Укытучы картаямы?

Егерме биш ел мәктәптә эшләгәч, укытучылар «за выслугу» пенсиясен алып өйдә утыра ала. Шулай да күп мөгаллимнәребез чын пенсия яшенә җиткәнче эшли. Ә кайберләре  җитмешкә, сиксәнгә кадәр дә  балаларга белем бирә.   Бу уңай күренешме, әллә?..

«Вакытында китә белергә кирәк»

Казанның 173 нче мәктәп директоры Рөстәм Гыйниятуллинга март башында 68 яшь тула. Шулай дигәч, башта ышанмыйча тордык. Илледән дә артыкны биреп булмый үзенә! Рөстәм абыйда юмор хисе бик көчле. «Ничә яшькә кадәр эшләргә җыенасыз?» – дигән сорауга ул? уенын-чынын кушып: «Әнә, теге бабай килә», – дип әйтмәсеннәр дип куркам. Үземнең аз гына булса да коллективтан калыша башлавымны сизсәм, көнендә үк эшемнән китәчәкмен. Укытучыларга да гел әйтәм: «Картаюымны сизсәгез, колакка килеп әйтегез». Һәр нәрсәнең чамасы бар. Исәнлегемнән зарланмыйм, шулай да 70 яшьне тутырганнан соң эшләмәм, дим. Матур вакытта китә дә белергә кирәк. Бер солдат: «Мылтыгын да бирми, үзе дә үлми», – дип әйткән бит әле. Андый хәлгә калырга язмасын.

Бүген мәктәптә дәрес укытмыйм, укучылар белән волейбол түгәрәге алып барам. Балалар белән үзем дә уйныйм. Шул рәвешле үземә дә, укучыларга да әле карт түгел икәнлегемне раслыйм.

Мактаулы, зур исемнәрем күп. Тик «Мин – атказанган укытучы!»–дип масаеп утырсаң, бетәсең. Бүгенге көн белән яшәргә, шәп укытучы, җитәкче икәнеңне эшләрең белән көн саен дәлилләргә кирәк!»

«Алыштырырдай кеше юк», – дип үгетләдек

«Һәр мәктәпнең горурланырдай укытучылары була. Бездә ул – Клара Мөхәммәтшина. Аңа быел 75 яшь тулды, – ди Әлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Насыйбуллина. – Россиянең атказанган укытучысы ул. Быел Клара апа 9−11нче сыйныфларда алгебра, геометрия укыта, укучыларны БДИ һәм ДЙАга әзерли. Быелгы уку елында «Республиканың иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кердек. Монда, әлбәттә, Клара апаның да хезмәте бик зур. «Быел укытмаска, ахры», – дигән иде ул. Үгетли торгач, мәктәптән китмәде. Дөресен әйткәндә, аны алыштырырдай кешесе дә юк аның. Югары белем алган математика укытучылары авылга кайтырга атлыгып тормый бит…»

Өлкән укытучылар белән аралашкач, шуңа инандык – алар барысы да спорт белән шөгыльләнә, оптимист кешеләр. Яңа Кәшер урта мәктәбенең математика укытучысы Клара Мөхәммәтшина да спорттан аерылмый икән: «Кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрим, –ди ул. – Урман авылдан 3−4 чакрым ераклыкта гына. Чаңгылар белән барабыз да наратларны кочып кайтабыз. Яшәргә көч бирә! Әле атнага бер спортзалга –  фитнеска йөрим, анда бер сәгать шөгыльләнәм».

Бүгенге укыту системасына карата үз фәлсәфәсе Клара апаның: «БДИдан бер дә курыкмадым. Нигезе барыбер шул ук бит. Беренче тапкыр БДИны укытучылар тапшырды. Безне дә – Әлмәтнең барлык математика укытучыларын җыйдылар шул вакыт. Беренчеләрдән булып югары балл җыеп ерып чыктым ул имтиханны. Компьютерны да өйрәндем. Яшьләр кебек үк интернетта казынмасам да, үземә кирәген беләм. Электрон журналларны тутырам, сайтка кереп мәгариф яңалыклары белән танышам. Ходай исәнлекне бирсә, алга таба да эшләргә ниятем юк түгел».

«90га кадәр эшләргә язсын!»

Казандагы 4 нче интернат-мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Генриетта Кобяковага җәйгә 81 яшь тула.

«Күзлексез язам, укыйм, – ди өлкән укытучы. – Алтмыш яшьләремдә күзлек кия идем. Сәламәтлек турындагы китаптан бер язма укыдым: анда иртән һәм кичен күзләрне егерме тапкыр уңга, сулга, өскә, аска каратырга кушылган иде. Юри генә һәр көнне шулай эшли башладым – авыр хезмәт түгел бит. Өч айлап шулай эшләгәч, күзем яхшырак күрә башлады. Тора-бара бөтенләй күзлексез уку-язуга күчтем. Гаҗәп бит!»

генриетта ОБР

Өлкән укытучының хәтеренә дә сокланырлык. Гомер эчендә булган һәр очрашуын, истәлекле вакыйгаларның елын, көнен белә ул: «1956 елны КДПИны тәмамладым. Шул елның 16 августында мәктәпкә килдем. Гомерем буе балаларга рус теле, әдәбияты укытам. Эшемне яратам».

Һәм өлкән укытучы илһамланып китеп, Лермонтов, Тургенев әсәрләре турында сөйли башлады…

78 яшьлек физкультура укытучысы

Шул ук 4нче интернат-мәктәптә тагын бер өлкән яшьтәге укытучы – Равил Усманов белән таныштык. Ул 58 ел мәктәптә физкультура укыта. Сигезенче дистәне тутырып килүенә карамастан, физкультура укытучылары биш елга бер тапкыр бирә торган нормативларны яңа уку елы башында гына тапшырган.

«Гомерем буе спортны яраттым, – ди Равил абый. – Заманында «Казан» җыелма футбол командасы өчен уйнадым. Әле хәзер дә баскетбол, волейбол уйныйм, көн саен иртән күнегүләр ясыйм. 78 яшь дигәч, үземә дә әллә ничек кыен булып китә. Ышанасы килми! Авырмыйча озак яшәү сере – эшеңне, гаиләңне яратудан килә, дип саныйм. Беркайчан тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Һәр көн спорт белән шөгыльләндем. Бүген дә яшем турында уйламыйм, егетләрчә яшәргә тырышам. Балалар белән эшләү, алар белән көн саен аралашу да үзенекен итәдер – яшьләргә карап яшәрәм. Аяклар йөргәндә алга таба да эшләргә исәп әле!»

Казанның 4 нче интернат-мәктәбе директоры Люция Саматова болай дип өстәде:«Үзебездә эшләүче өлкән яшьтәге укытучылар турында шуны әйтә алам: алар мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән ихтирамга лаек мөгаллимнәр, күп кенә мактаулы исемнәре бар. Тик, әлбәттә, моңа карап кына аларга ниндидер ташлама ясамыйбыз. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар заман белән бергә барырга тиеш. Җитмешкә, сиксәнгә кадәр эшләгән укытучылар сирәк. Бу яшьтә мәктәптә иң-иңнәр генә кала».

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

«Гаилә һәм мәктәп» журналы, №2 (19), 2015 ел.

Добавить комментарий