Юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ни өчен куркыныч?

Туфрактан иярә торган суалчаннарның бер төре – аскаридоз. Аскаридоз тышкы кыяфәте белән яңгыр суалчанын хәтерләтә: алсу төстә, 20-40 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин. Күбрәк җәйге һәм көзге вакытта, ягъни җиләк-җимеш чорында үрчи. Аскаридозның күкәйләре туфракта берничә еллап яши ала. Күкәйләр кеше организмына кергәннән соң гына үсәргә сәләтле.

Әлеге паразитлар, гадәттә, зарарланган туфракта үскән яшелчә, җиләк-җимештә була. Аскаридоз йоктырмауның юлы бик гади – бакчада үскән җиләк-җимеш, яшелчәне яхшылап юып ашарга кирәк. Кайбер балалар туфракның үзен ашый, ата-аналар игътибарлы булсыннар иде. Туфракта күп төрле паразитлар булырга мөмкин бит. Эчәклекләрдә аскаридоз булганда, балаларда хәлсезлек, йөткерү, аллергия, ябыгу күзәтелергә мөмкин.

Бүгенге көндә әлеге авыру бик күзәтелми, чөнки цивилизация алга китте: авылларда да бәдрәфләр өйдә, канализация бар, ягъни тизәк туфракка эләкми. Тизәкне беркайчан да бакчага, кырга түгәргә ярамый, чокыр казып, шунда күмәргә киңәш итәбез.

Аскаридозның икенче төре – токсокароз, кешегә ул эт-мәчедән күчә, мускулларда яши. Токсокароз күкәйләре белән зарарланган туфракта үскән яшелчә, җиләк-җимешне юмыйча ашаган очракта, авыру балаларга, олы кешегә дә күчә. Токсокарозны кан анализы аша гына белеп була.

Авыруның билгеләре: йөткерү, бронхит; буылу, тын кысылу; температура күтәрелү; кайбер очракларда вак бетчәләр чыгу; калтырану.

Зимфира Бариева, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә эпидемиология күзәтү бүлеге баш белгече.


ovoshi(1)

Фотосурәтнең чыганагы: http://tatar-inform.tatar/news/2013/07/30/88528/

Добавить комментарий