Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа Гасыр» телеканалы «Талант» бәйгесендә катнашырга чакыра

«Яңа Гасыр» телеканалында «Талант» дип исемләнгән бәйге дәвам итә. Татар телендә видеотапшыру ясаучылар июль-август дәвамында үз проектларын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләргә үз проектларын тормышка ашыру...

«Яңа Гасыр» телеканалында «Талант» дип исемләнгән бәйге дәвам итә. Татар телендә видеотапшыру ясаучылар июль-август дәвамында үз проектларын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләргә үз проектларын тормышка ашыру өчен, 1 миллион сумга кадәр акча бирү каралган. Бу турыда телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Җиңүчеләрнең тапшырулары эфирга чыгу хокукына, ә авторлар «Яңа Гасыр» телеканалы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булачак. Бәйгенең максаты – татар телен, мәдәниятен пропагандалау, татар телендә чыгучы тапшыруларны популярлаштыру.


Өч номинация каралган: тарихи (татар халкы, Татарстан район-авыллары тарихы, республикабызның үткәне һәм бүгенге көне); әдәби-музыкаль (фольклор, төрки халыкларның уен кораллары белән таныштыру, иҗади шәхесләр һ.б.); шоу-программа (креатив, мавыктыргыч, кызыклы идеялә


Бәйге шартлары: видеороликны МР4 форматында «Конкурс Талант» тамгасы белән pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк. Аның күләме 25 минуттан артмаска тиеш. Хатта шулай ук проект, ягъни тапшыруның исеме, авторның исем-фамилиясе, туган елы, яшәү урыны, телефон номеры язылган аерым текст файлы булуы шарт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ