Логотип Магариф уку
Цитата:

Урмай мәктәбе 150 еллык юбилеен бәйрәм итә

Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай урта мәктәбе зур тантана алдында тора. Иртәгә ул үзенең 150 еллык юбилеен үткәрә.Мәктәпнең башлангычы мәдрәсәләргә барып тоташа. XIX гасырның 60 нчы елларында Урм...

Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай урта мәктәбе зур тантана алдында тора. Иртәгә ул үзенең 150 еллык юбилеен үткәрә.

Мәктәпнең башлангычы мәдрәсәләргә барып тоташа. XIX гасырның 60 нчы елларында Урмай авылында ике мәчет булган. Алар каршында мәдрәсәләр эшләп килгән. Октябрь инкыйлабыннан соң аларның эшчәнлеге туктатылган. Әмма шул җирлектә халыкны агарту, грамоталы, белемле итү максатыннан мәктәпләр оештырылган. Авыл зур булу сәбәпле, биредә ике мәктәп эшләгән.


1974 елда яңа тип проект белән 640 укучыга исәпләнгән өч катлы бина төзелә. Хәзер анда 364 укучы белем ала. Аларга 39 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Укучылары район, республика, Россия күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулавы, бу мәктәптә сыйфатлы белем бирелү хакында сөйли.


Килгән кунаклар “Кара пулат” мәчете тарихы, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлекләре, Урмай мәдәният йортында этно-мәдәни күргәзмә эшләре белән танышачаклар.


Тантаналы өлештә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Мәгариф” журналы вәкилләре катнашуы көтелә.


Без Урмай мәктәбе коллективын әлеге зур юбилейлары белән тәбрик итәбез! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ