Логотип Магариф уку
Цитата:

Язгы каникул көннәрендә кайда, нинди чаралар уздырыла?

Балаларны шатлыклы вакыйга көтә. Төгәлрәге, алар аны - язгы каникул дигән шатлыкны үзләре зарыгып көтеп алды. Дүшәмбе көнне ягъни 26 марттан  мәктәпләр ялга туктый. Хәер, туктый дип әйтү бик дөрес бул...

Балаларны шатлыклы вакыйга көтә. Төгәлрәге, алар аны - язгы каникул дигән шатлыкны үзләре зарыгып көтеп алды. Дүшәмбе көнне ягъни 26 марттан  мәктәпләр ялга туктый. Хәер, туктый дип әйтү бик дөрес булмас. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О.Сулима әйтүенчә, мәктәп ишекләре ачык булачак. Өстәмә белем системасы үз эшен туктатмый. Балалар өчен төрле чаралар оештырыла.


Республикада 129 мәктәп яны лагере эшлиячәк. Аларның 114е Казан мәктәпләрендә. Шулай ук Алабуга шәһәре, Спас, Теләче районнарында да мәктәп яны лагерьлары оештырыла.


Ел саен үткәрелә торган, инде традициягә кергән чараларыбыз:


яшь инспекторлар арасында "Безопасное колесо" фестивале;


эстрада сәнгатен үз итүчеләр өчен  «Созвездие-Йолдызлык» фестивале;


 “Зарни́ца” – яшьләрнең Бөтенроссия хәрби-спорт уеннары;


 «Без бергә» - республика балалар фестивале – халык иҗаты конкурсы.


Бу чараларның мәктәп, район этапларын да, гадәттә, каникул көннәрендә үткәрәләр.


25 март көнне “Президент ярышлары” (“Президентские состязания” ) – мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уенннарының район турлары уздырыла.


ТР гомумбелем оешмалары укучылары арасында волейбол буенча II спартакиаданың зона этаплары:


24-25 мартта – Тәтеш, Мамадыш районнарында;


28-20 мартта – Арча, Түбән Кама районнарында;


3-4 апрельдә – Чирмешән районында уздырыла.


Инвалид балалар арасында судомодельләр буенча ярыш


29 мартта – Саба районы Лесхоз урта мәктәбендә үтәчәк.


ГТО буенча ярышлар


30-31 мартта  Чаллы шәһәрендә узачак.


Туризм спорты буенча ярышларның I республика этабы


30 март -1 апрельдә Арча районының  “Мәктәп укучылары сарае”нда үткәрелә.


Шулай ук театрлар, музейлар, күргәзмәләр дә көтә балаларны. Күңелле каникуллар, рәхәт яллар телибез сезгә!




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ