Логотип Магариф уку
Цитата:

Ярдәмче мәктәп ярдәм көтә

Фәрит ВАФИН,Арча районы Яңа Кенәр махсус (коррекцияләү) VIII төрдәге интернат-мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыИң мөһиме – гаилә тәрбиясеИнтернат-мәктәп тәмам...

Фәрит ВАФИН,


Арча районы Яңа Кенәр махсус (коррекцияләү) VIII төрдәге интернат-мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Иң мөһиме – гаилә тәрбиясе


Интернат-мәктәп тәмамлаучы балаларның күбесе нык, матур гаилә корып яши алмый. Кызлар җилбәзәк тормыш алып бара, малайлар җинаятьчел төркемнәргә эләгә. Бик сирәкләре генә никахка кереп гаилә төзи, балалар тәрбияләп үстерә. Моның сәбәбе: интернат-мәктәпләр системасының баланы гаилә тормышына нәтиҗәле хәзерли алмавы, гаилә тәрбиясенең тиешенчә бирелмәве. Ник дигәндә, интернатта яшәү баланы кечкенәдән үк җәмгыятьтән аеруга нигезләнгән. Мондагы балалар, нигездә, укытучылар һәм тәрбиячеләр белән генә аралаша. Ярым ябык учреждениедә тору аларның әйләнә-тирә турындагы фикерләрен чикли. Алар үзләре яшәгән җәмгыятьнең социаль-икътисади, мәдәни үсешен күзаллый алмыйлар, яки үзләре яшәгән район, авылдагы үсеш-үзгәреш­ләрне белмиләр. Иртәдән кичкә кадәр мәҗбүри режимга көйләнгән һәм даими контроль астында барган тормыш аларның яшәвен бертөрлелеккә этәрә, үз эчләренә бикләнүләренә сәбәп була. Нәтиҗәдә баланың психик үсешендә үзгәрешләр һәм тайпылышлар килеп чыга. Кечкенәдән әзер кием киеп, әзер ризык ашап үскән бала үз тормышы турында кайгырта белмәүче кеше булып үсә. Ул җәмгыять каршындагы бурычларын бөтенләй күзалламый һәм белергә дә теләми. Алар үзләре өчен һәрвакыт кемдер эшләргә тиеш дип уйлыйлар. Өстәвенә бу балалар интернатларга социопатик гаиләләрдән килеп эләгә: берләренең әти-әниләре – эчкечеләр, икенчеләренең әнисе – фахишә я әрәмтамак, өченчеләренеке төрмәдә утыра.


Билгеле, һәр интернат-мәктәптә балаларның укуы һәм яшәве өчен бөтен шартлар тудырылган. Ләкин интернат матди яктан ничек кенә яхшы булмасын, ул берничек тә гаилә тормышын алыштыра алмый. Әлегә интернат балаларын гаилә төзүгә әзерләүнең фәнни программасы, методикасы эшләнмәгән. Бу эш, нигездә, тәрбияченең белеменә, тәҗрибәсенә, һөнәри осталыгына нигезләнеп кенә алып барыла. Шуңа күрә ятимнәр һәм караучысыз калган балалар өчен махсус интернат-мәктәпләрдә укучыларга гаилә фәне махсус дәресләр буларак укытылырга тиеш, дип саныйм, чөнки гаилә тормышы – ятим бала өчен бик томанлы һәм караңгы күренеш. Туганнан соң башта – приютларда, аннан интернатларда ана назын күрмичә көн үткәргән бала үз баласына да гаилә җылысы тудыра алмаячак. Мәктәпләрдә укытучы, тәрбияче, психолог, табибларның гаилә тәрбиясе бирү буенча бердәм эшләүләре җитеп бетми, җенси тәрбия бирүче белгечләр бөтенләй юк. Тәрбия эше күп очракта төрле тәрбия чаралары үткәрүгә генә кайтып кала. Бу исә балага уңай психологик йогынты ясауның, хезмәттәшлекнең бербөтенлеген боза, иң мөһиме: шәхесне үстерүнең мөһим шарты булган тәрбия системасын булдыруга ярдәм итми. Мондый «юк»ларны тагын дәвам итәргә мөмкин. Әйтелгән кадәресе дә ятим балаларга гаилә тәрбиясе бирүнең никадәр проблемалы һәм катлаулы булуын күрсәтергә җитеп тора. Инде шушылардан чыгып, нинди бурычларны хәл итәргә кирәклеген карап үтик:


Дәвамы.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ