Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңалыкларны яклап, традицияләрне саклап

Белем бирүнең төп һәм әһәмиятле максаты – яшь кешенең үзе куйган сорауларына җавап табарлык һәм куелган мәсьәләләрне чишәрлек, дөрес фикерли алырлык белемле булуына ирешү ул. Моның өчен балага белемне...

Белем бирүнең төп һәм әһәмиятле максаты – яшь кешенең үзе куйган сорауларына җавап табарлык һәм куелган мәсьәләләрне чишәрлек, дөрес фикерли алырлык белемле булуына ирешү ул. Моның өчен балага белемне бирүдә “инструментлар”ның ныклыгы, дөреслеге, уңайлы булуы таләп ителә. Укытудагы яңачалык әнә шул “инструмент”сыйфатында чагылыш таба да инде. Нинди генә сәләтле, тәҗрибәле, белемле укытучы булмасын, балага белем бирүдәге эш куәсе юк икән, яки” инструментлар”дан дөрес итеп файдаланмый икән, аның сыйфатына да зыян килә. Яки куелган максат бөтенләй тормышка ашмаска да мөмкин.


Заманча белем бирүдәге тагын бер мөһим як – баланы фикерләргә өйрәтү. Фикерли алган бала гына мең төрле сорауга җавап эзли, хаталана-хаталана булса да эзләгәнен таба, эшендә, тормышында үзе эзләп алган белемне куллана. Ә аның өчен бүгенге укытучы алдында торган төп бурыч булып балага белем нигезләрен бирү тора. Нәкъ менә ныклы системалы белем нигезләре генә баланың белемне куллана алуына ирешүдә алшарт булып тора. Ә фикерсез бала булган белемнәреннән дә дөрес һәм нәтиҗәле файдалана  алмаска мөмкин. Шуңа күрә бүген безнең алга икеләтә зур бурычлар куела. Моңарчы белемне укытучы эзләп, табып, үтемле юллар аша балага бирсә, бүген инде укытучы белем алу юлларын гына күрсәтә, тәкъдим итә, фаразлый. Барлык баланың фикерен тыңлый, исбатларга мөмкинлек бирә. Укытучының максаты дәрестә тирләп-пешеп, бер туктамый сөйләп, аңлатып тору түгел, ә белемне эзләү юлларын күрсәтү, үзе сайлаганны дәлилли алырлык белемле булуы сорала. Шуны аңлаган һәм тоемлаган хәлдә Балтач районы укытучылары да эшчәнлекләрен яңача яссылыктагы структурага нигезләп алып баралар. Моңа нигезле дәлилебез дә бар. Дөрес , бүген искечә дәреслекләр белән укыту мөмкин булмаганны аңлап, районыбыз укытучыларыннан торган төркем галимнәр белән бергәләп башлангычлар өчен “Әдәби уку” дәреслекләре эшләп бастырып чыгардылар. Күпчелек район укытучылары шул дәреслек белән укыта. Яңа буын дәреслекләрендә дә баланы фикерләргә өйрәтү, үстерелешле укыту күнекмәсе аша белем бирү ята.


Әйе, бүгенге көндәге бердәнбер белем бирү чыганагы булган укытучы фигурасы арткы планга күчте. Яңачалык этабында инновацион технологияләр аша бала белемне интернет, электрон дәреслекләр, видеодәрес, презентацияләр һәм мөстәкыйль укып белә алуы инде беркемгә дә сер түгел. Ләкин монда да бер шарт бар: ул аны дөрес файдаланганда гына нәтиҗәгә ирешә ала. Үзенә файдалы белемнәрне эзләп тапкан очракта аның онытылмавы да хак. Менә шунда укытучы ярдәмгә килә дә инде. Ул тьютор сыйфатында укучыга якыная, ягъни белем баскычларын үтүдә бала белән янәшә атлый. Шул җирлектә туган “Ресурс үзәкләре”нең нәтиҗәсе дә бәхәссез зур. Норма урта мәктәбенең “Компетенция үзәге”, Түнтәр урта мәктәбенең “Милли мәгариф үзәге” булып эшләп китүләре дә бала ихтыяҗыннан чыгып тормышка ашырыла.


Район укытучыларының БДИга әзерләүдә ресурс үзәкләре аша видео консультацияләр алып бару да отышлы алым булып тора. Бу исә чыгарылыш имтиханнарының сыйфатын арттыруда да чагылыш таба.


Район укытучылары дәресләрдә электрон ресурслардан теләп файдаланалар. Күпчелек укытучыларны шәхси сайтларында дәрес эшкәртмәсе белән бергә, яңача белем бирүдәге шәхси тәҗрибә үрнәкләре белән дә танышырга була.


Яңача эшчәнлек барышында эш төрләре дә башкачарак юнәлеш алды. Мәсәлән, Норма урта мәктәбендә “Иҗади – интеллектуаль  эшләүче укытучылар” клублары, Түнтәр урта мәктәбендә яңачалык шартларында яңа белем стандартларына күчүдә укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыруга игътибар юнәлтелә.


Районның барлык мәктәпләре дә “Мәктәпнең үсеш программасы” нигезендә эшчәнлек алып бара. Мәсәлән “Экологик культура мәктәбе” (Түнтәр), “Авыл мәктәбе-милли, мәдәни, социаль фән үзәге” (Алан), ”Сәламәтләндерү һәм туризм үзәге” (Субаш), “Обороно-спортивная подготовка и формирование граҗданственности”, “Школьное лесничество” (Кече Лызи), “Җир сөючеләр агромәктәбе”(Бөрбаш ) һәм башка юнәлешләрдә эшләүче мәктәпләрнең эшләре матур күрсәткечләр белән дә үрелеп бара.


Яңачалык шартлары белем бирү һәр балага индивидуаль якын килеп алып бара. Эшчәнлекнең бу төрендә “Сингапур” проекты  әһәмиятле роль  уйный. Салавыч күппрофильле лицей базасында оештырылган «Школа  Превосходства»ның да максат-бурычлары һәр баланы шәхес итеп күрүгә нигезләнгән.


Районыбызда традициягә әверелгән “Ел укытучысы”, “Ел китапханәчесе”, “Ел мәктәпкәчә белем бирү педагогы”, “Ел класс җитәкчесе” конкурслары оешкан төстә үтә. Алар күрсәткән дәресләр, остаханәләр яңачалыкка йөз тотып, алдынгы тәҗрибә уртаклашу формасында уздырыла. Шулай ук үзебезнең районда  традицион республика күләм “Фәнгә бер адым”,” Муса Җәлил исемендәге конференциядә укучылар, укытучылар матур җиңүләргә ирешәләр. Күп санлы семинар- конференцияләр уздыру да эшчәнлегебезне тирәнрәк ачуга булыша.


Укытучыларыбыз инновацион эшчәнлекләрен төрле юнәлешләрдә алып баралар:


-                                   белем бирүнең эчтәлеген үзгәртү,
-                                   педагогик технологияләр куллану,

-                                   укучыларның интеллектуаль-иҗади эшчәнлеген укучылар ярдәмендә оештыру,


-                                   укытучыларның интеллектуаль-иҗади эшчәнлеген оештыру,
-                                   тәҗрибә-эксперименталь  эшчәнлек,
-                                   инновацион проектлар һәм программаларны тормышка ашыру.

Эшчәнлекне билгеле бер эзлеклелектә оештыру һәм фаразланган нәтиҗәгә ирешү өчен бик күп төрле педагогик технологияләр кулланалар.


 Тик һәр яңалыкка сукырларча иярергә дә ярамый. Иң элек үз алдыбызда сорау кую мөһим: алар безнең мөмкинлекләргә туры киләме? Традицияләргә хилафлык китермиме?


Авыл мәктәпләрендә укучылар ныклы белем алу гына түгел намуслы хезмәтләре белән дә характерлы. Алар хезмәткә, аның нңтиҗәсенә зур җаваплылык белән карый. Маңгай тирен тамызып эшләгән эшнең генә куаныч китерүен аңлап үсә. Өйдә әти-әнисенә булышчы да әле ул. Дөрес, хәзер авыл җирендә дә хезмәт итүгә башкачарак караш формалашты. Әйтик, җәйге практика чорында мәктәп бакчасында эшләүнең нинди начарлыгы бар? Кышын мәктәп ашханәсендә бушка үзе үк туклана ич ул. Тик яңа законнар моңа киртә булып тора. Баланың ризалыгыннан башка мәктәп бакчасына эшкә дә алып чыга алмыйбыз икән хәзер. Көзен басуга бәрәңге чүпләргә дә алып чыгып булмый. Закон рөхсәт итми. Кайда монда элеккеге матур традицияләр диясе генә кала? Тик барыбер укучыларга аңлатып , әти-әниләр белән киңәшләшеп, бу мәсьәләне дә чишеп була.


Тагын шунысы мөһим: һәр мәктәптә дә фәнни түгәрәкләр аша укучылар фәнгә тартыла. Фән ул – безнең күп белүебез түгел, ә безнең ничек күп белүебез. Шул юнәлештәге эшчәнлегебез булып югары уку йортлары белән төзелгән хезмәттәшлек килешүләрен әйтеп узу да урынлы булыр. Безгә белемле, милли йөзен югалтмаган , тәүфыйклы, авырлыклар алдында югалып калмый торган сәламәт буын кирәк дибез икән, заманнан артта калмаска кирәк. Кайбер укытучылар яңалыкны авыр кабул итәләр, диләр. Бу һич тә алай түгел. Укытучының искесе, яңасы, карты, яше юк. Яхшы сыйфатлы белем бирим дисәң, мәгарифтәге яңалыкларны кабул итеп, туктамый алга барырга кирәк.


Рәҗәп Бәдретдинов, Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ