Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсемлекләрнең дошманы бармы?

Республикабызның үсемлекләр дөньясы гаять тә бай. Иренмә генә дә һәм вакытыңны, көчеңне кызганма гына. Йорт яныңдагы бакчаңда яисә дача кишәрлегеңдә рәхәтләнеп җаның теләгән җиләк-җимеш куагын, яшелчә...

Республикабызның үсемлекләр дөньясы гаять тә бай. Иренмә генә дә һәм вакытыңны, көчеңне кызганма гына. Йорт яныңдагы бакчаңда яисә дача кишәрлегеңдә рәхәтләнеп җаның теләгән җиләк-җимеш куагын, яшелчә куль турасын үстерә аласың. Инде үзең үстерергә иренсәң, питомникка, теплица хужалыгына, һич тә булмаса, базардан җаның теләгән чәчәк, яшелчә орлыгын, үрентесен сатып  алып кайтып үстерә аласың. Тик менә үсемлекләрнең дә дошманнары хәттин ашкан икән бит. Бигрәк тә тиешле-тиешсез сату нокталарыннан, юл буйларындагы машиналардан сатып алынган агач үсентеләренең төрле чирләр белән зарарланган булуы бик тә ихтимал. Этикеткаларындагы ялтыравыклы рәсемнәренә алданып, затлы сорт урынына кыргый яисә авыру йоктырган куак-агач үсентесен утыртып куюың да бар. Шуңа да базардан сатып алганда, сатучыдан үсемлекнең паспортын, сертификатын сорап алып танышуың кирәк. Үсемлекләрнең нинди генә зарарлы  көясе, чебене, суалчаннары юк икән! Вакытында тиешле көрәш ысулларын кулланмасаң, ел әйләнәсе бакчада казынып, тир түгеп тә, үзең үстергән җир җиләге, чия-карлыганнан авыз итә алмыйча, нәүмиз булып каласыңны көт тә тор. Үсемлекләрнең үзләре арасында да әле агулы дигәннәре дә хәттин ашкан икән бит. Әйтик, Җир йөзендә 500 мең төргә якын үсемлек билгеле булса, шуларның 10 меңнән артыгы, ягъни 2 проценты агулы, ди. Татарстанда исә 300 ләп агулы яки шикле агулы үсемлек барлыгы ачыкланган. Соңгы елларда иң теңкәгә тигәне – балтырган үсемлеге. Әле кайчан гына яшел массасы күп була икән дип  Төньяк Америкадан кайтартылган, буе өчәр метрга җиткән балтырган «урман»ын хәзер республикабызның теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Борпынгы Грециядә «аллалар ризыгы»н аңлаткан амброзия дә хәзер Җирнең барлык кыйтгаларын яулап алып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең котын алып торучы чүп үләненә әверелде.


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Үсемлекләрнең карантин чирләре таралуына каршы нинди көрәш чаралары күрергә? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә Россельхознадзорның Татартандагы идарәсе һәм Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре катнашында узган матбугат конференциясендә үсемлекләрнең карантин авырулары таралуын булдырмау юллары, куркыныч чүп үләннәренә каршы көрәш кагыйдәләрен бозган гражданнарга, вазифаи һәм юридик затларга карата нинди административ чаралар каралганлыгы хакында җентекле сөйләшү булды.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ