Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзән – «Татарстан-24» челтәрендә

Бүген «Татарстан-24» телеканалының «челтәр» тарихы старт алды. Матбугат конференциясендә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин билгеләп үткәнчә, телеканалның беренче партнеры – Яшел Үзәндәге...

Бүген «Татарстан-24» телеканалының «челтәр» тарихы старт алды. Матбугат конференциясендә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин билгеләп үткәнчә, телеканалның беренче партнеры – Яшел Үзәндәге «Зеленый Дол» телеканалы. Алар беренчеләрдән булып, «ТВ Центр» федераль партнерын республиканың «Татарстан-24» телеканалына алмаштырганнар.


Республиканың «Татарстан-24» мәгълүмати каналы 2016 елның 30 мартында массакүләм мәгълүмат чарасы булып теркәлгән иде. Чыбыклы челтәр буларак, июнь аенда Роскомнадзор лицензиясенә ия булып, 30 августта эфирга чыккан иде. Беренче көннәреннән үк язмалар әзерләү һәм сигнал трансляциясе НD форматында башкарылды. Телевизор караучылар саны 3 800 000дән артып китә, бу республиканың барча халкы телеканал эшчәнлеген карап бара ала дигән сүз.


«Татарстан-24»нең төп концепциясе – тәүлегенә 24 сәгать һәм һәр сәгать саен республика яңалыкларын халыкка ирештерү», – диде Андрей Кузьмин һәм телеканалда ике теллелек принцибы саклануын белдерде. 2017 ел дәвамында ул Биектау, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Баулы һ.б. төбәк телекомпанияләренең бердәнбер челтәр партнеры итү буенча эш дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ