Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елында Казанда инженерлар әзерли торган лицей ачыла

Әлеге проект ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән белән тормышка ашырыла һәм Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты  (КАИ) карамагында эшләячәк.Бу хакта бү...

Әлеге проект ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән белән тормышка ашырыла һәм Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты  (КАИ) карамагында эшләячәк.


Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский үткәргән матбугат очрашуында әлеге югары уку йорты ректоры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, бүген Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда инженерлык белән бәйле һөнәрләргә ихтыяҗ көннән-көн үсә. “XXI гасыр – искиткеч техник прогресс чоры. Техник прогресс, үз чиратында, – инженерлар эшчәнлеге нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә, бүген илебездә белемле инженерларга ихтыяҗ шактый зур. Хәзерге вакытта без бу юнәлештәге мәсьәләне хәл итәбез. Татарстан башкаласында инженерлык лицеен ачу буенча проектны тормышка ашыру – әлеге мәсьәләне хәл итүнең мөһим бер өлеше”, – дип сөйләде ректор үзенең чыгышында.


Альберт Гыйльметдинов бу төр лицейны ачу бурычының моннан 1 ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасында куелуын искәртте. Әлеге белем бирү йорты башкаланың Яңа Савин районы 46 нчы мәктәбе базасында урнашачак. Хәзерге вакытта биредә үзгәреп кору эшләре бара. Аерым алганда, заманча уку кабинетлары, проект зоналары булдырыла. “Бу киләчәк мәктәбе булачак. Биредә киләчәк инженерия элитасын әзерләү күздә тотыла”, – дип билгеләп узды югары уку йорты җитәкчесе.


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев сүзләренә караганда, Татарстанда вузлар карамагында мәктәпләр булдыру проекты күптәннән гамәлгә ашырыла. Бүген КФУ, Казан илкүләм-тикшеренү технологик университеты (КХТИ) карамагында лицейлар эшләп килә. “Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты (КАИ) карамагында эшләячәк инженерлар әзерли торган лицей – республикабыз өчен мөһим проект. Ул математика, инженерлык-техника юнәлешләренә өстенлек бирүче балаларны үзендә туплаячак”, – диде ул очрашуда.


Лицейда уку процессы Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты (КАИ)  җитәкчелегендә гамәлгә ашырылачак. Бу, үз чиратында, махсуслашкан мәсьәләләрне хәл итүдә лабораторияләрдән бергәләп файдалану, студентларны һәм аспирантларны түгәрәк эшләренә, инженерлык лицеенда укучыларның проектлары, стартапларына җитәкчелек итүгә тартуны күз уңында тота.


Инженерлар әзерли торган лицей директоры Рамис Зарипов сүзләренчә, яңа лицей уникаль белем бирү йорты булачак. Биредә математика, физика өлкәсендә тирәнтен әзерлеккә, телләрне өйрәтү һәм укучыларның гомуми үсешенә җитди игътибар биреләчәк. Лицей, академик белемнәр бирүдән тыш, әлеге белемнәрне инженерлык проектлары эшчәнлегендә кулланырга өйрәтүгә юнәлтелә. Моннан тыш, уку йорты Татарстанның сәнәгать предприятиеләре, аерым алганда, Казанның авиация, вертолет заводлары, Яшел Үзән суднолар төзү, “Pozis” һ.б. заводлар белән тыгыз хезмәттәшлек итәр, лицейда укучылар төрле өлкәләрдә җитештерүнең реаль процесслары белән танышыр һәм аларның кайбер этапларында үзләре дә катнашыр дип планлаштырыла.


Рамис Зарипов искәртеп узганча, лицей 1 октябрьдә рәсми ачыла. Аны ачу тантанасында Татарстан җитәкчелеге катнашуы көтелә. Уку процессы исә, башка белем йортларында кебек үк, 1 сентябрьдән Казан илкүләм-тикшеренү техник университетының 8 нче бинасында башлана. Бинаның тулы бер ягы лицейга бүлеп бирелгән.


Лицейда заманча җиһазландыру уникаль проекторлар, дәреслекләр, мультимедиалы технологияләрдән генә гыйбарәт булмаячак. Уку йорты бинасының 4нче каты тулысынча инженерлар әзерләү зонасына бүлеп бирелә. Биредә заманча станоклар, 3D-модельләштерү һәм булачак инженерлар өчен кирәкле башка программалар белән тәэмин ителгән техника урнаштырылачак.


Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, проект 2 этапта тормышка ашырыла. 2015/2016 уку елында лицейның уку блогы файдаланылышка тапшырылачак. Лицейның максималь проект көче 7-11 нче сыйныфларда укучы 200 кешене күз алдында тота. Бер сыйныфта укучыларның саны 20дән артмаска тиеш. Быел лицейга 7-10 нчы сыйныфларга җәмгысе 96 укучыны кабул итү күздә тотыла. “Бу уку елында унберенчеләрне алмыйбыз, чөнки аларның мәктәп тәмамларга бер генә елы кала. Республиканың районнарыннан да балалар кабул ителми, чөнки уку йорты быел интернат түгел, лицей рәвешендә эшләячәк. 2016/2017 уку елында лицейның 180 кешегә исәпләнгән торак блогын, шулай ук спорт блогын файдаланылышка тапшыру, шул рәвешле, лицей-интернат итү ниятләнә”, – дип сөйләде ректор.


Рамис Зарипов әйтүенчә, лицейга 2 тур сынауны уңышлы узган укучылар кабул ителә.


Конкурста катнашырга теләүчеләр 1 августтан 15 августка кадәр kai.liceum@gmail.com. электрон адресына гариза җибәрергә тиеш. Быел сайлап алу сынауларында урта мәктәпнең 6-9 нчы сыйныфларын тәмамлаган укучылар катнаша ала.


Кабул итү процедурасы 2 турдан гыйбарәт. Аерым алганда, 18 августта иртәнге 9да Четаев урамы, 18а йортында урнашкан Балалар инженерия үзәгендә уздырылачак I турда математика, рус теле һәм физика (7 нче сыйныфлар өчен – логика) буенча тест үткәрелә. Резерв көн 19 август көнне 15.00 сәгатьтә була. II тур исә шунда ук 21-22 августта уздырылачак 2 уку көненнән гыйбарәт. Анда реаль уку процессында укучыларның мөмкинлекләре, инженерлыкка омтылышы, физика, математикага карата кызыксынуы бәяләнер дип күзаллана.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ