Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыны жәлләгез!

Эмоциональ яктан «яну» дигән төшенчә узган гасырның 70 нче елларында ук кулланыла башлый. Кеше белән еш аралашып эшләүче һөнәр ияләренә – табиб, психолог, менеджерларга, бигрәк тә безгә – укытучыларга...

Эмоциональ яктан «яну» дигән төшенчә узган гасырның 70 нче елларында ук кулланыла башлый. Кеше белән еш аралашып эшләүче һөнәр ияләренә – табиб, психолог, менеджерларга, бигрәк тә безгә – укытучыларга кагыла ул. Бу белгечләр күпмедер вакыттан соң эшенә карата кызыксынуын югалта, тирә-якка битараф карый, хезмәттәшләре белән юк-барга сүзгә килә, тиз кызып китә башлый…


выгорание


Эмоциональ «яну» билгеләре


Педагогларның эмоциональ «яну»ын берничә этапка бүлеп карарга мөмкин.
1. Беренче баскычта аерым әйберләр онытыла, эштә күңелсез була башлый. Кәгазьгә кирәкле язуны теркәдемме, укучыларга өй эше бирдемме, нәрсә дип җавап бирде әле һ.б. «Эшем барып чыкмаса нишләрмен?» – дигән курку хисе күңелдән китми, нерв киеренкелегенә сәбәпче була.
2. Эшкә карата кызыксыну кимегәннән-кими, «Берәүне дә күрәсем килми», «Бу атна бигрәк озын булды, һаман яллар җитми» кебек сүзләр ешрак әйтелә. Атна ахырына көч бетә, кичләрен баш авырта, көн дәвамында йокы килә, гәүдә авырлыгы кинәт арта яки кими, салкын тиеп интектерә, юк-бар да ачуны чыгара, тискәре хисләр (үпкәләү, оялу, курку, борчылу, шикләнү) тынгылык бирми.
3. Һөнәргә генә түгел, тулаем тормышка карата кызыксыну юкка чыга, хәлсезлек һәм өметсезлек күзәтелә. Бу хезмәтне башкару аңа көннән-көн авырлашкан кебек, эш сәгатьләрен кинәт арттыра яки киметә, кирәксә-кирәкмәсә дә эшне өйгә алып кайта. Үзен кирәксез кешегә саный, аны нәтиҗәләр дә кызыксындырмый, гади эшне дә ерып чыга алмый башлый.


Кемнәр куркыныч астында?
«Яну» беренче баскычларында бигрәк тә куркыныч. Аның билгеләрен укытучы үзе сизми, кешедәге үзгәрешләргә читтән карап торганда гына игътибар итәргә мөмкин. Тикшерүчеләр әйтүенчә, социаль хезмәткәрләр әлеге билгеләрне 2-4 ел эшләгәннән соң ук кичерә башлый. Яшьләрнең «яну»га тизрәк бирешүе эмоциональ халәт белән бәйле. Чынбарлык аларның хыяллары белән тәңгәл килми һәм организм шок кичерә. Шулай ук гаилә хәле дә мөһим роль уйный –өйләнмәгән ир-атларның моңа тизрәк бирешүе ачыкланган. Тормышын эшкә багышлаган, карьера төзүдән генә ямь һәм тәм табып яшәгән «эш атлары» аеруча куркыныч астында. Алар үз-үзенә югары таләпләр куялар, хезмәтләрен бөек максатка тиңлиләр, эш белән шәхси тормышлары арасына чик куярга оныталар. Җитмәсә, башкалардан калып эшләргә дә туры килсә, йөкләмәләр һәм җаваплылык гаять зур булса, хезмәтең җитәкчелек тарафыннан тиешенчә бәяләнмәсә, югарыда телгә алынган хәлсезлекне көт тә тор. Мондый халәт 28-34, 40-45, 50-55 яшь аралыкларындагыларга хас, ягъни күчеш чорында бигрәк тә игътибарлы булырга киңәш ителә. Эмоциональ «яну»дан хәтта чираттагы ял да коткармый икән. Яңадан эшкә чыгып, өч атна үтүгә әлеге киренкелек нәкъ үз хәленә кайта. Шулай да, аннан котылу чаралары бармы соң?


Саклану чаралары
Психолог Татьяна Бәширова әйтүенчә, укытучыларны эмоциональ «яну»дан саклауның өч юлы бар. «Мондый проблема булуын дәүләт тә аңлый һәм әлеге уңайдан махсус закон кабул иткән, – ди Татьяна Николаевна...


Киңәшләр.


Илмир Гәрәев,Казанның КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ