Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь укытучыга ни кирәк?

«Балалар тыңламый, хезмәттәшләр аңламый, җитәкчелек таләп итә, моңа өстәп, әти-әниләр мең төрле сорау белән башны катыра. Бу эш мине туйдырды, берни булдыра алмыйм…» Күптән түгел генә мәктәпкә килгән...

«Балалар тыңламый, хезмәттәшләр аңламый, җитәкчелек таләп итә, моңа өстәп, әти-әниләр мең төрле сорау белән башны катыра. Бу эш мине туйдырды, берни булдыра алмыйм…» Күптән түгел генә мәктәпкә килгән яшь мөгаллимнең уйларын укый белүче булса, әнә шундыйрак фикерләргә дә тап булыр иде, мөгаен. Бу уйлардан ничек котылырга? Яшь укытучыны тыңлаучы һәм аңлаучы бармы?


«Укытучы укырга тиеш»
Республикада Яшь мөгаллимнәр һәм җитәкчеләр ассоциациясе барлыгын күпләр белмидер дә әле. Аның нәкъ менә ассоциация буларак оешуына берничә ай гына. Шушы оешма яңа гына эшли башлаган укытучыларны тыңлаячак һәм аңлаячак, кирәк булганда ярдәм итәчәк тә инде. Ассоциация җитәкчесе Рөстәм Кәримов – үзе дә яшь белгеч, Казандагы 2 нче татар гимназиясе укытучысы. Үз вакытында ул: «Мәктәптән туйдым, берни булдыра алмыйм», – дип сайлаган һөнәренә чак кына кул селтәми кала.


«Педагогик уку йортларында белем алучы студентларның практикасы кыска. Бу вакыт арасында алар күп нәрсәне аңларга өлгерми. Эшкә килгәч, укытучы башка чынбарлык белән очраша, – ди Рөстәм. – Монда план язып дәрес бирәсе генә түгел, журнал да тутырасы, балаларны төрле бәйгеләргә дә әзерлисе бар. Мөгаллимнәрнең социаль рольләре дә күп: укучыларга дус һәм тәрбияче булырга, коллектив, ата-аналар, мәктәп җитәкчелеге белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга кирәк. Менә шушы мәгълүмат диңгезендә күпләр югалып кала».


Эшкә дәртләнеп тотынып, күпмедер вакыттан кызыксынуны югалту, тирә-якка битараф карауны психологлар эмоциональ яктан «яну» дип атый. Бу халәт кешедә, гадәттә, 2-3 ел эшләгәч барлыкка килә. «Моннан мине яшь мөгаллимнәр форумы коткарды, – ди Рөстәм Кәримов. – Мари Илендә уздырылган «Таир» төбәкара форумына барып, үзем кебек яшь укытучыларны, аларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын күрдем дә күптән онытылган сәләтләрем «уянды». Хәзер инде үземдә «кабынган» очкыннарны хезмәттәшләремә дә өләшәсем килә. Сүнмәсеннәр, эшләсеннәр, дим. Моның өчен исә һәрдаим үз-үзеңне камилләштерергә кирәк. Укытучы укудан, яңа тәҗрибә туплаудан туктый икән, ул «сүнә» башлый».


«Без Сингапурдан киммени?!»
Яшь белгеч мәктәпкә килүдән алып, «мин үз эшемнең остасы» дип күкрәк киереп йөрер дәрәҗәгә җиткәнче якынча 10-15 ел вакыт үтә. Чөнки ул күп нәрсәне, кем әйтмешли, сынау һәм сыналу аша өйрәнә. «Без шушы вакыт аралыгын мөмкин кадәр кыскартырга тиеш, – ди Рөстәм Кәримов. – Республикада сәләтле яшьләр күп. Аларны үстерүдә акча һәм көчне кызганырга ярамый. Бу тырышлык берничә елдан Татарстанда мәгарифне дә югары дәрәҗәгә күтәрәчәк. Без Сингапурдан киммени?!»


Беренче карашка хыял булып кына тоелган бу максатка ни рәвешле ирешергә җыеналар соң? Ассоциация ел дәвамында ике форум, алты тренинг һәм алты вебинар уздырырга планлаштыра. Җәй көне исә «яшь укытучылар мәктәбе» эшләячәк. Моннан тыш «педагогик десант» оештыру теләге дә бар. Зур уңышларга ирешкән белгечләр, яшь укытучылар теге яки бу мәсьәләдә кыенлык кичергән районга барып, берничә көн дәвамында аларның сорауларына җавап бирәчәк, эшләрен анализлаячак.


Тренинг һәм вебинарларның төгәл темалары әле билгеләнмәгән. Алар мөгаллимнәр соравына карап тәгаенләнәчәк. Ассоциация җитәкчелеге исә шундый очрашуларның берсен балалар белән дөрес аралашу, уртак тел таба белүгә багышларга тели. «Кайчак укытучылар укучылар белән «төрле телдә» сөйләшә. Бу дөрес нәрсә түгел, – ди Рөстәм әфәнде. – Бала белән «бер телдә» аралашканда гына аны нәрсәгә дә булса өйрәтә алачакбыз».


Казанның 33 нче мәктәбе укытучысы Алсу Галиева: «Минем өчен методик ярдәм файдалы булыр иде, – ди. – Бүген традицион система артта кала бара. Балаларга теманы аңлатуда яңадан-яңа алымнар барлыкка килә. Аларның барысын да белеп бетермибез бит»...


Тулысынча. 


Мәдинә Моратова. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ