Яңа ел алдыннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы шәп күчтәнәч әзерләде

Журналның декабрь саны дөнья күрде.

cover1 12 2018

Басмабызның декабрь саны кунагы –  җырчы Илшат Вәлиев гаиләсе. Алар белән бала үстерү серләре турында сөйләшәбез. «Тәрбия биргәндә, үзебез өчен төп кагыйдәне билгеләдек: берең сүз әйткәндә, икенчебез өстәп тә әйтми, кирегә дә бөкләп әйтми, – ди Вәлиевләр бертавыштан. – Икәүләп ябырылсаң, бала куркыныч тоя. Бер үк юнәлештә, ләкин аерым-аерым әйтү кирәк. Әтисе бер төрле таләп куеп, әнисе башкача эшләргә кушса – бала нишләргә белми. Үсә-үсә, уртаклык булмаганнан файдаланып, өченче юнәлешне алуы да бик мөмкин».

Геройларны читтән эзләмибез. «Безнең заман герое» сәхифәсендә Кызыл Йолдыз ордены иясе Альберт Шәйхетдинов һәм аның хезмәттәшләре турында бәян итәбез. «Ниһаять, ягулык килү туктатыла. Тик тора-бара янган май, буяу исенә әкренләп кызган ит исе дә кушыла. Люкны ачып аска төшкән командир һәм матрослар кочаклашып җан биргән ике каһарманны өскә алып чыга…»

«Мичтә пешә … беләзек» язмасында исә химия фәннәре кандидаты. А.Н.Туполев исемендәге  КНИТУ (КАИ) гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты Светлана Шәвәлиеваның пыяладан бизәнгеч бижутерия, тәлинкәләр, милли бизәкле паннолар, витражлар, сәгатьләр, фото рамнары ясау сәнгате турында сөйләнә.

Шулай ук ял вакытында килеп чыккан күңелсез хәлләр кәефне төшермәсен, сәламәтлеккә зыян салмасын дигән максат белән саклык чараларын онытмаска, яллар күңелле узсын өчен диваннан торып һавага чыгарга киңәш бирәбез. «Сәламәтлек», «Хәрәкәттә-бәрәкәт» сәхифәләре шул темаларга күзәтү ясый.

Ә бәйгеләрне көтеп торучылар өчен «Мәгариф» йолдызлары», «Җылы рәхәте», «Ислам динен беләсезме?» кебек «бил алышлар» дәвам итә!

«Гаилә һәм мәктәп» белән киләчәктә дә бергә булыгыз!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *