Логотип Магариф уку
Цитата:

Ялларда Татарстанда көчле җил көтелә

16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм...

16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.


Төнлә -5..-10, республиканың көнчыгышында -15 градуска кадәр суыта. Көндез -2..-7, республиканың көнчыгышында -10 градуска кадәр салкын. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.


17 декабрьдә шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, талгын, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -6..-11, республиканың көнчыгышында -16 градуска кадәр салкынайта. Көндез -4..-9, республиканың көнчыгышында -12 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ