Укытучыга кытлык

Бер төбәктә пенсия яшенә җитеп тә эшләүче укытучылар күп, икенче бер районда мөгаллимне лаеклы ялга чыгуга, эшеннән җибәрәләр. Сәбәп нәрсәдә? Төрле районнар мисалында бүген шуны ачыкларга булдык.

«Аерым фәнчеләр җитми»

Әлмәт районында пенсия яшенә җитеп тә эшләүче укытучылар саны – 226. Анда 60та, 70кә якынлашкан мөгаллимнәр дә бар. «Алыштыргысыз кешеләр булмый», – дисәләр дә, бу йөзләгән укытучы, чынлап та, мәктәп өчен бик кадерле, аларны алыштырырга кеше юк. «Безнең районда физика, математика, химия укытучылары җитми,– ди Әлмәт районы мәгариф идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Алсу Гыймаева. – Пенсия яшенә җитеп эшләүче укытучылар, нигездә, шушы фәннәрне алып бара. Әгәр алар китеп барса, математика, физика, химия фәннәрен укытырга кеше калмый дигән сүз. Бигрәк тә төп белем бирү мәктәпләрендә бу проблема күзәтелә. Кечкенә авылларга яшьләр кайтырга ашыкмый, чөнки сәгатьләр саны аз. Мисал өчен, физика фәне 7нче сыйныфтан гына керә башлый. Өч сыйныфны кушып санаганда, физика атнасына 5-6 сәгать килеп чыга. Әлбәттә, яшьләр моңа риза түгел. Ә пенсиядәге укытучыларга бу сәгатьләр саны ярап тора».

Әлмәт районына яңа уку елына 35 яшь укытучы кайткан. Күбесе Әлмәтнең үзендә калган. Ә авылларга, төп белем бирү мәктәпләренә, алда саналган фәннәр буенча яшьләр килмәгән.

Әлмәт районы Миңлебай төп белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Любовь Гудошниковага 74 яшь, бүген дә укучыларга белем бирә. Дөрес, 2012 елда мәктәптән киткән ул, ел ярымнан соң өлкән яшьтәге мөгаллимәне яңадан эшкә чакырганнар. «Педагогик стажым 50 елга тулгач, мәктәптән киттем,– ди Любовь ханым. – Укучылар: «Безне әби укыта», – димәсеннәр дип уйладым. Уку елы уртасында, авыр дип, яшь укытучы эштән китеп барды. Директор бик сорагач, гыйнвар аенда яңадан эшкә килдем. Ул сыйныфны чыгардым, чыгарылыш имтиханнарын әйбәт кенә тапшырдылар. Быел 7-9 нчы сыйныфларны укытам, сәгать саннарым күп түгел, укучылар да аз. Укыту әллә ни авырлык тудырмый, хәзер мөгаллимнәргә җиңелрәк, дип уйлыйм. Эшләр өчен барлык шартлар да бар. Элеккегедән аермалы буларак, бүген укытучының төп бурычы – ДЙА, БДИга әзерләү. Мин дә бөтен көчемне шуңа бирәм: 9 нчылар белән дәрестән соң калып та өйрәнәбез. Быел ДЙАны биреп чыксак, киләсе елга укытмам, дим. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, эшкә йөрергә дә ояла башладым. Аннан, өлкән яшьтә кеше ял итәргә тиеш. Мәктәпкә яшь математика укытучысы килде. Дилбегәне аңа тапшырасым килә».

«Яшьләрне әзерләргә кирәк»
Актаныш районында да пенсиягә чыгып та эшләүче укытучылар байтак икән. Югыйсә, районга яшь белгечләр дә кайта. Шулай да, сәламәтлеге булган көчле укытучыларны эштән җибәрергә ашыкмыйлар. «Яшь укытучы эшләп китә аламы, юкмы, шунысын да карарга кирәк бит, – ди Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева. – Өлкән мөгаллимнәр резервта тора. Озынайтылган көн төркемнәрендә эшлиләр, аерым сәгатьләр укыталар. Өлкән яшьтәгеләр арасында чын мәгънәсендә көчле укытучылар бар. Ата-аналар да аларның укытуын тели. Әлбәттә, андый укытучылар пенсиягә чыккач та эшли. Белемнәре, тәҗрибәләре белән кайбер яшьләрне уздырып та җибәрәләр».

Ләйсән Нурлыева күз уңында тоткан көчле укытучыларның берсе – Диләрә Хөббетдинова белән аралашып алдык. Актанышның  1нче гомуми белем бирү мәктәбендә укыта, быел 57 яшь тулган аңа. Аттестация узган, киләсе елларга да эшләргә уйлый икән.

«40 ел башлангыч сыйныфлар укыттым, – ди Диләрә ханым. – Быел миндә 4 нчеләр, сыйныфта 24 бала. Ата-аналар тагын укытуымны сорый, көчем, сәламәтлегем булганда мәктәптә эшләргә ниятем бар. Ләкин кемнедер эшсез калдырасым килми, яшь укытучылар булса, әлбәттә, китәм. Мәктәп директорына да шулай дип әйттем. Яшьләргә юл бирергә кирәк. Кызганыч, яшьләр мәктәпкә килергә ашыкмый, килгән очракта да, озак тормыйлар. Югыйсә, элеккеге белән чагыштырганда, хезмәт хакы да әйбәт».

Саба районында вәзгыять икенче төрле…

Тулырак.

Руфия Фазылова.

Добавить комментарий