Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңача педагогик аттестация узу тәртибе

Гөлфия МИНДУБАЕВА,Казандагы 60 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Мәктәпкәчә белем бирү лабораториясе» методистыМәктәпкәчә белем бирү...

Гөлфия МИНДУБАЕВА,
Казандагы 60 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Мәктәпкәчә белем бирү лабораториясе» методисты


Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатына таләпләр елдан-ел арта, моңа бәйле рәвештә балалар бакчасындагы кадрлар белән методик эшчәнлекнең эчтәлеге һәм формасы да үзгәреш кичерә. Бу үз чиратында хезмәткәрләр коллективының үзенчәлегенә, һәр педагогның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле. Гамәлдә тәрбиячеләрнең педагогик осталыгын күтәрүдә традицион формалар (семинар, педагогик киңәшмәләр) белән беррәттән яңа алымнар (мастер-класс, эшлекле уен, иҗади конкурс һ.б.) да кулланыла.


Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында нинди белгечләр эшли, ягъни кадрлар составы турында нәрсә әйтә алабыз?
Яңа законнар кабул ителгәнче, администрация балалар бакчасына эшкә югары һәм махсус урта белемле тәрбиячеләрдән тыш эш стажы, махсус белеме булмаган педагогларны да алырга мәҗбүр иде. Шулай ук тәрбиячеләр арасында үз балалаларын балалалар бакчасына урнаш­тырырга дип килеп, эшләп калучылар да бар иде. Беренчедән, бу – тәрбияче һөнәренең абруе бик үк югары булмауга бәйле булса, икенчедән, түбән хезмәт хаклары да моңа йогынты ясамый калмагандыр. Әмма, әйтергә кирәк, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты кабул ителгәннән соң, тәрбияче һөнәренә игътибар көннән-көн арта бара.
Балалар бакчасында эшләүче кадрларның әзерлек дәрәҗәсе төрле булуны истә тотып, тәрбиячеләр белән методик эш тә дифференцияләнгән булырга, шәхси якын килеп башкарылырга тиеш. Тәрбия­челәрнең һөнәри осталыгын үстерү методик эшнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Методик эш балалар бакчасы белән идарә итү системасында мөһим урынны алып тора һәм педагогик кадрларның квалификация категорияләрен күтәрү эшендә әһәмиятле звеноны тәшкил итә.


Педагогик аттестация узу мәктәпкәчә белем бирү оешмасында һәр тәрбияче һәм белгеч өчен мөһим мәсәлә булып тора. 2015 елда дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләренең аттестация узу тәртибе үзгәрде.


Билгеле булганча, беренче яки югары категориягә ия булмаган педагоглар аттестацияне биш елга бер тапкыр үтә. Алдагы еллардан аермалы буларак, ике елдан кимрәк эшләгән педагоглар, йөкле хатыннар, өч яшькә кадәр бала тәрбияләү ялында булган педагоглар аттестация уза алмый. Аларга, ялдан чыккач, ике ел эшләгәннән соң гына аттестация узарга рөхсәт ителә.


Аттестация узу хәзер ике этапта башкарыла: «Татарстан Республикасы электрон белем бирү» системасында гариза бирү һәм тест узу. Гариза, белем бирү оешмасында килешенеп, район кураторларына җибәрелә һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан раслана, кабул ителә яки кире кагыла. Икенче этапта гариза янына «Расланды» статусы белән башка документлар беркетелә.


Педагогик аттестация электрон формада гына алып барылганга күрә, әлеге эш өчен җаваплы белем бирү оешмаларының һәм район кураторларының вазифалары артты. Хәзер экспертлар урыннарга чыкмый. Гаризада һәм нәтиҗәлелек картасында язылган һәр эшнең, чыгышның чынлыкта булганын дәлилләүгә, аттес­тация узарга теләүчене киләсе этапка чыгаруга урыннардагы кураторлар җа­ваплы. Югары квалификация категориясенә дәгъ­ва кылучы педагогның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган Төбәк инновацион мәйданчыгына беркетелгән булуы шарт.


Шулай итеп, 2015 елдан башлап беренче яки югары квалификация категориясен алырга теләүче педагоглар гариза бирә һәм билгеләнгән график буенча үзәкләштерелгән тест уза; ти­ешле балларын җыя алмаган педагогларның гаризалары аттестациянең икенче этабына кадәр кире кагыла.


Тулысынча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ