Логотип Магариф уку
Цитата:

Юрий Прохоров: «Хезмәт хакын арттырырга, ә моның өчен кыскартырга кирәк»

«МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫНДА КУНАКТА – РФ ХАЛЫК МӘГАРИФЕ ҺӘМ ФӘН ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҺӨНӘР БЕРЛЕГЕНЕҢ ТАТАРСТАН ОЕШМАСЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ЮРИЙ ПЕТРОВИЧ ПРОХОРОВ. КҮПЛӘРНЕ БОРЧЫГАН КЫСКАРТУЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ ХАКЫНДА СӨЙЛӘШКӘНДӘ,...

«МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫНДА КУНАКТА – РФ ХАЛЫК МӘГАРИФЕ ҺӘМ ФӘН ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҺӨНӘР БЕРЛЕГЕНЕҢ ТАТАРСТАН ОЕШМАСЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ЮРИЙ ПЕТРОВИЧ ПРОХОРОВ. КҮПЛӘРНЕ БОРЧЫГАН КЫСКАРТУЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ ХАКЫНДА СӨЙЛӘШКӘНДӘ, «УКЫТУЧЫ ҮЗ ХОКУКЛАРЫН НИЧЕК ЯКЛЫЙ АЛА», ДИГӘН СОРАУГА ДА АЧЫКЛЫК КЕРТЕРГӘ ТЫРЫШТЫК.


«2018 елга кадәр өстәмә белем бирү системасында беркем дә калмаячак!»


– Юрий Петрович, сезгә – безнең педагогларның яклаучысына – мөгаллимнәр нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә, нинди ярдәм сорый?
– Педагогик хезмәткәрләрнең эш хакы артканчы, бик еш мөрәҗәгать итәләр иде. Соңгы вакытта исә сирәгрәк, чөнки укытучыларның, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирүчеләрнең хезмәт хакы бераз яхшырды. Без бу мәсьәләне Президент ярдәме, үзебезнең үҗәтлегебез белән хәл иттек. Әмма кызганыч: хезмәткә түләү тәртибе турында безнең мәгълүмат урыннарга барып җитми. Мин моны һөнәр берлекләре хезмәткәрләренең, министрлык һәм ведомстволарның эшләп бетермәгәнлегеннән дә күрәм. Хезмәткә яңача түләү турында безгә әле дә мөрәҗәгать итәләр. «Эш хакы ничек исәпләнә, оклад ничек килеп чыга», – дип сорыйлар. Эш хакларын исәпләп күрсәтүне үтенәләр. Шуны әйтеп китәргә кирәк: безнең сайтыбызда хезмәт хакына кагылышлы бөтен материаллар, эш хакын исәпләү тәртибе күрсәтеп бирелгән. Шуңа күрә сораулар хәзер бераз кими төште. Әмма бездә әле һаман да хәл ителмәгән проблема бар. Президентның май Указларына эләкмәгән кешеләрнең хезмәт хакы артмады. Укытучыларның эш хакы исә төбәк буенча икътисадтагы уртача күрсәткечкә карата – 101,4 процентка, мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы гомуми белем бирү системасындагы күрсәткечләргә карата 101,3 процентка җиткерелде. Ә менә өстәмә белем бирү системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән. Рәсми күрсәткечләргә карасак, 15 мең сум гына. Бу укытучыларның уртача хезмәт хакының 58,5 процентын тәшкил итә. ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган «Юл картасы»нда өстәмә белем бирү педагогларының хезмәт хакы 2018 елда гына укытучыларныкы кадәр булачагы хәбәр ителә. Әмма бу безне дә, өстәмә белем бирү педагогларын да һич кенә канәгатьләндерми. 2018 елга кадәр бу системада беркем дә калмаячак! Акыллы кешеләр моны яхшы аңлый. Бу мәсьәләне хәл итүне сорап, без Президентка, ТР Министрлар Кабинетына хатлар яздык, үз тәкъдимнәребезне әзерләдек.


– Хезмәт хакыннан тыш педагогларны тагын нинди сораулар борчый?
– Аз-маз булса да, торак, санаторий-курортларга юлламалар белән бәйле мөрәҗәгатьләр килә. Сәламәтлек саклауга караган сораулар күп иде. Без аларны быел хәл иттек. Хәзер укытучының эше – медицина күзәтүе үтү, ә мәктәпнең эше поликлиникага исемлек төзеп тапшыру гына. Акча мәсьәләсе директорга да, укытучыга да кагылмый.


– Дөрес аңласам, сезнең эшегез укытучыларга консультация бирүдән гыйбарәт?
– Әйе, консультация бирүдән һәм килеп чыккан проблемалар буенча Хөкүмәт белән эшләүдән гыйбарәт.


– Алайса сезне укытучы белән Хөкүмәт арасында арадашчы дип атап була?
– Әйе, астан да, өстән дә «кыйныйлар» (көлә).


Кешене эштән җибәрәм дисәң, башта законны өйрән!


– Сезгә укытучыларны судларда якларга туры киләме? Күбрәк нинди очракларда?
– Кайбер елларда республика комитеты дүртәр судны откан вакытлар булды. Шуңа күрә без хокук хезмәтен зурайттык: Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә, Яшел Үзәндә һәм башка урыннарда – барлыгы 14 районда хокук инспекторларыбыз эшли. Алар бит үз районнарына гына түгел, ә якын-тирә районнарга да хезмәт күрсәтә. Эш җайланды: хәзер ерак районнардан Казанга хәтле килеп йөрергә кирәк түгел. Нинди мәсьәләләр буенча судлашырга туры килә дигәндә, Пенсия фондының 25 ел эшләгән өчен «выслуга лет» пенсиясен билгеләүдән баш тарткан очраклар күпчелекне тәшкил итә. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен судлашу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Әгәр пенсия билгеләүдән баш тарталар икән, без дәгъва шикаятен түләүсез төзеп бирәбез, алар белән бергә судка барабыз, дәлилләр җыябыз, хокукый базаны барлыйбыз. Күпчелек очракларда барыбер җиңеп чыгабыз.


– Ә тагын нинди очраклар була?
– Эштән дөрес азат итмәү аркасында, эшкә кире кайтару очраклары белән очрашырга туры килә. Кайбер мәктәп директорлары «Мин – хуҗа, син – җүләр» принцибы белән эш итә. «Синең белән эшлисем килми», – диләр дә, закон таләпләре үтәләме-юкмы икәнлекне уйлап тормыйча эштән җибәрәләр. Бигрәк тә яшьләрнең баш бирәсе килми. Алар, безгә үпкә белдереп: «Сез эш сөймәсләрне яклыйсыз», – диләр. Без эш сөймәсләрне түгел, ә законны яклыйбыз! Әгәр сез кемне дә булса эштән азат итәргә телисез икән, килегез дә бездән моны закон нигезендә ничек эшләп булуы турында белешегез. Без норматив-хокукый актлар һәм эштән озату тәртибе белән таныштырабыз. Директор аннан соң, инде рәхәтләнеп, үзенең хаклыгын расласын. Процедураны үтәргә кирәк бит. Менә бер директор: «Юк, мин профком рәисен эштән азат итәм», – ди. Ул – яхшы укытучы, шул ук вакытта профком рәисе дә. Ә директорга ошамый. Ул укытучыга уведомление биргән дә: «Сез 21 июльдән эштән азат ителәсез», – дигән. Ә мин директорга: «Судның бу укытучыны кире үз урынына кайтарачагына 100 процент ышанып әйтәм, ә бу сезнең абруйга сугачак, – дим, – чөнки, закон буенча сайлап куела торган кешене (бу очракта профком рәисе) эштән азат итү өчен, райондагы һөнәр берлегеннән язма рәвештә рөхсәт алырга тиешле, ә сез моны эшләмәдегез».


– Ә аны укытучы буларакмы, әллә профком рәисе буларакмы азат итәләр?
– Аны «Кыскартылуга эләккән» дигән формулировка белән азат итәләр. Кемнедер эштән азат итәргә кирәк бит. Аларда вакансия бар. Сез аны бу укытучыга тәкъдим итмәдегез. Укытучы кыскартылуга эләгә икән, сез аңа теләсә кайсы педагогик вакансияне тәкъдим итәргә тиеш. Сездә вакансия бар, ә сез эшкә башка кеше кабул итәсез. Аны эшкә кайтару гына түгел, сезгә әле мораль зыян өчен дә түләргә туры киләчәк. «Ул начар укытучымы? Ни өчен сез аңа эш сыйфаты өчен 58 балл исәплисез?» – дип сорыйм. Максималь балл – 60, ә ул 58 балл җыйган. Бу начар укытучы буламы инде? Эштән азат итәр өчен бернинди нигез юк.


Кыскартулар көтәбез


– Юрий Петрович, быел мәктәпләрдә кыскартулар булачак дигән имеш-мимешләр таралган иде. Сез бу хакта беләсезме?
– Әйе, мин моннан хәбәрдар. 1900 урын кыскартылырга тиеш дип беләм. Сәбәбе шул ук – оптимизация. Гади тел белән әйткәндә, акчаны янга калдырырга кирәк. Хезмәт хакын арттырырга, ә моның өчен кыскартырга кирәк.


– Бу кыскартуларга бүген эшләп торган укытучылар да, пенсионерлар да эләгәме?
– Монда бит аерма юк. Хезмәткәр яше буенча классификациягә бүленми: син – пенсионер, ә ул пенсионер түгел дип аерып каралмый. Кешенең яше эштән азат итүгә хокук бирми. Бу законлы түгел. Хезмәт кодексында штатларны кыскарткан вакытта билгеле бер кагыйдәләр үтәлергә тиешлеге, ягъни кемне кыскартып була, кемне юк икәнлеге турында аңлатыла. Пенсионерларны эштән җибәргән вакытлар бар иде, әлбәттә. Бу гамәлдән 1990 нчы елларда ук баш
тарттылар. 2002 елда дөнья күргән яңа Хезмәт кодексында әлеге норма юк инде.


– Минемчә, бу искелек калдыгы бүген дә үзен сиздерә әле...
– Яшьләр эшләп торсын, ә пенсионер инде эшлисен эшләгән, җитте, лаек лы ялга китсен, дип фикер йөртә җитәкчеләр. Әмма мин тагын бер тапкыр кабатлыйм: директор «пенсия яше җитү сәбәпле, эштән җибәрелде», дип яза алмый. Андый статья юк. Директор пенсионер укытучыны эштән китәргә ничек ризалаштыра, ничек күндерә – бу инде аның үз эше.


– Ә урыннарда кыскартылуга эләгә торган укытучыларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора?
– Һәрхәлдә, Президент һәм Премьер-министр тарафыннан бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушылды. Премьер-министр катнашында видеоконференция режимында махсус киңәшмә булды. Анда әлеге мәсьәләләргә төптән уйлап якын килү һәм, хезмәт яшендәге кешеләр кыскартылуга эләккән очракта, аларны профиль буенча эшкә урнаштыру кирәклеге турында да сүз булды.


– Юрий Петрович, ә Хезмәт кодексы буенча кемне кыскартырга ярамый?
– Анда исемлек хәйран зур. Беренчедән, квалификациягә, эш сыйфатына карыйлар. Әгәр берсе югары категориягә ия, ә икенчесенең категориясе юк икән, шул ук вакытта күрсәткечләре бер төрле икән, билгеле инде, икенчесен эштән җибәрәләр. Аннан соң балигъ булмаган балалары, тәрбиядә өлкән яшьтәге әти-әниләре бармы-юкмы – шуны карыйлар. Законда вариантлар бик күп, тик кеше хәлен аңлап эш итәргә кирәк.


– Ә кемне кыскартырга ярый?
– Оешма бөтенләй ябылса, барысын да эштән җибәрәләр. Реорганизация булганда, ягъни ике оешма берләштерелгәндә, кемне кыскартырга икәнлеген профком, профсоюз белән киңәшләшеп хәл итәләр. Әгәр вакансияләр бар икән, кешене ул мәктәптән эштән җибәрергә ярамый. Сез математика укытучысы булып, мәктәптә озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе штаты бар икән, мин сезгә аны тәкъдим итәргә тиеш, чөнки математика сәгатьләре юк. Математика сәгатьләре аз булып, калганына тәрбияче штатын тәкъдим итәргә дә мөмкин. Кеше ризалашса кыскартмыйлар. Ризалашмаса, эштән китәргә туры килә.


Хезмәт хакы ничек санала?


– Әле бит шундый проблема да бар: әгәр укытучының атналык «нагрузкасы» 18 сәгатькә тулмый икән, аңа 25 ел эшләгән өчен пенсия исәпләнми. Сезгә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәләрме?
– Әйе, мөрәҗәгать итәләр. Без баштан ук барысын да кисәтеп куябыз. Әгәр сезнең нагрузкагыз 18 сәгатькә тулмый икән, бу аннан соң 25 ел эшләгән өчен пенсия билгеләүгә йогынты ясаячак, дип әйтәбез. Бу шәһәр җирлегендә генә шулай, авыл мәктәбендә исә бу күрсәткечнең әһәмияте юк, ә шәһәр мәктәбендә 18 сәгать булырга тиеш. Бу 18 сәгатьне берничә мәктәптә, мәктәптә һәм балалар иҗат йортында җыярга мөмкин. Шәһәрдә эш табарга мөмкин инде. Авыл җирлегендә исә башка урында эш табып булмый. Менә ул физикадан 4 сәгать укыта икән, бу аңа 25 ел эшләгән өчен пенсия исәпләргә җитә.


– Юрий Петрович, безнең редакциягә дә хезмәт хакына бәйле сораулар бик күп килә. Кайберәүләргә бүгенге хезмәт хакы башкарылган эшкә күрә азрак түләнә кебек. Бөтен укытучылар, шул исәптән бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләгән педагоглар, бертөрле хезмәт хакы алалар, дип ризасызлык белдерүчеләр бар.
– Мин бер үк төрле хезмәт хакы алалардыр дип уйламыйм. Эш хакын яңача түләү системасы буенча хезмәткә түләүнең даими өлеше – оклад бар. Без – Россиядә исәп-хисап күрсәткечен (расчетная величина) 5554 сум минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләгән бердәнбер төбәк. Бу – хезмәткә түләү системасының бик яхшы варианты. Аннан соң без укытучының бөтен эшен исәпләдек. Стаж, квалификация өчен түләүләр каралды. 20 ел эшләгән кеше 3 ел хезмәт куйган кешедән яхшырак укытмаска да мөмкин. Алай да стаж өчен бераз түләү билгеләнде. Мин квалификация өчен күбрәк түләү булырга тиеш дип саныйм. Һәм без вазифаи окладтан 40 процентны квалификация өчен түләүгә ирештек. Әгәр син укучыларны олимпиадаларга, БДИга әзерләмисең икән, югары квалификациягә ирешә алмыйсың. Сыйныф җитәкчелеге өчен түләү дә бездә аерыла. Бүген бер директор да сыйныф җитәкчелеген бер укытучыдан алып икенчесенә бирә алмый. Ярамый. Ул безнең система тарафыннан якланган. Анда инде бөтенесе язылган, директор бу акчаны бирергә тиеш. Методик берләшмәләр, бүләкләр өчен түләү – тотрыклы. Аннан соң хезмәткә түләү фондының 40 проценты – бик зур күрсәткеч. Без аны сыйфат өчен түләүгә бирәбез. Әгәр укытучы 60 балл җыя икән, монда укучылар белән эшләү дә, БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү дә керә. Әгәр әзерләми икән, аның баллары булмаячак бит. Һәм ул укучыларны сыйфатлы итеп олимпиадага һәм БДИга әзерләүчеләр ала торган 5 мең сумны алмаячак.


– Педагоглар: «Методик әсбаплар алу өчен каралган 100 сум түләнми, яңа елдан сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр кимеде», – дип зарлана.
– Методик әсбаплар алу өчен каралган 100 сумны алып ташламадылар, аны окладка керттеләр. Минималь хезмәт хакын – 5554 сумны – бер ярымга тапкырласаң (югары белемгә ия булган өчен), оклад 8331 сум була. Ә аның расчеткасында 8431 сум дип тора. Димәк, 100 сумны окладка кушып куйганнар. Ул беркая да китмәгән.


– Ә сыйныф җитәкчелеге өчен?
– Эш шунда: яңа елдан федераль үзәк сыйныф җитәкчелеге өчен түләү вәкаләтләрен төбәкләргә тапшырды, ягъни федераль казнадан бу статья буенча бер тиен дә килми. Ә федерация субъекты сыйныф җитәкчелеге өчен түләү тәртибен үзе билгели. Элек республика бер укучы өчен 50 сум түли иде, бүген 80 сум түли. Гомумән алганда, сыйныф җитәкчелеге өчен түләү 150 сумга кимеде. Норматив буенча 2400 сум килеп чыга.


– Укытучылар: «Өстәмә түләүләрне минималь эш хакыннан исәплиләр, шулай булгач, аттестация үтүнең нинди файдасы бар инде?» – дип сорыйлар.
– Түләүләр вазифаи окладтан чыгып исәпләнә. Авыл җирендә эшләгәнлеккә һәм яшь укытучы булган өчен түләүләр генә башкача билгеләнә. Минималь эш хакы 5554 сум, дидем. Минималь хезмәт хакыннан яшь укытучыларга – 20 процент, авылда эшләүчеләргә 25 процент күләмендә өстәмә түләүләр каралган. Башкасы вазифаи окладтан бара. 5554 сумны 1,5 кә тапкырлыйбыз, югары белемле педагогның база оклады 8331 сум килеп чыга. Моңа әле 100 сум күләмендә методик әсбаплар алу өчен каралган акча өстәлә, 8431 сум була. Ә мин 18 сәгать түгел, 24 сәгать укытам, ди. 8431 сум 24кә тапкырлана, 18гә бүленә (бер ставка). Минем вазифаи окладым 11241 сум килеп чыга. Менә шуннан дәфтәр тикшергән, квалификация, методик берләшмә, бүләкләүләр өчен өстәмә түләүләр бара да инде. Югары белемле булса, квалификация өчен 40 процент өстәмә түләнә. Вазифаи окладтан шулай ук укытучы булып эшләгән өчен
40 процент өстәмә түләү бара.


– Министрлыкның 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясе материалларында гомумбелем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 26 мең сумнан артып китә дип күрсәтелә*. Ә укытучылар аның кадәр хезмәт хакы алмыйбыз, дигән иде.
– Миңа да бер укытучы шалтыратты: «Дөрес сөйләмисез, мин бит 12 мең сум гына хезмәт хакы алам», – ди. Ә мин аңа: «Сез берничек тә 12 мең сум хезмәт хакы ала алмыйсыз, – дим. – Ставка 8431 сум булса да, 40 процент – 3200 сум акча сезгә бары тик укытучы булган өчен генә түләнә. Шуның белән генә дә сезнең 12 мең сум чыгарга тиеш. Әле стажыгыз, квалификациягез бардыр», – дип аңлатам. Квалификациям юк, ди. Мин: «Алыгыз», – дим. Сыйныф җитәкчелеге өчен дә түләнми, ди. Ни өчен дигәч, сыйныф җитәкчесе буласым килми, ди. Шулай булгач, нинди дәгъва булырга мөмкин? «Нишләп 12 мең сум гына аласыз?» – дигәч, мин 10 сәгать кенә укытам, ди. Мин: «Квалификациягезне арттырыгыз, 22 сәгать укытыгыз, 26 мең сум хезмәт хакы алырсыз», – дим.


– Иң мөһим соравым калган. Якын киләчәктә мәгариф бирү системасында хезмәт хакы арту көтеләме?
– Көтеләме дип инде... Без хәзерге вакытта өстәмә белем бирү педагоглары өчен хезмәт хакын арттыру юнәлешендә максатчан эшлибез. «Юл картасы»н үзгәртү, хезмәт хакын арттыруны тизләтү буенча үз тәкъдимнәребезне керттек. Без Идел буе төбәгендә өстәмә белем бирү педагогларына түләнгән хезмәт хакы күләме буенча башкалардан калышабыз. 1 октябрьдән хезмәт күрсәтүче персонал һәм өстәмә белем бирү педагогларының хезмәт хакы индексацияләнәчәк.
Укытучылар өчен дә бәлки нидер булыр.


Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА.
* Интервью 2014 елның август киңәшмәсе алдыннан әзерләнгән иде - Ред. 


Материалами журнала №9, 2014 можно познакомиться в электронной подписке.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ