышсызлыкларын билгеләячәк.


Югары уку йортын тәмамлап, мәктәпкә килеп кергән кичәге студентның күпчелеге укучылар, аеруча тәртипләре әйбәт булмаган, тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән аралашуда кыенлыклар кичерә: конфликтлар килеп чыкканда аптырап кала, я булмаса, аларны хәл иткән вакытта, уйламыйчарак, ашыгып-кабаланып эш итә.


Үзләре дә әле яшь булганга, күп мәсьәләдә, башлыча гаилә тәрбиясе, ата-аналарны педагогик юнәлештә агарту, аларны бергәләп эш итәргә җәлеп итү буенча башлап тәҗрибә тупларга туры килгәнгә, яшь укытучыдан әти-әниләр белән эшләү дә зур көч сорый.


Яшь укытучыларның үзләре тарафыннан тагын бер мөһим проблема билгеләнә, ул да булса укучыларда белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, белемне арттыруга кызыксыну уяту һәм танып-белү эшчәнлеген оештыру.


Шулай итеп тәҗрибәнең булмавы (Вузда узган педагогик практиканы күздә тотмаганда), белем белән осталык арасындагы өзеклек мәктәп бусагасын укучы түгел, ә укытучы буларак атлап кергән шәхескә беренче вакытларда төрле проблемалар тудыра.


Сайлаган һөнәрендә үзенең киләчәген күзалларга да өлгерми калган яшь педагогларның күпчелеге нәтиҗәдә шушы этапта мәктәптән китеп бара.


Дөресен генә әйтсәк, яшь укытучының мәктәпкә җайлашуы этабында барлыкка килгән, без югарыда әйтеп узган барлык очраклар да, гомумән, педагогика өлкәсендәге иң катлаулы мәсьәләләрдән санала.


Өр-яңа, таныш булмаган мохиткә, укытучылар арасына килеп керү дә яшь мөгаллимнән аралаша, үз-үзен тиешенчә тота белү күнекмәләренең тиешле югарылыкта булын таләп итә. Бу очракта аңа мәктәп җитәкчелеге мөмкинчелекләрен күрсәтә алу ситуацияләрен булдыру, булышлык күрсәтү һәм уңышлы эшчәнлеген уңай бәяләү формасында ярдәм кулы сузарга тиеш була. Бу уңайдан, дөрес, бары тик үзенең ризалыгына нигезләнеп, яшь укытучыга тәҗрибәле укытучылардан остаз-куратор билгеләү дә үзен аклый, ләкин кирәгеннән артык кайгырту-күзәтүдән сак булырга кирәк. Кураторның төп вазыйфасы түбәндәгечә билгеләнергә тиеш дигән фикердә торам: 1) сыйныф белән эшләүгә керешүнең программасын, тиешле уку-укыту методик материалларны сайлап календарь план төзү һәм беренче айларда дәрескә әзерләнүдә булышлык күрсәтү; 2) үзара дәресләргә керешеп, бергәләп фикер алышу, анализ ясау; 3) үзлегеннән белемен күтәрүне оештыруда кирәкле методик әсбапларны сайлауда юнәлеш бирү. Бүген мәктәпләрдә белем бирү яңа дәүләт стандартларына нигезләнеп алып барыла, яшь укытучыга шул программаларга йөз тотуның зарурлыгы җиткерелергә тиеш. Иң мөһиме: сабырлык, түземлелек белән кирәк вакытта ярдәм кулы сузу һәм, һичшиксез, эшендәге уңай нәтиҗәләрен билгеләп күңелен үстерү, тиешле юнәлеш бирү.


Укытучы һөнәрен сайлаган яшь белгеч, югарыда аталган барлык авырлыкларны күпмедер дәрәҗәдә күзалларга һәм беренче көннән үк үз-үзен тәрбияләү, үстерү юнәлешендә эш алып барырга тиеш, чөнки аннан башка теләгәннәргә ирешү, чын педагог буларак формалашу мөмкин түгел. Белгәнебезчә, мәктәп ул - киңкырлы белем үзәге, бай акыл хезмәтенә нигезләнгән тормыш, һәркемнең аң-белем дәрәҗәсе үсешен даими тәэмин итә торган, ягъни яшь белгечне – укытучыны - һәрьяклап үстерә, камилләштерә торган үзенчәлекле мохит.


Гөлназ ЗЫЯТДИНОВА,


Буа шәһәрендәге сәләтле балалар өчен лицей-интернатның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


"Мәгариф" журналының 9 нчы саны материаллары белән тулысынча басманың электрон версиясендә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язманы игътибар белән укып чыктым. Бик эчтәлекле, мөһим тема. Яшь укытучыларга киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт. Эшегездә зурдан- зур уңышлар телим. Автор: Гүзәлия Гисматуллина

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ