Васил Шәйхразиев: «Без сандугач кебек сайрап кына йөрергә тиеш түгел»

Казандагы татар газета-журналлары баш мөхәррирләре Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән аралашты. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев журналистлар белән милләтнең көн кадагында булган мәсьәләләре турында сөйләште. Очрашу барышында журналистлар һәм конгресс арасындагы хезмәттәшлек турында сүз барды. Массакүләм матбугат чаралары баш мөхәррирләре милләт өчен мөһим булган  проблемаларга ачыклык кертү кирәклеген ассызыклады. IMG_1758

Түгәрәк өстәлдә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, “Яңа гасыр” телерадокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” ачык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева, “Татарстан” радиосы җитәкчесе Тәүфикъ Сәгыйтов, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” , “Татарстан яшьләре” газеталары, “Идел”, “Казан утлары” журналлары кебек басмаларның җитәкчеләре катнашты.

Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе: Без милләтебезнең проблемалы сораулары хакында уртага салып сөйләшү өчен җыелдык. Татарлар турында язмыйлар, дигән фикер дөрес түгел ул. Өстәл артында җыелган  барыбыз да татар дөньясы турында бәян итә.  Әдәбиятын да, яшьләрнең яшәешен дә, спортын да күрсәтәбез. Элегрәк федераль Сабантуйларына Бөтендөнья татар конгрессы һәм  ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре үзе белән татар журналларын алып баралар иде.  Әстерханга һәм Түбән Новгородка мин үзем дә бардым. Төрле төбәкләрдә яшәүче  җирле халык татар матбугатына өерелеп ябыша иде. Соңгы ике елда әлеге хәл күзәтелмәде. Пермь һәм Санкт-Петербургка бардык, бу шәһәрләрдә дә үзебезнең язучыларыбызның китапларын кемгә тапшырырга белмәдек, күбесен кире күтәреп кайттырга туры килде.

Радик Сабиров, «Идел» журналы баш мөхәррире: Чит төбәк һәм илләргә командировкаларга чыкканда безнең журналистларны да алып барсагыз яхшы булыр иде. Узган елны Парижда Сабантуй оештырылганда без Сезгә «Фейсбук» аша мөрәҗәгать иткән идек. Шундук җавап алдык, рәхмәт. Без мондый хезмәттәшлекне дәвам итү яклы.

Вахит Имамов, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире: Безнең эш бүлешеп торганыбыз юк. «Мәдәни җомга» газетасында конгресска багышланган махсус саннар да чыгарганыбыз булды.  Бүгенге көндә татар дөньясындагы иң авырттырган сорауларның берсе — Гаяз Исхакый музее. Безнең үтенеч буенча музейга Сез дә барып кайттыгыз. Ә нәтиҗә һаман юк! Ниндидер бер мокыт 35 миллион сумга хуҗа булды да, бина һаман төзекләндереми. Әгәр без бер арбага җигелгән татарлар икән,  бу мәсьәләне хәл итәргә, моның белән Исхакыйны кадерләргә тиеш.  Икенче куркыныч хәл — күптән түгел Саратовта гимназия ябылды, шуның белән 12 укытучы эшсез калачак. Без мәктәп өчен көрәшмәсәк, татар телендә укучы балалар да калмаяска мөмкин. Алда  Бөтендөнья татар конгрессын һәм милли матбугатны  гимназияләр өчен көрәш көтә. Бу Татарстанга да, башка төбәкләргә дә кагыла.  Мисал өчен, Төмән өлкәсендә әлек татар теле укытыла торган 91 мәктәп бар иде, бүген җидесе генә калды.  Телибезме, теләмибезме,  безгә кулга кул тотынышып эшләргә кирәк.

Васил Шәйхразиев:  Мин сезнең белән берлектә эшләргә риза. Узган атнада без Санкт-Петербургта  Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдык. Муса Җәлил кулына автомат түгел, ә каләм тотып сурәтләнгән. Безгә бергә эшләргә кирәк дип дөрес әйтәсез. 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Роберт Муңнуллинга Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан орден тапшырылганда ул «Мин Тукай түгел» шигырен укыды.  Шул вакытта шагыйрь болай диде. «Үз вакытында беренче Президентыбыз миңа: «Шагыйрьләр Президент әйтә алмаганны да әйтергә тиешләр»,- дигән иде». Безнең төп бурычыбыз — милли проблемаларны җитәкчеләргә җиткерү. Әгәр  туган телләрне укытуга бәйле вәзгыять кискен торган чорда, без сандугач кебек җырлап кына йөрсәк, безне халык аңламаячак. Татар теле укытучылары эшсез калгач, яңа квалификация алдылар. Бүгенге көндә бу хәлне берәү  дә күзәтеп бармый. Курслар үттеләр микән, эш таптылар микән — белмибез. Бәлки, кыскартылган укытучылар арасында бәхет тапканнары да бардыр. Бәлки, мин үз бәхетемне таба алмадым, мин шуңа гына яраганмын икән, диючеләр дә юк түгелдер.

Сөмбел Таишева, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире,  «Татмедиа» АҖ  генераль директоры урынбасары: Гадәттә, зур җитәкчеләрнең мондый очрашулар үткәрергә вакыты юк. Журналистларны җыйган өчен Сезгә рәхмәт, Васил Гаязович. Тел мәсьәләсе юкка гына килеп чыкмады, ул мәгариф системасындагы күп факторлар белән бәйле. Әлеге темага яхшы язма әзерләү өчен кеше табуы да авыр. Җитәкчеләр татар журналистларына интервью бирергә теләми. Бүген без бер яктан кызыклы, икенче яктан катлаулы проблеманы күтәрәбез. Беренчедән, зур чараларга күп очракта федераль газета-журналларны чакыралар. Анда безнең кебек редакторлар юк. 10 ел рәттәт чараларда шул ук кешеләр утыра. Аннары әлеге журналистлар негатив материаллар язалар, аларга сүз әйтмиләр. Бүгенге көндә журналистикада профессиональ кадрлар юк. Сыйфатлы, кызыклы материал языр өчен редакцияләр журналистларны җәлеп итә алмый.  Бүгенге көндә журналистларга карата мөнәсәбәт тә икенче төрле, һөнәребезнең дәрәҗәсе төште. Әлеге күренеш безнең өлкәдә хезмәт хаклары түбән булу белән дә бәйле. Кичә ТР Дәүләт Советы утырышыннан шатланып кайттың, чөнки мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күтәрелде. Бүген авылда эшләүче китапханәче 28 мең сум акча ала. Шәхси мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар 40-50 мең сум акчага эшлиләр. Бездә исә мондый мөмкинлекләр юк. «Татмедиа» АҖ журналлары редакцияләренең бюджетлары 2008 нче елдан бирле каралмады, алар һаман шул ук дәрәҗәдә, хезмәт хаклары бик түбән. 40-50 мең сумлык хезмәт хакын баш мөхәррирләр аламы, юкмы? Милли газета-журналларга дәүләт игътибары кирәк.

Васил Шәйхразиев: Бөтендөнья татар конгрессы журналистлар өчен ачык. Бу эшкә карата шәхсән минем зур кызыксынуым бар. Фикер-тәкъдимнәрегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Комментарий

  1. Сандугач булып сайрап йорудэн, Парижда Сабантуйлар уткэрудэн башка нинди эшлэре бар сон аларнын? Татар телен укыту-укытмау соравы килеп тугач нинди олеш керттелэр микэн ул конгресста утыручылар? Татар телен чит тобэклэрдэ саклыйбыз дип туган як турында онытып жибэргэннэр, ахры.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *