Логотип Магариф уку
Цитата:

Язгы каникулны укытучылар ничек уздыра?

Фото: psychologos.ruМәктәп коридорлары балалар чырчуыннан тынып торган көннәр. Каникуллар. Укытучылар ни белән мәшгуль? Ничек ял итәләр? Шуны белештек.Илсөяр Мостафина, Биектау районы Ухчоз мәктәбе у...

Фото: psychologos.ru Фото: psychologos.ru

Мәктәп коридорлары балалар чырчуыннан тынып торган көннәр. Каникуллар. Укытучылар ни белән мәшгуль? Ничек ял итәләр? Шуны белештек.


Илсөяр Мостафина, Биектау районы Ухчоз мәктәбе укытучысы 


– Язгы каникулда укытучылар, гадәттә, эш кабинетларын тәртипкә китерә, дәрескә кирәкле өстәмә дидактик материалларын барлый.Укучылар белән кинога,театрга, музейга экскурсияләр оештыралар.Шәхсән үзләре дә театрга, ял итү үзәкләренә барырга тырыша. Шулай да укытучыны бик актив ял итә димәс идем. Бу аның үзен төрле яклап үстерергә теләге зур булмаудан да торадыр. Шулай ук укытучы финанс ягыннан да бик җитешле кеше түгел бит.


ГөлшанМәүлиева, Мөслим районы Г.Тукай исемендәге мәктәпнең педагог-оештыручысы


— Каникулда үз белемемне күтәрү белән мәшгульмен. Алдан төзелгән план нигезендә, укучылар белән төрле кызыклы чаралар оештырыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларына көн саен төрле предметлардан белемен чарларга мөмкинлек тудырылган: консультацияләр үткәрелә. Сыйныф житәкчеләре балаларның ялын файдалы итү өчен бар көчләрен куя. Әти-әниләр белән быел  "Без бергә" фестиваленең яңа номинациясе - иҗади гаиләгәәзерлек бара. Төрле конкурс-фестивальләргә әзерләнү өчен дә кулай вакыт каникул. Менә 30 март көнне Фоат Садриев укулары була. Районыбыз укучылары әлеге чарага да җитди әзерләнәләр.


Роза Мөбәрәкова, Кукмара районы  Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы


— Үз белемебезне күтәрү өстендә эшлибез: предмет буенча мәсьәләләр чишәбез. Шул ук вакытта рухи ихтыяҗны тулыландыру өстендә дә эшлибез: матур әдәбият, газета-журналлар белән танышабыз.


Рузалия Латипова, Актаныш районыПучы балалар бакчасы тәрбияче


— Мин үзем укытучы түгел, тәрбияче. Әмма без мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз. Укытучылар язгы каникулда, аңлавымча, эштә. Кемдер БДИ, ТДИга консультацияләр үткәрә. Балалар имтиханнар биреп карыйлар. Фәннәрне авыр үзләштерүче, сәләтле балалар белән эш алып баралар. Укытучылар мәктәп эчендә «кайный».


Люция Төхвәтуллина, Балык Бистәсе районы, Биектау урта мәктәбе укытучысы


- Без, укытучылар, мәктәптә эштә. Сәләтле балалар һәм арта калучылар белән өстәмә шөгыльләнәбез. БДИ һәм ТДИ га әзерлекне дәвам итәбез. Бер буш вакыт та юк.


Гөлфинә Хамаева, Минзәләдәге 2 нче урта мәктәпнең укытучысы


—  1) Отчет әзерләдек: өлгереш һәм дәрескә йөреш, программаның үтәлеше;
2) проект эшләренә отчетлар , протоколлар яздык;
3) электрон журнал белән ктп ларны чагыштырдык;
4) ууд буенча отчетлар; "журнал достижения, коррекционная работа" дигән әйберләрне эшләдек;
5)арадаш аттестация өчен биремнәрне тагын бер кат тикшереп чыктык;
6) сыйныф җитәкчеләре укучылар белән төрле чараларга йөриләр;
7) методкөн;
8) ял көннәре.


Гөлчәчәк Исмәгыйлова, Мөслим районы, Мөслим гимназиясе укытучысы


— Һәр укытучы үз предметы  буенча районның мәгариф бүлеге оештырган семинарларда катнаша. Анда үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.  30.мартта Мөслимдә V Бөтенроссия Фоат Садриев укулары үтте. Укучылар, укытучылар бик актив катнашты. Җиңүләр күп булды. Югары сыйныф укучылары өчен консультацияләр үткәрелә. Укучыларны имтиханнарга әзерлиләр.


 Раушания Насыйбуллина 

— Мәктәпләр арасында хор конкурсы, пробный (түләуле) ГИА рус теленнән (ответственный организатор), пробный ГИА (түләүле) метематикадан һәм инде дүрт көн урыннан тора алмыйча авырып яту. Иртәгә эшкә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ