Логотип Магариф уку
Цитата:

Владислав Усанов: «Фикерләү сәләтен иҗат аша тәрбияләргә кирәк!»

Матбугат конференциясендә Татарстанда хакимият органнары эшчәнлегенә коррупциягә каршы мониторинг үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шул уңайдан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Балалар һәм я...

Матбугат конференциясендә Татарстанда хакимият органнары эшчәнлегенә коррупциягә каршы мониторинг үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шул уңайдан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Викторович Усанов ТР Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә уздырылган чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, хәзер, балаларның ялы вакытында, җәйге аланнарда коррупциягә каршы торуга багышланган квестлар уздыра. Балалар һәм яшүсмерләр биредә уен ярдәмендә төрле очракларда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ала.


Шулай ук иҗат, мәдәни чаралар аша фикерләү сәләтен тәрбияләү уртак эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Рәсем һәм социаль реклама плакатлары ясау, видороликлар төшерү, шигырьләр язуда көч сынашу бәйгеләрендә мәктәп укучылары гына түгел, студентлар да катнаша. Соңыннан әлеге материаллар Интернет челтәрендә ярдәмчел материал буларак кулланыла.


 Владислав Викторович сүзләренчә, башкарылган әлеге эшләрнең нәтиҗәсе дә бар. Хәзерге яшьләр үзләренең хокукларын белә, алар законсыз эшчәнлек белән очрашкан чакта кемгә һәм ничек мөрәҗәгать итү мәсьәләсендә дә компетентлыкка ия. Биредә, һичшиксез, иҗтимагый оешмаларның да роле зур.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ