Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ышаныч телефоны» ышанычлымы?

2010 елдан республикада балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен «Ышаныч телефоны» эшли. Ни өчен кирәк ул? Кемнәргә ярдәм итә? «Гаилә һәм мәктәп» журналистына нинди «ярдәм» күрсәттеләр?«Диктофон...

2010 елдан республикада балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен «Ышаныч телефоны» эшли. Ни өчен кирәк ул? Кемнәргә ярдәм итә? «Гаилә һәм мәктәп» журналистына нинди «ярдәм» күрсәттеләр?


46500_6750_4_telefon«Диктофонга яздыр»
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч телефоны» Россиянең һәр төбәгендә бар. Замана таләбе, халык психологларга еш мөрәҗәгать итә башлады, диләр. Үсмерләр арасында проблемалар елдан-ел арта: үз-үзенә кул салу очраклары, БДИ алдында курку, ата-аналар, яшьтәшләре белән уртак тел тапмау…
Татарстанда «Ышаныч телефоны»ның номеры: 8 – 800 – 2000 – 122. Ул бердәм Россиякүләм номерга тоташтырылган, ягъни республиканың теләсә кайсы районыннан – Чистай яки Әгерҗедә яшәүче үсмерләр дә әлеге телефонга шалтырата ала.
«Ышаныч телефоны»н тикшереп карау максатыннан, мин дә бу номерны җыйдым. Беренчесендә телефонны алучы булмады, икенчесендә «бәхет елмайды»: карлыкканрак кына тавышлы хатын-кыз: «Тыңлыйм», – диде. «Проблемамны» сөйләп киттем: «Химияне яратмыйм, ул дәрес башланыр алдыннан башым авырта, йөрәгем сикерә. Укытучы такта янына чакыра да сыйныфташлар алдында теләсә нәрсә кычкыра. Инде мәктәпкә дә барасым килми…» (Башка килгән беренче «проблема» шушы булды. Мәктәптә укыганда химия укытучыбыз чынлап та бик усал, дәресне белмәсәң нәрсә генә тезми иде…) Зарларны тыңлап бетергәннән соң, телефондагы ханым кызганды булса кирәк, шактый йомшак тавыш белән сөйләшә башлады: «Сезгә генә кычкырамы? Бу хакта сыйныф җитәкчегез белән сөйләшеп караганыгыз бармы? Әти-әниегез сезне аңлыймы?»
Ун минутка якын сөйләштек. Исемне, кайда яшәвемне, ничәнче мәктәптә укуымны да сорамадылар, димәк, шалтыратулар аноним. Психолог болай дип аңлатты: «Беренчедән шуны әйтәм, без киңәш бирмибез. Сезнең белән алга таба ничек эшләргә кирәк икәнлекне уйлаша алабыз. Башта укытучы белән сөйләшеп карагыз. Үзегезнең кимсенүегезне әйтегез. Химия дәресе аркасында авыруга әйләнүегезне дә искәртегез. Бу хакта сыйныф җитәкчегез белән сөйләшегез. Бер нәрсәне онытмагыз: укытучының сезне сыйныфташларыгыз алдында кимсетергә, төрле ямьсез сүзләр әйтергә хакы юк. Тагын шулай кабатлана икән, телефонның диктофонына аның сүзләрен яздырып барыгыз. Татарстанда Балалар хокукларын яклау вәкиллеге, башка шундый оешмалар бар. Интернетта адреслары, телефоннары бар. Язманы аларга алып барырга була. Аңлыйм сезне, зур проблема бу…»
Соңыннан телефонда утыручының исемен сорадым. «Полина», – диде. Коры гына башланган сөйләшү шактый җылы тәмамланды. Яшүсмер булсам, әлеге сөйләшүдән соң, күңелем күтәрелеп, үземдә ышаныч уяныр иде. Полина матур теләкләрен әйтеп саубуллашты.


Өч айга алты мең шалтырату
«Ышаныч телефоны»на икенче юлы журналист буларак шалтыраттым. Психолог Эльмира Тимраляева әлеге хезмәт турында болай диде: «Шалтыратулар, гадәттә, көннең икенче яртысында – балалар мәктәптән кайткач башлана. Без шалтыратучының исемен дә, кайда яшәвен дә сорамыйбыз, чөнки аноним эшлибез. Шулай да балага, үсмергә чынлап та куркыныч янаганын сизсәк, кайвакыт шалтыратучының шәхесен ачыкларга тырышабыз. Анда да йомшак кына, куркытмыйча: «Бәлки без ярдәм итәрбез, әниең, әтиең (дәү әни, дәү әти) белән сөйләшеп карарбыз?» кебек сораулар бирәбез. Бала (үсмер) үзе риза булса, аның координаталарын алабыз, әлеге проблема турында тиешле оешмаларга хәбәр итәбез.
Гадәттә, шалтыратулар ике төрле була: балалар белән ата-аналар арасындагы проблемалар һәм шәхси мөнәсәбәтләр (җавапсыз мәхәббәт, яшьтәшләре белән уртак тел тапмау, мәктәп проблемалары). Барысын да уртага салып сөйләшеп, җентекләп өйрәнергә тырышабыз».
8–800–2000–122 номерына Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт тоташкан, димәк, әлеге шәһәрләрнең психологлары эшли дигән сүз. Ләкин шалтыратуларны төбәккә карап бүлмиләр, кайсы линия буш – шуңа тоташтыралар. Кесә телефоныннан да, стационар телефоннан да сөйләшүләр бушка.
«Узган елның соңгы өч аенда гына да республиканың Бердәм «Ышаныч телефоны»на 6 мең 208 шалтырату булды, – ди «Доверие»(«Ышаныч») Балалар һәм яшьләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Наталья Сабирова. – Әлеге номерга республиканың биш психологик ярдәм күрсәтү үзәге тоташкан. Без – шуларның берсе. Безнең үзәк психологлары көненә уртача 50-60 шалтырату кабул итә. Балалар, яшүсмерләр генә түгел, әти-әниләр, гомумән, кемнең проблемасы бар, барысы да шалтырата. Бары тик алдан кисәтәбез: әгәр өлкән кеше икән, аның белән ун минуттан артык сөйләшмибез. Ә бала, яшүсмер белән аралашуның вакыты чикләнмәгән.
Мөрәҗәгатьләр төрле, киңәш сорап та, чарасызлыктан да шалтыраталар. Ә кайвакыт минутлар буе эндәшмиләр яки «өч хәрефкә» җибәрәләр. Ләкин нинди генә очракта да безнең психологлар нык торырга, сөйләшүгә әзер булырга тиеш. Моның өчен алар алдан әзерлек курслары уза».


Һәр районның үз номеры
Бердәм «Ышаныч телефоны»ннан кала, хәзер һәр районның диярлек үзенең Комплекслы ярдәм күрсәтү үзәкләре бар. Алар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына карый. Шулай ук телефон аша психолог ярдәме күрсәтәләр. Интернетта әлеге үзәкләрнең телефоннары бар. Тик аларның күбесе яки алмый, яки дөрес түгел. Мисал өчен, Кама Тамагы районы буенча кесә телефоны күрсәтелгән, ә ул ничә тапкыр шалтыратуыбызга карамастан, җавап бирмәде. Башка берничә район белән дә шул ук хәл булды. Арча районы үзәгенә шалтыратырга теләп, интернетта күрсәтелгән телефонны җыйдык. Монда да беренче тапкырдан сөйләшеп булмады. Ул номер район мәгариф бүлегенеке булып чыкты, ә анда исә районның социаль яклау бүлегенә чыгарга куштылар. Үзеннән үзе – бер сорау туды: ярдәмгә мохтаҗ кешенең шулай әллә ничә номер җыеп утырырга теләге һәм мөмкинлеге булырмы икән?!
«2011 елдан бирле эшлибез, – ди Арча районы социаль яклау бүлегенең Комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нурилә Дәүләтшина. – Инвалидларга, аерым кешеләргә өйләренә дә барып хезмәт күрсәтәбез. Балалар, үсмерләр белән генә түгел, ә өлкәннәр белән дә эшлибез. Бүлектә барлыгы 9 кеше хезмәт куя. 2014 елда – 1565, 2015 елда 1040 унсигез яшькәчә балалар белән эшләдек, ягъни безнең психологлар, белгечләр шуның кадәрле мәктәп укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары белән очрашты. Телефонга килгәндә, елына уртача 50-60 шалтырату була. Күбрәк яшүсмерләр үзләренең проблемалары белән уртаклашып, киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Очрашуларга баргач, телефоннарны калдырабыз. «Сорауларыгыз булса, эш сәгате вакытында шалтыратыгыз», – дибез. Бердәм «Ышаныч телефоны»ннан аермалы буларак, тәүлек буе эшләмибез».


…«Ышаныч телефоны» – кирәкле хезмәт. Тормышта ни булмас? Тик тикшереп караганнан соң, бүген аның көйләнешендә шактый кытыршылыклар бар икәненә инандык.


Руфия Фазылова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ