Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа пособие яшь гаилә кеременнән чыгып кына исәпләнәчәк

2018 елның 1нче гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызларга ай саен 8490 сум күләмендә пособие түләргә мөмкиннәр. Сүз беренче баласын табучылар турында бара. Бу акчаны кереме җан башына 13.713 сумнан...

2018 елның 1нче гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызларга ай саен 8490 сум күләмендә пособие түләргә мөмкиннәр. Сүз беренче баласын табучылар турында бара. Бу акчаны кереме җан башына 13.713 сумнан артмаган гаиләләр алачак. “Әлеге түләү күбрәк гаиләле студентларны яки яңа гына хезмәт юлын башлаган гаиләле яшьләрне социаль яклау өчен юнәлдерелгән”, - диде ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.


Гамәлдәге законнарга күз салсак, гадәттә, гаиләне социаль яклау өчен бирелгән ташламалардан файдаланыр, пособиеләр алыр өчен керем турындагы документ таләп ителә. Мәсәлән, аз керемле гаилә статусы алыр өчен социаль яклау органына бер фатирда яки йортта яшәүчеләрнең барысының да керемләре турындагы белешмә (балалар өчен - мәктәп, студентлар өчен һөнәри белем бирүче уку йорты белешмәсе) тапшырырга кирәк.


Игътибар итегез! РФ Президенты В.Путин тәкъдиме белән кертелгән яңа пособие яшь гаилә кеременнән чыгып кына исәпләнәчәк. “Хәтта алар (яки яшь гаилә – ред.) әти-әниләре белән бер фатирда яшәсәләр дә”, - диде Эльмира Әмировна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ