Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа елга бүләк белән» бәйгесе ахырына якынлаша

Дуслар! Иртәгә, ягъни 12 гыйнвар - «Гаилә һәм мәктәп» журналы тарафыннан оештырылган «Яңа елга бүләк белән» бәйгесенә квитанцияләр кабул итүнең соңгы көне. Редакциябезгә тугры укучыларыбыздан йөздән а...

WhatsApp Image 2017-12-27 at 13.04.50


Дуслар! Иртәгә, ягъни 12 гыйнвар - «Гаилә һәм мәктәп» журналы тарафыннан оештырылган «Яңа елга бүләк белән» бәйгесенә квитанцияләр кабул итүнең соңгы көне. Редакциябезгә тугры укучыларыбыздан йөздән артык квитанция килеп иреште. Ә бит журналга язылучылар саны дүрт меңгә якын!


Сез дә әлеге бәйгедә катнашырга өлгерәсез әле.  Моның өчен бары тик 2018 елның беренче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша редакциягә юллыйсы гына бар. «Яңа елга бүләк белән» дип язарга һәм элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.
15 гыйнвар көнне без уңыш елмайган дусларыбызның исемен «Инстаграмм» челтәрендәге сәхифәбез аша туры эфирда беләчәкбез.


Шәп бүләкләр (чәйнек, миксер, блендер) үзләренең хуҗаларын көтеп тора. Шуңа күрә ашыгыгыз, дуслар!  Дус-туганнарыгызга, күрше-күләннәрегезгә дә хәбәр итәргә онытмагыз. Бәлки нәкъ менә сез бәхетле бүләкләр иясе булырсыз!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ