Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елның баллы бүләге СанПиН таләпләренә туры киләме?

Декабрь аеның балалар иң көтеп ала торган көннәре – бүләкле яллары башланды. Баллы күчтәнәчләрне мулдан өләшәләр. Мулдан, чөнки яңа ел рәсемнәре белән бизәлгән тартмалы бүләкләрне балалар бакчасыннан...

Декабрь аеның балалар иң көтеп ала торган көннәре – бүләкле яллары башланды. Баллы күчтәнәчләрне мулдан өләшәләр. Мулдан, чөнки яңа ел рәсемнәре белән бизәлгән тартмалы бүләкләрне балалар бакчасыннан яки мәктәптән генә түгел, әти-әниләрнең эш урыннарыннан да бирәләр. Өйдә тәм-том күбәя. Балаларга – сөенеч! Олыларга кайчак һәм азрак көенеч дисәк, әти-әниләр тел төбебезне төшенер, мөгаен, чөнки баллы күчтәнәчләр белән сыйланганда төрле авырулар да сагалап торучан. Шул авыруларны булдырмау хәстәрен сизгер әти-әни алдан күреп куя. Матур тартмаларга тутырылган тәм-томнарны инә күзеннән үткәргәч кенә баласына бирә.


Яңа елның баллы бүләкләрен ничек сайларга соң дигәндә, иң отышлысы, Роспотребнадзорның түбәндәге киңәшләренә колак салу.


Яңа ел бүләге кондитер ризыклар җыелмасыннан гына торса, аеруча сак булырга кирәк. Аларны кибетләрдән, сәүдә базаларыннан, рәсми базарлардан гына алыгыз. Товарның түбәндәге мәгълүматны үз эченә алган этикеткасы булу шарт:



  • товарның исеме;

  • бүләккә кергән кондитер ризыкларның исемлеге;

  • җитештерүченең атамасы һәм урыны;

  • масса (нетто) авырлыгы.


Мондый бүләкләрдә кондитер ризыкларның ингредиентлар составы гомум рәвештә күрсәтелә (һәркайсыныкы аерым түгел). Шулай ук азык буларак кыйммәте дә гомум рәвештә күрсәтелә. Саклау шартлары, яраклылык вакыты, әзерләү һәм төрү-тутыру датасы языла. Товарның гамәлдәге таләпләргә туры килүен раслаган мәгълүмат та бирелә.


Кайбер ашамлыкларга аерым тукталабыз:


Табиблар коры печеньеләргә өстенлек бирергә киңәш итә. Алар баллы түгел һәм составларында хайван майлары юк. Конфетларның шоколадлысын сайлау яхшырак, әмма составларында спирт булмаганнарын гына. Шулай ук пастилалар яхшы, чөнки алар, составларында хайван майлары булмау сәбәпле, диетик ризык саналалар.


Ата-аналар балалар өчен (яшенә карап) СанПиН таләпләренә туры килгән ашамлыклар исемлеге белән таныш булырга һәм бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да шушы таләпләрне үтәргә тиеш. Чөнки балалар сәламәтлеге баллы бүләкләрдән кыйммәтрәк. Шуңа, әти-әниләр, сезгә бу көннәрдә бәйрәм табынын кайгыртудан тыш,  балаларыгызга бирелгән бүләкләрнең СанПиН таләпләренә туры киләме, юкмы икәнен дә ачыкларга кирәк булачак. Матур тартмалар, тартма эчендәге кәнфит, печеньенең ялтыравыклы кәгазьләре сезне дә, балагызны да “алдамасын”, бәйрәмнең тәмен дә, ямен дә җибәрмәсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ