Логотип Магариф уку
Цитата:

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

Сентябрьнең берендә мәктәпләрнең яңа уку елына керешәчәген сиздереп, бу көннәрдә республикабыз төбәкләрендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре башланып китте. Әлеге тантаналы мәҗлескә килүче...

Сентябрьнең берендә мәктәпләрнең яңа уку елына керешәчәген сиздереп, бу көннәрдә республикабыз төбәкләрендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре башланып китте. Әлеге тантаналы мәҗлескә килүче Биектау районы укытучыларын бүген иртәннән мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүче нәнүсләр иҗатыннан оештырылган күргәзмәләр көтеп тора иде инде. Мәйданның төп өлешендә “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүче Яшь армиячеләр, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары әзерләгән хезмәтләрне – төрле эчтәлектәге плакатларны, хәрби корал, форма, юл хәрәкәте билгеләре үрнәкләрен күрергә була иде. Балалар бакчаларының нәни осталары кулы белән иҗат ителгән сәнгать җимешләре дә киңәшмәгә килгән абый-апаларының күңеленә хуш килде. Рәсемнәрдән торган экспозициядә нәрсә генә юк – экологик әйберләр калейдоскобы дисеңме, дөнья халыкларының авыз иҗатыннан тупланган әкият батырлары, инсафлы исемнәре сабыйларның үзләренә күчкән алиһәгә тиң курчаклар... Ә менә “Минем шәҗәрәм” күргәзмәсе исә үз тамашачыларын мәдәният йорты фойесында каршы алды. Диварга авыл мәктәпләрендә белем алган укучыларның тарихи мәгълүмат белән баетылган “тормыш агачлары”- нәсел шәҗәрәләре эленгән иде. Балаларның бу игелекле хезмәте дә киңәшмә кунакларының йөрәгенә май булып ятты.


Биектау мәктәпләре укучыларының котлау сәламе яңгыраганнан соң, ниһаять, зарыгып көтеп алынган киңәшмә башланып китте. Төп докладчы – районның мәгариф идарәсе башлыгы Нияз Әхмәтҗанов кунакларны иң элек район мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге белән таныштырды. Иң башта ул залдагы кунаклар арасында райондагы 26 мәктәпнең директоры һәм укыту, тәрбия, милли эшләр буенча директор урынбасарлары, 15 яшь укытучы, профсоюз җитәкчеләре, төрле оешма җитәкчеләре катнашуын әйтте. Ә районда барлыгы 33 мәктәп, 39 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 3 өстәмә белем учрежденисе һәм психологик үзәк барлыгын да истә тотыйк. Мәктәпкәчә тәрбиянең тәэмин ителеше 65, 45 %. Районда мондый оешмаларга озын чират сузылган. Шуңа күрә мәктәпкәчә учреждениеләр челтәрен киңәйтү беренче чиратта тора. Аның яңа биналарын төзү кирәклеге үзен кискен сиздерә.


Гомуми белем системасында 4936 бала белем алган 33 мәктәп эшли 2018-2019 уку елында 1 нче сыйныфка 655 бала укырга керә. 2017-2018 уку елында исә тәүге сыйныфта 590 бала укыган.


Республика программасы кысаларында быел Чернышевка авылындагы “Әкият”, “Теремкәй”, Бөреледәге “Тиенкәй” балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелгән. Шундый ук яңарту эшләре Озерный, Дөбъяз урта мәктәпләрендә, Алан Бәксәр мәктәбенең спорт залында тәмамланырга тора.


Узган уку елында белем бирү системасында 963 педагог хезмәт куйган. Быелгы уку елында мәктәпләр укытучылар белән 99 % ка тәэмин ителгән. Республика һәм бөтенроссия грант бәйгеләрендә күзгә күренерлек уңышлар га ирешелгән.


Август киңәшмәсендә район укытучыларына шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Святослав Гусев,  Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге полиция капитаны Айрат Асадуллин һәм башка тармак хезмәткәрләренең чыгышлары да бик тансык булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ