Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары уку йортларында кибер-дружиналар барлыкка килде

Мәктәпләргә – интернет-куркынычсызлык буенча программалар, укытучыларга – яңа тәрбия технологияләре, ә мәктәп психологларына укучылар белән эшләүдә күбрәк ирек кирәк. Бөтенроссия педагоглары җыенының...

Мәктәпләргә – интернет-куркынычсызлык буенча программалар, укытучыларга – яңа тәрбия технологияләре, ә мәктәп психологларына укучылар белән эшләүдә күбрәк ирек кирәк. Бөтенроссия педагоглары җыенының Х съездында катнашучылар шушы фикергә килгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.



Бөтенроссия педагоглары җыены рәисе, Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университеты ректоры Валентина Иванова куркыныч саннар китергән – соңгы елда гына да 130 үсмер интернет-уен уйнап, үз-үзенә кул салган.


"Вайбер буенча наркотиклар сату, экстремизмга чакыру буенча хәбәрләр килергә мөмкин. Еш кына укучыларга психологик басым ясала. Социаль челтәрләр балалар өчен төп аралашу, ә эзләү системасы – төп белем чыганагы булып тора. Шунлыктан бүгенге җәмгыятьнең бурычы – балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм мәктәп, ата-аналар тәрбия, белем бирүдә аерым урын тота", – дип билгеләп үткән Валентина Иванова.


Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында, шул исәптән социаль челтәрләрдә балалар тормышына куркыныч тудыручы мәгълүматны эзләүче кибер-дружиналар барлыкка килә, дип җиткерә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор). Валентина Иванова сүзләренчә, Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университеты кибер-дружиналары Роскомнадзорга куркыныч мәгълүмат таратучы 200 сылтама юллаган. Кибер-дружиналарның тагын бер бурычы – укучыларны өйрәтү.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ