Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның хезмәт хакының база өлеше 70 процент булачак

Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә."Дмитр...

Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә.


"Дмитрий Анатольевич (Медведев - ТИ) хезмәт хакының база өлешен 70 процент итү турында хокук актларын әзерләргә күрсәтмә бирде. 30 процент стимул буларак түләнә. Бу барлык мәгариф оешмаларына да кагыла. Тагын бер кат әйтәм: 70 һәм 30. Бу инде хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә узган Бөтенроссия авыл укытучыларының съездында.


Укытучылар еш кына хезмәт хакларының үтә күренмәле булмавыннан зарлана иделәр, шул исәптән август аенда хөкүмәт рәисе катнашында узган бөтенроссия педсоветында да сүз булды. Ул вакытта педагоглар Медведевка хезмәт хакының база өлеше бары 10 процент, ә төрле өстәмәләр – 90 процент булуын җиткергәннәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ