Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар битараф түгел

“Мәгариф” журналының яңа елдагы беренче санында без укучыларыбызның теләк-тәкъдимнәрен, фикерләрен ишетү нияте белән анкета сорауларын биргән идек. Шөкер, “Мәгариф”нең якын дуслары журнал язмышына бит...

1


“Мәгариф” журналының яңа елдагы беренче санында без укучыларыбызның теләк-тәкъдимнәрен, фикерләрен ишетү нияте белән анкета сорауларын биргән идек. Шөкер, “Мәгариф”нең якын дуслары журнал язмышына битараф калмаган. Җавап юллаучылар арасында мәгариф өлкәсендә армый-талмый хезмәт иткән, һөнәри бурычларына гомерлек тугры булган мөхтәрәм затлар күп. Җавап бирүчеләр арасында яшьләрнең шактый булуы да куандырды.
Гомумән алганда, журналның беренче саны укучыларга ошаган. Узган ел нәтиҗәләре буенча иң якшы мәкалә авторларыннан берсе булып танылган Гөлнур Айзетулова мондый фикерен җиткерде: “бар эшемне ташлап, журналны укып утырам. Ошамаган булса, күптән китап киштәсенә алып аткан булыр идем”. Укучыларыбыз, беренче чиратта, яңа дизайннан, үзгә бизәлештән канәгать. “Заманчалык төсмере сизелеп тора. Йомшак төсләр, җыйнак рәсемнәр күзне иркәли”, - ди бу уңайдан хезмәт ветераны Фәрит Вафин (Арча районының Яңа Кенәр авылы). Сүз уңаеннан, күпләр аны интернетта үз шәхси сайтын булдырган мөгаллим буларак белә (http://vafin.mugallim.com). Аның безгә юлланган язмасында уңышларыбыз да, кимчелекләребез дә тулы бәян ителә. Журналның чын мәгънәсендә татар телле булырга тиеш дигән фикере белән үзебез дә өлешчә килешәбез. Татар һәм рус телле материалларны 50гә – 50, 60ка – 40 нисбәтеннән китерергә киңәш итүчеләр бар. Кызганыч, рус телле укучыларыбызның фикере ишетелмәде. Бастыруны сорап, редакциягә материалларын җибәреп торсалар да: “үзләре безне укыймы икән соң?” - дигән сорау да туа. Гомумән, мәкалә юллаучылардан алга таба журналга язылдыгызмы, дип сорасак, гаҗәпләнмәгез. Хатларга теркәлгән квитанцияләрне күреп, без журналның тугры укучыларын һәм дусларын ачыклыйбыз.
Тәкъдимнәр төрле. Кайберәүләр сан саен баш мөхәррир сүзен ишетергә тели. Журналның татар теле һәм әдәбиятчыларның гына басмасы булмавын искәртеп, башка предметлардан да, аеруча, төгәл фәннәрдән материаллар сорыйлар. БДИ һәм ДЙА буенча ярдәмлекләр дә актуальлеген югалтмый. Мондый эшләрне ел дәвамында бастырырга киңәш итәләр. Кемдер журнал битләрендә мәгариф системасына кагылышлы норматив документлар һәм аларга аңлатмаларның күбрәк булуын тели. Күп урыннарда эшләүчеләр андый документлар белән соң гына таныша ала. Кайбер районнарда әлеге документлар “мәгариф идарәләре бусагасыннан чыгып та җитми” икән. Икенчеләре, киресенчә, кануннар һәм нормалар белән интернет аша да танышырга мөмкин дип саный. Бигрәк тә яшь укытучылар  “Мәгариф”тә һәрдаим “Сорау-җавап” рубрикасының эшләвен тели (“мәктәптә һәр көн саен ниндидер сорау туа”).
Пенза, Самара, Башкортстан төбәкләрендәге укытучылар исә чит өлкәләрдәге татар мәктәпләре эшчәнлеген яктыртуны сорый. Киләчәктә чыннан да чит төбәкләр белән элемтәләрне ныгытырга теләгебез көчле.
Дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар гадәти дәрес барышын кәгазьгә теркәүне генә хәтерләтмәсен иде, ди тәҗрибәле укытучылар (“журнал битләре әрәм” дип саный Чистайдан Гөлназ Нәбиуллина). Алар мондый материалларның үрнәк укытучылар авторлыгындагы мастер-класс рухында булуын тели. Бу фикер белән без дә килешәбез: чыннан да, журнал почтасына килгән кайбер язмалар әле гаять примитив дәрес барышын хәтерләтә, алар “исәнмесез, укучылар”, “хәлләрегез ничек”, “Алсуга бүген бишле куям” кебек җөмләләрдән ары китә алмый, андыйларда яңалык та, тәҗрибә дә юк.
Күптән түгел “Мәгариф” журналының яңартылган редколлегия утырышы узды. Шунда катнашкан Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин мондый фикер әйтте: “Журналның тышында шундый мәгънәле, зур эчтәлеккә ия исем чыгарылган икән, аның эчке ягы, ягъни эчтәлеге дә югары дәрәҗәдә, сыйфатлы булырга тиеш”! Димәк, без сезнең ярдәм белән эчтәлекнең сыйфаты турында уйланырга тиешбез. Журналга язма әзерләгәндә аның чыннан да бер кеше өчен генә түгел, бөтен республика мәгариф хезмәткәрләре өчен файдалы булуы хакында уйлансагыз иде. Шулай ук материаллар белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры китереп эшләнсә иде.
Игътибар иткәнсездер, журналыбыз яңа елдан билгеле бер үзәк тема, юнәлеш белән чыга башлады. 2нче сан Сингапур укыту алымнарына багышланды, ошбу сан авыл мәктәбен һәм укытучыларын үзәккә куйды. Редколлегия утырышында 2014 ел ахырына кадәр тема-юнәлешләр билгеләнде. Журналның иң соңгы битендә шулар белән таныша аласыз. Әлбәттә, журнал мәгариф системасына кагылышлы бөтен проблемаларны да даими төстә яктыртачак, һәр санның да эчтәлеге киң кырлы һәм бай булырга тиеш. Шулай да материаллар әзерләгәндә, нәкъ менә шул үзәк темалар турында уйлансагыз һәм язмаларны редакциягә җибәргәндә, кайсы темага багышлавыгызны атасагыз иде.
Тагын бер тапкыр искәртәбез: “Мәгариф” журналына язма җибәргәндә, материал белән бергә, аның оригинальлеген раслап, “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, - дигән язу теркәргә тиеш. Журналда басылу шарты шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ