Логотип Магариф уку
Цитата:

V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы...


Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте.  Укуларга барлыгы 327 фәнни һәм иҗади кабул ителде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнаштылар.

14 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 102 укучының эше тыңланды. Укучылар  5 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – күпкырлы шәхес”,“Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре”, “Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә”, “Казаныбызда Тукайга бәйле истәлекле урыннар”, “Тукай рухы һәрчак күңелдә”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар.


Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. “Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” номинациясендә җиңүче укучыларыбызның эшләре дә тиешле бәяләрен алдылар. Укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ