Логотип Магариф уку
Цитата:

“Язылу өчен – телевизор” акциясендә төп бүләккә "Мәгариф" журналының даими авторы ия булды!

Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә “Язылу өчен – телевизор” акциясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен гаризалар быелның 18 апреленнән үк кабул ителә башлады. “Татмеди...

Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә “Язылу өчен – телевизор” акциясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен гаризалар быелның 18 апреленнән үк кабул ителә башлады. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте чыгара торган басмаларга язылучылар, ким дигәндә, өч басмага язылып, әлеге квитанцияләрне оештыручыларга җибәрергә тиеш иде. Барлыгы 161 гариза кабул ителде.


Акциядә Татарстанлылар гына түгел, а Россиянең башка регионнарында яшәүче татарлар да катнашты. Иң күп гаризалар Арча, Саба. Әгерҗе, районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килде.


Язылучыларга дигән бүләкләр арасында 12 савыт-саба комплекты, 3 цифрлы фотоаппарат бар иде. Төп бүләк исә – 32 дюймлы диагональле телевизор. Аңа  Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Татарстанның атказанган укытучысы, “Мәгариф” журналының даими авторы Раиф Зиннәтуллин лаек булды. Без Раиф Кәримулла улын әлеге җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ