Унберенчеләр информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча БДИ тапшыра

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да  информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Республикада биологиядән — 3474, тарихтан – 2894, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән 1542 укучы сынау тота.

11 сыйныф укучыларына биология буенча БДИ биремнәрен эшләү өчен — 3 сәгать 55 минут, тарихтан — 3 сәгать 30 минут, биология буенча 3 сәгать вакыт бирелә.

Информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча, ким дигәндә, 40 балл, биология буенча — 36, тарих буенча 32 балл җыю мәҗбүри.

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Добавить комментарий