Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучының канаты астында

Гадәти бер мәктәпнең гап-гади бер сыйныфында Гали белән Вәли исемле ике укучы белем ала. Гали «5ле»гә генә укый, фән олимпиадасы, җыр бәйгесе, спорт ярышы дисеңме – барысында да катнаша. Мөгаллименең...

Гадәти бер мәктәпнең гап-гади бер сыйныфында Гали белән Вәли исемле ике укучы белем ала. Гали «5ле»гә генә укый, фән олимпиадасы, җыр бәйгесе, спорт ярышы дисеңме – барысында да катнаша. Мөгаллименең горурлыгы! Ә Вәли, белеме белән әллә ни мактана алмаса да, укытучысына гел ярдәм итеп тора. Китап-дәфтәр ташу, өстәмә рәвештә дежур тору, тәртип бозучыларны әләкләү… Кыскасы, укытучысының уң кулы! Сыйныфташлары Гали белән Вәлигә уртак кушамат такты: «любимчиклар». Мондый яраткан укучылар һәр мәктәптә, һәр сыйныфта бар.


Кемнәр алар?
Яраткан укучы дәрәҗәсенә ирешү өчен нинди булырга кирәк? Аларны ике төргә бүлеп карыйлар. Беренче төре – гел «5»кә укучылар. Яхшы укый, өй эшләрен җиренә җиткереп әзерли, сорауларга җавап бирә ала торган укучыны нинди укытучы гына яратмас икән?! Ачык дәрестә дә оятка калдырмый, шартлатып җавап бирә. Ул – укытучының горурлыгы, аның хезмәтен күрсәтеп торучы.


Ә икенче төр – кечкенә карьеристлар. Яхшы билге алу, укытучыдан мактау сүзе ишетү өчен алар «тәлинкә тотарга» да әзер. Сыйныфташлары андыйларны яратып бетерми, ә укытучы, үзе дә сизмәстән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган укучысын аерып куя башлый. Белгечләр фикеренчә, мондый балалар үсеп җиткәч тә карьерага омтылучан була.


Яраткан укучы булу, кайвакытта хаталарыңа күз йомулары, сыйныфташларың арасында аерылып тору рәхәт, әлбәттә. Тик барысы да ал да гөл генә түгел шул. «Любимчиклар»ның проблемалары да бар. Менә аларның кайберләре:
– сыйныфташларының көнләшүе. Кайберләре дуслашкан булып, аны үз максатына ирешүдә куллана. Аеруча көнчеләре яраткан укучыга төрле этлекләр эшләүдән дә куркып тормый;
– хаталарга күз йому. Мондый укучының вак-төяк хатасын укытучылар күрмәмешкә салыша, шул рәвешле «аю хезмәте» күрсәтә. Бала «хата җибәрсәм дә ярый» дигән фикергә ияләшеп китәргә мөмкин;
– кешегә салыну. Аны укытучы да, әти-әнисе дә һәрвакыт якларга тырыша. Кешегә аркаланып яшәргә күнеккән бала, авырлык белән күзгә-күз очрашкач, югалып кала;
– артык югары үзбәя. Гел мактауга гына ияләшкән укучы үзен йолдыз итеп хис итә башлый һәм киләчәктә йомшак кына тәнкыйтьне дә авыр кичерә торган була.


«Контроль эшләрен яңадан яздыра идем»
Укытучылар: «Без укучыларны яратканга-яратмаганга бүлмибез», – дип әйтергә ярата. Тик алар да роботлар түгел, шуңа күрә кайбер укучыларының фаворитлар рәтендә урын алуы гаҗәп тә, гаеп тә түгел. Тәҗрибәле мөгаллим баланы калган сыйныфташларыннан аерып алмый гына да ярату җаен табарга тиеш.


Бүген лаеклы ялда булган математика укытучысы Ания Сәлимова да яраткан укучысы турында сөйләде. «Күп еллар элек мин укыткан сыйныфта Рөстәм Абдуллин исемле малай бар иде. Нәрсә өчен икәнен дә аңлата алмыйм, бөтен җанымны биреп яраттым аны. Югыйсә, туганым да түгел, әти-әнисе дә гади колхозчылар. Рөстәм үзе дә ни укуы, ни тәртибе белән башкалардан аерылып тормады. Ниндидер сөйкемле сөяге булган, күрәсең. Математикадан контроль эш эшләтәм, Рөстәмнеке «3ле» була. Яраткан укучыма начар билге куясы килми бит! Ә аңа гына кабат эшләтсәм, укучыларны аеру була, килешә торган гамәл түгел. Шулай итеп, теге контроль эшне бөтен сыйныфка өр-яңадан яздырам. Рөстәм яхшы билге алганчы! Син – яраткан укучым, дип аңа беркайчан да әйткәнем булмады, Рөстәм үзе дә сизмәгәндер, мөгаен, әйткәнен хәтерләмим. Аннан соң күпме сулар акты, күпме балаларны укытып чыгардым. Ә Рөстәм кебек яраткан укучым булмады», – дип хатирәләрен яңартты ул.


Таякның ике ягы бар
Ә укучылар үзләре укытучыга якынрак булуны ничек кабул итә соң? 11 нче сыйныф укучысы Илгиз Шәкүров әйтүенчә, таякның ике башы бар, дигән әйтем бу очракта да туры килә. «Яраткан укучы булу рәхәт, чөнки укытучылар сине аңлый, артыгын таләп итми. Ә авыр ягы шул: укытучының һәр сүзен тыңларга, «юк» дигән сүзне онытырга кирәк», – ди ул. Яхшы укыса, даими рәвештә олимпиада-конкурсларда катнашса, мәктәп күләмендәге чараларны башлап йөрсә дә, Илгиз үзен «абсолют любимчик», дип санамый. Бәйгеләрдә йөреп, еш кына дәрес калдыруы өчен өнәп бетермәүче укытучылар да бар, ди.


Телевидение журналисты Альбина Шиһапова да башлангыч сыйныфта укытучысының горурлыгы булган. «Беренчедән, мин яхшы укыдым, мәгълүматны тиз үзләштерә идем, актив булдым, һәрчак кул күтәреп, сорауларга җавап бирдем. Икенчедән, әнием мин укыган мәктәптә укытучы, шуңа да бөтен укытучы белән башкалардан күбрәк күрешә, аралаша идем, – ди Альбина. – 9 нчы сыйныфка хәтле гел «5ле»гә генә укыдым. Һәрвакыт әзерләнеп йөргәнемне белгәнгә, укытучылар күп вакытта өй эшемне дә тикшерми иде. Тик 9дан соң башыма бүтән уйлар килә башлады: гашыйк булу, ярату… Уку икенче планга күчте. Укытучылар да алышынды, аларның башка яраткан укучылары барлыкка килде. Бу була торган хәл, күңелемне төшермәдем. Сыйныфташларымның, синең әниең укытучы, шуңа гел якладылар, дигәне булмады, чөнки барысы да тырышып укуымны күреп-белеп торды. Өй эшләрен дә миннән күчерә иделәр».


Психолог киңәшләре белән биредә танышырга була. 


Фәнзилә Мостафина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ