Вакытта адашканнар

Статистика күрсәткәнчә, һәр өченче бала вакыт аралыгында бутала, ягъни тәүлекне аермый, ел фасылларын бутый. Балага вакыт төшенчәсен ничек дөрес итеп аңлатырга?

Эльмира
ҖӘЛӘЛИЕВА,
Казанның 224 нче «Чыршыкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Заман бутала, сызык күренми
Гади итеп аңлатканда, вакыт аралыгы ул – форма, зурлык, җисем яки аерым бер әйбернең кайда, кайчан булуы. Яшәгән урынны һәм чынбарлыкны аңларга ярдәм итә. Мисал өчен, ел фасыллары үзгәрү, атна көннәре алмашыну, кешенең яше арта бару һ.б.

Балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары вакыт аралыгы турында дәресләр үткәрә. Ләкин соңгы еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, моңа баланы ата-анадан башка төшендереп булмый, чөнки бик җитди, катлаулы әйбер. Бала белән өйдә дә бу хакта сөйләшергә, аңлатырга кирәк.

Вакыт төшенчәсен аңламау сөйләмгә дә, язуга да тискәре йогынты ясаячак. Аннары бала сөйләшкәндә фигыльнең заманнарын бутарга мөмкин: «Мин кичә барам». Язганда исә андый малай-кызлар дәфтәрнең сызыгын күрмичә өстән аска яки киресенчә, астан өскә яза.

Каян белергә?
Баланың вакыт аралыгында «адашуын» белү авыр түгел: бала уң яки сул ягын бутый. Каршында торган кешенең дә уң, сул ягын аермый; вакыйгаларның эзлеклелеген аңламый. Кайсы алдарак – иртәме, кичме? Әбисе өлкәнрәкме, әллә әнисеме? Шушы сорауларга дөрес җавап бирә алмый; дәфтәрдәге сызыкларны, шакмакларны күрми; бәйлекләрне кайсы урында куллануны аңламый. Мисал өчен: «Туп-туры урман янына бардым» һ.б.

Нәрсәдән башларга?
Вакытны сәгатьтән карап аңлар өчен балада кайбер күнекмәләр булу шарт. Сабый 1дән 12гә кадәр саный белергә, бу саннарны танырга, сәгать һәм минут телләрен аерырга, аларның юнәлешен дөрес билгеләргә, 30га кадәр бишәрләп (5,10,15…) саный белергә тиеш. Боларны белми торып, бала белән сәгать танырга өйрәнеп булмый.

Сәгать карарга өйрәнү өчен аның макетын файдаланыгыз. Моны калын кәгазьдән үзегез дә ясый аласыз. Саннар ачык күренеп торсын. Иң элек баланы сәгать теле белән таныштырырга кирәк. Аның кайсы якка «йөрүен» әйтегез һәм моның «сәгать теле уңаена» хәрәкәтләнү дип аталуын аңлатыгыз. Бала сәгать телен үзе дә борып карасын.

Сабыйга «төгәл сәгать» төшенчәсен аңлатырга кирәк. Моның өчен сәгать телен сан өстенә куеп, «Сәгать төгәл бер (2, 3…)», – дип әйтегез. Бу күнегүне бала аңлаганчы кабатларга кирәк. Гади генә бер киңәш: уенчык сәгатьне бала белән бергәләп ясаган очракта, аның кызыксынуы артачак, кайсы телнең ни өчен кирәклегенә тизрәк төшенәчәк.

Вакытны көн дә кабатлана торган эшләргә бәйләп тә өйрәнергә мөмкин. Иртәнге зарядка, урамга йөрергә чыгу, кичке әкият тыңлау кебек көн дә кабатлана торган эшләрнең рәсемен, вакытын туры китереп, зур сәгать төшерелгән кәгазьгә ясагыз. Соңрак бу эшләрне башкаларына алыштырырга да була.

Сабый сәгать телен өйрәнеп бетергәч, минут теленә күчегез. Бу тел макет сәгатьтә дә барлыкка килергә тиеш. Аның сәгать теленнән озынрак һәм таррак булуын әйтегез. Балага минут теленең бер сәгать эчендә бөтен түгәрәкне әйләнеп чыгуын аңлатыгыз. Сәгать теле төгәл сәгатьне күрсәткән очракта, минут теленең 12 өстендә булуын да төшендерергә кирәк. Шуннан соң «ярты сәгать», «биш минут» төшенчәләренә күчәргә була.

6-7 яшьлек бала хәзер тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтеп бирә белергә тиеш. Иртән, көндез, кич ниләр эшләвегез турында сабый белән һәрвакыт сөйләшегез. Тәүлекне өйрәнеп бетергәч, атна көннәренә күчегез. Балагыз «бүген атнаның кайсы көне?» – дигән сорауга җавап бирсен. «Кичә», «бүген», «иртәгә» төшенчәләрен дә актив файдаланыгыз.

Нинди уеннар файдалы?

Добавить комментарий