Логотип Магариф уку
Цитата:

“Закон эшче ягында!”

Июль аеннан Федераль Законга үзгәрешләр керде: вакытында хезмәт хакы түләмәгән җитәкчеләргә 20 меңгә кадәр штраф салыначак. Элек 5 меңгә кадәр иде. Шушы һәм башка яңалыкларны Татарстанның хезмәт, халы...

Июль аеннан Федераль Законга үзгәрешләр керде: вакытында хезмәт хакы түләмәгән җитәкчеләргә 20 меңгә кадәр штраф салыначак. Элек 5 меңгә кадәр иде. Шушы һәм башка яңалыкларны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген Татмедиада оештырылган пресс-конференция вакытында журналистларга җиткерде.


“Эшкә урнашканда өч көн эчендә Хезмәт килешүе төзергә тиешләр”, - ди Эльмира ханым. – Кайвакыт безгә акча түләмиләр дип, зар елап мөрәҗәгать итәләр. Тикшерә торгач ачыклана, рәсми рәвештә ул кеше эшкә дә алынмаган. Хезмәт килешүенең бер нөсхәсе эшче кулында булырга тиеш. Шунсыз кеше үз хокукларын яклый алмаячак. Закон эшчене яклый. Хезмәт хакы белән аз гына тоткарлык килеп чыкса да, гражданин судка мөрәҗәгать итә ала”.


Шулай ук сүз эш урынында алынган  җәрәхәтләр, бәхетсезлек очраклары турында да булды. Ел башыннан республика предприятиеләрендә 18 кеше вафат булган. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 45,5 процентка ким. Тик горурланырдай әйбер түгел бу, әлбәттә. Төп максат – эш урыннарында бәхетсезлек очраклары булдырмау. Моны республика җитәкчелеге дә күз уңында тота.


“Эш урынында вафат булучылар арасында – төзелеш һәм транспорт белән бәйле һөнәрләр”,- ди Эльмира Зарипова. – Аларны булдырмыйча да калып була иде, кемнеңдер салкын карашы аркасында кеше гомере өзелә. Бу проблема җәй көне бигрәк тә кискенләшә, чөнки өстәмә эшче көчләр яки алмашка вакытлыча хезмәткәрләр алалар. Яңа кеше куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә һәр эшче башта инструктаж узарга тиеш. Бу катгый таләп!”


Р. ФАЗЫЛОВА.







Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ