Укытучыга сүз әйтмәгез…

Бүгенге мөгаллимнең эше тавык чүпләп бетермәслек. Шулар өстенә тәртипсез укучылар, һәрнәрсәдән гаеп табарга торган әти-әниләр белән дә эшләргә туры килә. Көндәлек стресска каршы торырга өйрәнәбез.

Укытучы – робот түгел

Ел башында интернетта Алма-Ата шәһәрендәге 198 нче мәктәптә укытучының укучыларын яңаклавын яздырган видео таралган иде. Балалар дәресне «тозлаган» булган икән – шуның өчен эләккән. Мисырда математика укытучысының өй эшен эшләми килгән укучыны үтергәнче кыйнау очрагы билгеле. Россия мәктәпләрендә дә укучыларына кул күтәргән укытучылар турында ишетеп торабыз. Ата-аналар да, укучылар да бу мөгаллимнәрне гаепли, ә әлеге хезмәтне эченнән белгәннәр башка фикердә тора. Чарасызлыктан шуңа бара укытучы, ди алар. Дәрес бара, ә укучылар, укытучыны тыңлыйсы урында, сөйләшеп утыра, берәү телефонда уйный, икенчесе бизәнә, өченчесе бар көченә акыртып музыка тыңлый, шунда ук талашып-сугышып алырга да өлгерәләр. Укытучыны «күрмиләр». Ә мөгаллим дәрес темасын гына аңлатып торучы робот түгел бит. Аның фәненә карата игътибар сизәсе, балаларның күзендә кызыксыну чаткылары күрәсе килә.

Кыскасы, белем һәм тәрбия бирүдән битәр, стресска да каршы торырга тиеш әле мөгаллим.

«Балага тавыш күтәрергә дә ярамый»

Алисә Кәримова – 26 ел стажы булган математика укытучысы. «Башлангыч сыйныфта укыганда бик шук идем, – ди ул. – Шуңа күрә укытучымнан да хәйран гына эләкте: дәрес беткәнче почмакта басып тору, сыйныф бүлмәсен җыештырып чыгу – кылган шуклыкларым өчен җәзалар күптөрле иде. Хәтта бер тапкыр укытучым күрсәткеч таяк белән кулыма да сукты – сыйныф журналына кара түккән идем. Әти-әни дә, мин дә моны шулай тиеш дип кабул иттек. Тәртип бозгансың икән – җәзасын ал! Заманында әти-әниләр балаларын мөгаллимгә: «Ите – сезгә, сөяге – безгә», – дип бирә торган булган бит. Без шулай тәрбияләндек. Ә хәзерге балаларга каты итеп дәшәргә дә ярамый. Орыша башласаң, әти-әниләренә кайтып әләклиләр, алары директорга йә тагын да югарырак инстанцияләргә шикаять язарга тотына. Ә балалар, дөрестән дә, тәртипсез хәзер. Алар аңлы, фикерле, тик укырга, дәрестә утырырга, укытучы кушкан өй эшләрен әзерләргә теләмиләр. «Миңа математика нәрсәгә, мин гуманитар юнәлеш буенча китәчәкмен», – диючеләр күп. Хәтта ачыктан-ачык бойкот игълан итеп, дәресемдә башка эш белән шөгыльләнеп утыручылар бар. «2ле» дә куркытмый аларны. Баштарак бик борчыла, өйгә кайткач, елый идем. Хәзер бу хәлгә башкачарак карый башладым. Сәламәтлекне сакларга кирәк бит. Дәресләремдә тормышта кирәк булырдай мисаллар бирергә тырышам, әгәр укучы тыңламый икән, аны мәҗбүр итмим. Мине тыңлаучылар да күп, игътибарымны һәм белемемне аларга бирәм».

«Үзеңне ничек куюдан тора»

Яшьләр мәктәпкә эшкә килүдән «курка» дисәк тә, педагог һөнәрен сайлаучылар һәм аны яратып башкаручылар бар әле. Нурисә Гыйльметдинова – яңа гына университет тәмамлап, Чаллы шәһәрендәге Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбендә татар теле укыта башлаган яшь белгеч. «Укучыларны тыңлату бары тик үзеңнән генә тора, – ди ул. – Алар белән дус булырга кирәк, ләкин барыбер ике арада ниндидер чик калырга тиеш. Әлбәттә, эш стажы зуррак булган укытучы балалар белән уртак телне тизрәк таба. Аның шактый гына тәҗрибә багажы да бар. Ул бит «бас» дигән сүзне дә яшь укытучыга караганда тәэсирлерәк итеп әйтә. Уртак тел табу – һәр баланың тиз арада холкын танып алып, укыту процессында шуны дөрес итеп кулланудыр. Бу тәҗрибә вакыт белән килә».

Стресстан качу юллары турында психолог киңәшләрен биредән укыгыз.

Фәнзилә Мостафина.

Добавить комментарий