Үзебез сайлаган язмыш

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

Дмитрий Медведев укытучылыкны “йөрәк эше“ дип атаганнан соң, мәгълүмат кырында мөгаллимнәрнең хезмәт хакы турында бәхәсләр, яшь буынга белем бирүчеләрнең кесәсен­дәге акчаны санау өянәге тынмый. “КоммерсантЪ”, мәсәлән, төрле илләр­дәге полиция хезмәт­кәрләренең хезмәт хакын укытучыларныкы белән чагыштырып күрсәтте.

Рәсми статистикага ышан­саң, россияле укытучылар уртача 490 доллар, ягъни 31-32 мең сум тирәсе хезмәт хакы алалар икән. Полиция хезмәткәрләренең айлык акчасы 600 доллар – 40 меңгә аз гына тулып җитми, димәк. Бу педагоглар акчасыннан 20 процентка өстен. Полиция хезмәткәрләре укытучылардан тагын Аргентинада (15 процент), Көньяк Африка Республикасында (13 процент), Гонконгта (5 процент) артыг­рак хезмәт хакына эшли икән. Дөрес, Гонконгтагы укы­тучы акчасы белән россияле мөгал­лимнекен янәшә куярлык түгел, анда педагог­лар айга 5200 доллар ала. Бу яхшы эшләгән россияле укы­тучының еллык хезмәт хакына тиң. Күпчелек илләрдә укытучы хезмәтен хокук сак­лаучыныкыннан мөһимрәк саныйлар.

Грек укытучыла­ры­ның 2150 долларлык хезмәт хакы полицейскийныкына караганда 61 процентка артык. Артта калган Африка иле Нигериядә дә педагог хезмәтен хокук саклаучыныкына караганда югарырак бәялиләр. Франциядә, Швей­цариядә, Мисырда, АКШта укытучылар погонлы ватандашларына караганда яхшырак тәэмин ителгән. Швейцария укытучысы үзенең 9000 долларлык кереме бе­лән планетада иң алгы сафларда бара. Россияле укытучыларга көнләшүдән йөрәк өянәге бирерлек хезмәт хак­ларына Көнбатышның һәр илендә диярлек юлыгасың. Хәтта Европаның кризис баткагында чыга алмый батып ят­кан илләре дә укытучы про­фессиясенә мәртәбә, аб­руй эше итеп карыйлар. Шулай эшләмәгәндә, илнең икътисадый һәм технологик яктан артталыгы озак көттер­мәячәк һәм үзеннән-үзе полиция дәүләтенә әйләнеп, штыкларны халык ягына каратып очларга туры киләчәк. Бу – аксиома.

Россиядә укытучының матди тәэмин ителешен хәл итәргә омтылыш минем педагогик стажыма туры килгән елларда ике тапкыр булды. Беренчесен Горбачев үзенең атаклы мәктәп реформасы белән башлап җибәрде. Пе­да­гогларның хезмәт хакы арттырылды, әмма совет акчасы ул елларда балык консервасы алырга гына ярый иде. Дөрес, укытучыга елга бер тапкыр ярты капчык югары сыйфатлы он да сатып бирелә. Хәтерлим: ул он өчен мин беренче елымны эшлә­гән мәктәптә педсоветта кара тавыш чыкты. Мин егет кеше идем, миңа он кирәкми, шуңа елмаеп кына утырдым. Тик бер нәрсә ачык иде: укытучылары кабым ризык өчен талашкан дәүләт озак яши алмаячак. Хезмәт хакларында революциянең икенчесе 2012 елда булды. Укытучы­ның хезмәт хакын төбәктәге ур­тача хезмәт хакы белән ти­гезләүне максат итеп куйган реформа мәктәпләрне ябу, укытучылар санын киметү хисабына башкарылды. Доллар утыз сум торганда, мең долларга якын айлык кереме булган укытучылар барлыкка килде. Бу хәерче Греция укытучыларыныкы дәрә­җә­сендә үк булмаса да, ярыйсы гына акча иде. Әмма 2014 ел реаль хезмәт хакларын кисәк артка чөйде, укытучының гына түгел, барыбызның да көн­күреше фәкыйрьләнде. Тик шулай да әле педагоглар чагыштырмача түзәрлек хезмәт хакы алалар дип санарга була. Туксанынчы елларда печтек кенә хезмәт хакын алтышар ай буе түләми йөрткәндә: “Мәктәптә эшләгән өчен үзе­бездән акча түләтмәсәләр, шуңа риза инде”, – дип көле­шә идек. Ул елларда мәктәпкә яшьләр килү тукталды диярлек, әмма совет чоры мәк­тәбенә эшкә урнашкан буын: “Үзебез сайлаган язмыш”, – дип эшләвен дәвам иттерде. Укытучылык ул буын өчен, чынлап та, намус һәм йөрәк эшенә әйләнеп бара, югары мәктәптә белем бирүчеләр ришвәткә батканда да, авыл укытучысы хезмәт хакына гына яшәргә хөкем ителгән иде. Дмитрий Анатольевич үзе­нең “йөрәк эше” турындагы бөек афоризмы белән илдә яңадан туксанынчы еллар вәзгыятенең ишек шакуы турында рәсми рәвештә кинаяле тел белән игълан итте. Рос­сиянең күп кенә төбәклә­рендә бүген укытучылар нәкъ туксанынчы еллардагы кебек үк вакытында хезмәт хакы ала алмый, забастовка игълан итеп эш ташлаган мәктәпләр дә бар. Татарстан кебек аягында нык басып торган төбәкләрдә әлегә хәл начар түгел.

Педагогларның уртача хезмәт хакы бездә Идел буе федераль округында иң югарысы – 28 меңнән бераз артыграк. Чагыштырыйк: Чувашиядә бу сан – 19 мең 549 сум, Мари Илендә дә шул тирә, күрше Башкортстанда – 24 мең 579 сум. Бары тик Пермь краенда гына Татарстан күрсәткечен бераз узганнар. Башка барлык республикалар һәм өлкәләрдә дә педагоглар Татарстандагы коллегаларыннан байтак ким ала. Россия буенча иң түбән хезмәт хакына Калмык Республикасы һәм Дагстан укытучылары эшли. “Йөрәк эше” турындагы җәнҗалга дагстанлылар очкын бирү гаҗәп түгел, димәк. Кавказда, гадәт­тә, бәяләрнең дә чагыштырмача югарырак булуы Хөкүмәт Рәисенә мөрәҗәгать итәргә этәргәндер, ихтимал. Әмма уртача хезмәт хакы – тәннең уртача температурасы кебек үк нәрсә, уртача биеклеккә бик күпләр ирешә алмый.

Татарстанның авыл район­нарында укытучылар­ның хез­мәт хакы республика күр­сәткеченнән калыша. Арча районының уртача күрсәт­кече – 24 мең 51 сум, Баулыда – 23 меңнән аз гына артык, Казан шәһәрендә исә – 31 мең 614 сум, Чаллыда 30 мең 130 сум. Аңлашыла инде: шәһәр укытучылары күбрәк сәгатьләр укыта, авыл мәк­тәп­ләрендә исә бер ставкадан арттыру мөмкин түгел диярлек, аз комплектлылык чабудан тота. Уртача күрсәт­кечләрне яхшырту өчен исә мәктәптә ике укытучының берсен калдырырга кирәк һәм бу тенденция мәктәп­ләрдә үзен сиздереп алды да инде. Кайчандыр авыл укытучысына 25 процент өстәмә түләү каралган иде, хәзер ул бетерелде дип беләм. Һәр­хәл­дә, мин телефоннан шалтыратып сорашкан укытучылар ул өстәмә турында бел­миләр. Казахстанда әле дә бу совет традициясен дәвам иттерәләр икән. Авылда 20 сәгать дәрес укыткан казах укытучысы, әйтик, 13 мең 666 тәңкә өстәмә хезмәт хакы ала. Барлык өстәмәләре белән хезмәт хакы исә 96 мең тәңкәдән артып китә. Сан бик зур тоелса да, Россия сумына күчергәч, 18 мең сум тирәсе хезмәт хакы чыга, бу Татарстандагы авыл укытучысы­ның хезмәт хакына тәңгәл диярлек. Нефть бәяләре төшүгә һәм кризис тәгәрмәче әй­лә­нүгә карамастан, Казахстанда укытучыларның хезмәт хакын быелның 1 гыйнварыннан 29 процентка арттырдылар.

Укытучыларның уртача хезмәт хакы элекке совет республикаларының берсен­дә дә мактанырлык түгел. Бары тик Эстониядә генә педагоглар 1100 евродан артыг­рак хезмәт хакы ала. Бездә исә Чукотка автономияле ок­ругында гына укытучы­лар­ның хезмәт хакы шуңа якынлаша. Инде Россиянең Финанс министрлыгы Резерв фондын саклаган капчыкның төбе күренүе турында игълан итеп өлгерде. Кара көнгә дип җыйган акчалар төкән­гәч, бюджеттагылар ничек яшәр, әлегә анысы мәгълүм түгел.

956ebf19896caaca29a376d5547a20a8_500_0_0

Чыганак: https://www.vatantat.ru/index.php?pg=1769

Добавить комментарий