Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзебезнең “Ник Вуйчич”!

Ник Вуйчич исемен бөтен дөньяда беләләр. Шаккатмалы: аяксыз-кулсыз туган егет сау кешеләргә лекцияләр укый, оратор, меценат, язучы һәм җырчы буларак, зал тулы халык алдында чыгыш ясый. Ник кебек егет...

Ник Вуйчич исемен бөтен дөньяда беләләр. Шаккатмалы: аяксыз-кулсыз туган егет сау кешеләргә лекцияләр укый, оратор, меценат, язучы һәм җырчы буларак, зал тулы халык алдында чыгыш ясый. Ник кебек егет үзебездә дә бар: Казан шәһәренең 4нче мәктәп-интернатында укучы Алексей Романов кул чуклары булмауга карамастан, шәп итеп пианинода уйный. Ә аның язмышы белән якыннан танышкач тетрәнеп куясың.



алеша9

Биш ул анасы


Алеша Яшел Үзән шәһәрендә яши, гаиләсе зур: әти-әни, биш бала. Иң мөһим әйберне әйтергә кирәк: Луиза белән Владимир Левачковлар биш улның өчесен тәрбиягә алган.


“Улларыбыз Денис белән Артур үсмер яшькә җиткәч, тагын бала тәрбиялисе килде, – дип сөйләде Луиза апа. – Ләкин бу яшьтә бала табу авыр булыр дидем. Ятимнәр йортыннан бер малай алсак була дигән уй килде башка. Тик бу хакта иремә дә әйтмәдем, күңелдә бөреләнгән ният кенә иде. Күрәсең, фәрештәләрнең “Амин!” дигән чагына туры килгән. Приютта эшләүче бер танышым Илья исемле малай турында сөйләде: “Әти-әнисе эчкән, гаиләдә бик кыерсытканнар үзен”, – диде. Әллә ничек күңелгә керде шул малай. Бу хакта иремә әйттем, ул да ризалык белдерде. Шулай итеп приютка киттек. Ильяга 12 яшь иде, күчеш чоры башланган вакыты. Белгечлегем буенча психолог мин. Шуңа күрә авыр гаиләдә үскән малай белән уртак тел таба алачагыма шикләнмәдем. Озакка сузмыйча, документларны җыеп, Ильяны үзебезнең гаиләгә алып кайттык. Әлбәттә, җиңел булмады. Тәне сау булса да, эчкечеләр янында яшәү үзенекен иткән: улыбызны гадәти яшәү режимына кертү өчен шактый тырышырга туры килде. Тик, Аллаһка шөкер, Ильябыз йөзгә кызыллык китермәде. Укыды, өйләнде. Туйлар ясадык. Бүген ике бала әтисе, гаиләсе белән тулай торакта яшиләр. Дәүләт программасы нигезендә фатир бирергә тиешләр”.


Луиза апаны Яшел Үзәндә яхшы беләләр. Балалар клубында җитәкче, психолог булып эшләгән ул. Бүген исә үзе әйткәнчә: “Балаларга шатлык өләшүче”. Яшел Үзәндәге балалар йортына, приютка еш бара икән. Балаларга психологик юнәлештәге уеннар уйната. Тормыш иптәше дә Луиза апага һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә: балалар йортлары, приютларга бергәләп йөриләр.



“Башкаларга караганда күбрәк конфет бирдем”


Сүз башы бит Алексей Романов иде. Левачковлар гаиләсенә ул 2013 елда килә. Ләкин аңа кадәр Луиза апа Алексейны бер күргән була.


“Яңа ел бәйрәмнәрендә Кар Кызы булып чыгыш ясарга туры килгәләде, – ди әни кеше. – Балалар йортына баргач, Кыш бабайга ияреп сабыйларга конфет өләшеп йөрдем. Бар бала кулын сузды. Шулчак Алешаны күреп гаҗәпкә калдым: бармаклары юк иде аның. Кыш бабаем бөтенләй югалып калды, ә мин тиз арада үземне кулга алып, малайның ике кул арасына күп итеп конфет тутырдым. Башкаларга караганда конфетны аңа күбрәк бирдем, шунысы тәгаен истә калган”.


Бу очрактан соң җиде-сигез еллап вакыт узгач, Луиза ханым кабат Алексей белән очраша. Тәрбиягә алган улы Ильяны укытып, олы тормышка аяк бастыргач, күңеле янә изгелек эшләргә омтыла аның.


“Үземне кемгәдер кирәкле итеп тоюдан, ярдәм итә алудан ләззәт алам, – ди Луиза Левачкова. – Үз балаларым мөстәкыйль, оныклар юк әле. Ә миндә күңел җылысы, балалар белән аралашу теләге шул кадәр көчле ки, ансыз яши алмыйм кебек. Володя белән Яшел Үзәндәге балалар йортына киттек. Үксезләрнең күңелен күреп, малай-кызлар белән аралашып кайтыйк, дидек. Шунда янә Алешаны күрдем, мин аны бер күрүдә таныдым. Ул чакта аңа 12 яшь иде. Килеп кочтым үзен. Миңа карап елмайды. Сумкамнан алып конфет бирдем, теге чакта, Яңа ел кичәсендәге кебек. “Безгә кунакка барасыңмы?” – дим. Ризалык белдереп, баш какты. Ирем дә Алешаны үз итте. Санаулы көннәр эчендә ул безнең гаилә әгъзасына әйләнде”.


Алеша конфет белән бәйле теге вакыйганы хәтерләми. Шулай да: “Беренче көннән үк әти белән әнине гомер буе күргән кебек булдым”, – диде.



Танылу


Алексейның эчке дөньясы бай: иҗат кешесе ул, күренеп тора. Балалар йортында үсүгә карамастан, бик гаилә җанлы егет. Әти-әнисенә өй эшләрендә булыша, серләрен сөйли. Бу баланың язмышын белмәгән кеше ана белән улны бертуган дип уйларга мөмкин. Ике арадагы җылылыкны, бер-берсенә булган хөрмәтне әйтеп бетерә торган түгел. Пианинода уйнарга ничек өйрәнүен Алексей болай дип сөйләде:


– Кечкенәдән гаиләле тормышымны шулай күзалладым – янәшәмдә әти-әнием һәм мин аларга пианинода уйныйм. Алар миңа карап елмая... Балалар йортында яшәгәндә музыка белән кызыксындым, укытучым Рәйсә Наил кызы белән дүрт кулга пианинода уйный идек. Әти-әниле булгач та, иң беренче алардан синтезатор алуларын үтендем. Рәхмәт, минем теләккә каршы килмәделәр. Әлбәттә, бармаксыз ничек уйнарсың икән дип, бераз гаҗәпләнделәр. Тик максатыма барыбер ирештем! Синтезаторга ноталар язып чыгып шуларга кулым белән басарга өйрәндем. Кулларым үзеннән-үзе төймәләргә басты. Аннан Казан шәһәренең 7нче музыка мәктәбенә укырга кердем. Мин укыган 4нче мәктәп-интернаттан ерак түгел ул. Укытучым Аида Әхмәтшина, ул миңа чын мәгънәсендә остаз да, дус та.


Соңрак Алексейга әти-әнисе пианино алып бирә. Яңа көйләр өйрәнә. Республикада узган төрле кичәләргә чыгыш ясарга чакыралар үзен. Шулай бер кичәдә аны La Primavera Казан камера оркестры баш дирижеры Рөстәм Абязов күреп ала һәм егетне бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакыра. Алексей бик уңышлы чыгыш ясый. Соңрак ул видео интернет буенча тарала, меңләгән караулар җыя. Бармаксыз пианинода уйнаучы яшь егетне күреп күпләр “аһ” итә.


 


Онытылмаслык очрашу


Узган ел Алексей Мәскәүгә – “Пусть говорят” тапшыруына Ник Вуйчич белән очрашуга бара. Дөньякүләм танылган оратор, язучы һәм җырчы Лешаның пианинода уйнавын ишеткәч: “Мин тиздән Казанга киләм – әйдә синең белән икәү бергә бер сәхнәдә чыгыш ясыйк”, – ди. Үсмер егет бу чыгышка бик ныклап, зур дулкынлану белән әзерләнә. Һәм сынатмый: Казанның “Татнефть-Арена”сында узган “Чиксез тормыш” дип исемләнгән кичәдә бер дигән дуэт башкаралар. “Үземдә ышану хисе ныграк барлыкка килде”, – ди Алексей. – Ник белән аралашу үзе бер зур сабак. Рухың нык булырга тиеш, иң мөһиме шул!”


Лешаны Россия шәһәрләрендә, чит илләрдә дә яхшы беләләр, журналистлар аның турында яза, “Яшь Ник Вуйчич” дип атыйлар. Бүген егетне дөнья күләмендә оештырылган концертларга чыгыш ясарга чакыралар. Тагын ул тимераякта шуа, велосипедта йөри. Ныклап торып БДИга әзерләнә башлаган. Аерым укытучылар белән шөгыльләнә.


...Тетрәндергеч очрак бу. Чит баланы үзләренекеннән артык күреп яраткан әти-әни, эчкерсез, көчле рухлы Алексей да соклануга мохтаҗ. Берәүләр газиз, сау балаларына да кул селтәгән вакытта, Луиза белән Владимир Левачковлар авыру баланың якты киләчәгенә ышанып, бар тормышларын аңа багышлаган. Ә нәтиҗәсе күз алдында.








Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ