Логотип Магариф уку
Цитата:

“Яман шешне дәвалау өлкәсендә революция булды!”

2016 ел – Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Юкка гына түгел, Республика клиник онкология диспансерында 92 мең кеше исәптә тора. Ләкин тәҗрибәле табиблар тынычландыра...

2016 ел – Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Юкка гына түгел, Республика клиник онкология диспансерында 92 мең кеше исәптә тора. Ләкин тәҗрибәле табиблар тынычландыра: Татарстанда әлеге чирне дәвалау өчен яңа җиһазлар, заманча дәвалау ысуллары кулланыла. Авырулар хәтта бөтен СНГ илләреннән килә безгә.


“Яман шеш авыруларына каршы көрәш өлкәсендә революция булды,- дип сөйләде журналистларга Республика клиник онкология диспансерының молекуляр-генетик лаборатория җитәкчесе Марат Гордиев. – Беренчедән, яман шеш белән авыручыларның гомерен 3-4 елга озынайтуга ирештек. Икенчедән, яман шешнең иң беренче билгеләрен дә күрәбез.


Яман шешне кисәтүнең 10 кагыйдәсе:


1. Тәмәке тартуны ташларга;
2. Исерткеч эчемлекләрне чамалы гына кулланырга;
3. Кояш нурланышларыннан сакланырга (җәй көне 11дән 15 сәгатькә кадәр кояш астында булмаска);
4. Нәселдә онкология чирләре булган кешеләргә даими тикшеренергә;
5. Рациональ тукланырга;
6. Артык тазармаска;
7. Ниндидер төерләр, шешләр табылса, шунда ук табибка күренергә;
8. 45 яшьтән узган ир-атларга ел саен медицина тикшеренүе узарга;
9. 35-45 яшьтәге хатын-кызларга 2 елга бер тапкыр УЗИ һәм маммограмма ясатырга, 45 яшьтән соң бу процедураны елына бер тапкыр үтәргә;
10. 20 яшьтән соң хатын-кызларга ел саен гинекологка күренергә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ