Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар балаларга тишек түбә астында белем бирә

Шушы көннәрдә мәктәп укучылары яратып йөргән өч үзәк – Р.Нәҗметдинов исемендәге балалар шахмат мәктәбе, Мавыктыргыч фән һәм техника йорты һәм А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда булырга туры килд...

Шушы көннәрдә мәктәп укучылары яратып йөргән өч үзәк – Р.Нәҗметдинов исемендәге балалар шахмат мәктәбе, Мавыктыргыч фән һәм техника йорты һәм А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда булырга туры килде. Юкка гына түгел. Колакка әлеге иҗат йортлары төрле сәбәпләр белән ябылу алдында тора дигән имеш-мимешләр килеп ишетелде.


DSC_1022Бер хәбәр Мулланур Вахитов һәйкәле һәм Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе урнашкан калкулык урынында (Бутлеров һәм Некрасов урамнары арасында) күпфункцияле Espace комплексы төзү турындагы проект барлыгы турында иде.  Әлеге мәктәпкә барып чыктык. Шахмат мәктәбе директоры Нәркиз Сәйфетдинов бу хәбәрне җитди кабул итмәде.DSC_1017 «Шахмат гайбәттән ерак тора. Бу үзешчән спорт үзәге түгел, автоном мәктәп. Меңнән артык бала йөри. Төрле дәрәҗәдәге ярышлар узып тора. Һәр көнебез Президент күзәтүендә. Шахмат бит ул –спорт төре генә түгел, яшәү рәвеше дә»,  диде ул. Биредә бераз тын алганнан соң, Тукай урамындагы Мехчылар мәдәният сараенда урнашкан Мавыктыргыч фән һәм техника йортына юнәлдек. DSC_1016 DSC_1011«Безне беркем дә ябарга җыенганы юк,дип каршылады безне директор Александр Соловьёв.– Мөгаен, үзебез ябылырбыз ахры. Әлеге бинаның ике зур булмаган залын арендалап тора идек. Безгә гади халык балалары йөри. Казаннан да, район мәктәпләреннән дә. Бушлай. Әмма аренда хакы бик кыйммәт. Инде өч миллионга якын бурычыбыз бар. Спонсорларның вәгъдәдән башка нәрсә биргәннәре юк. Фән Казанында балалар өчен фән-техника йорты булмавы бик аяныч».DSC_1008


А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сараенда безне бик тә тыныч йөз белән каршы алдылар. «Беркемнең дә ябырга җыеганы юк безне, – диде иҗат йортының хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Алла ханым Бабушкина. – Балалар агылып килә. Елына аз дигәндә биш меңнән артык мәктәп укучысы килгән була. Алар бит безгә киләчәктәүзләренә һөнәр сайларга килә.Бергенәпроблемабызбар. 1935 елдаачылганбалалариҗатысараендабертапкырдакапитальремонтүткәрелгәнеюк. Түбәләрнең тишек урыннары арта. Шул сәбәпле актлар залы, байтак бүлмәләр ябык тора».DSC_1026 Урыннардан менә шундый җаваплар ишетеп кайттык.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ