Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманча милли тәрбия бирү юнәлешләре

Эльвира Закирова,Лаеш районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистыБаланы үз милләтенең лаек­лы вәкиле һәм камил шәхес буларак тәрбияләү өчен, аңа туган телен өйрә...

Эльвира Закирова,
Лаеш районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты


Баланы үз милләтенең лаек­лы вәкиле һәм камил шәхес буларак тәрбияләү өчен, аңа туган телен өйрәтү генә аз. Туган тел аралашу һәм тирә-юньне танып белү чарасыннан – милли-мәдәни традицияләрне аңга сеңдерү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру чарасына әверелергә тиеш. Шул очракта гына тел өйрәнү нәтиҗәле була.
Моннан чыгып, милли тәрбия эшенең берничә төп юнәлешен аерып күрсәтә алабыз:
1) укучыларга туган телне өйрәтү;
2) әдәбиятны, әдәбият аша милли мәдәниятне өйрәтү;
3) укучыларда гореф-гадәтләргә, тарихи үткәннәргә карата кызыксыну уяту, рухи мирасны өйрәнү, белү һәм саклау омтылышы тәрбияләү;
3) сыйныфтан (мәктәптән) тыш тәрбия чаралары ярдәмендә балаларда үз милләтенә хас уңай сыйфатлар тәрбияләү; милли мохит, тирәлектә яшәү ихтыяҗы тудыру;
4) ата-аналар һәм гаилә белән берлектә уртак максатка юнәлтелгән бердәм тәрбия эше алып бару һ.б.ш.


Максатка ирешү өчен, укытучы-тәрбиячеләр алдына түбәндәге бурычлар куела:
1) укыту-тәрбия эшендә системалы рәвештә яңа мәгълүмати технологияләр, инновацион алымнар, әйдәп баручы укытучыларның эш алымнарын, тәҗрибәсен кулланып, белем сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшне дәвам иттерү;
2) укучыларның иҗади сәләтен үстерү буенча эзлекле эш алып бару;
3) укучыларда милли үзаң, татар халкының мәдәниятенә, тарихына хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү өчен, уңайлы шартлар тудыру;
4) һәрьяклап конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.


Әлеге максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен, безнең районда милли мәгариф эшчәнлеге берничә юнәлештә алып барыла:
► аналитик эшчәнлек (методик эшне оештыру, методик берләшмә эшен өч юнә­лештә (милли, рус һәм катнаш мәктәп шартларында) алып бару, эш төрләрен, чараларны алдан планлаштыру, анализ ясау һ.б.);
► укытучылар белән эшне оештыру (тематик, өйрәтү төрендәге семинарлар уздыру, методик ярдәм күрсәтү, төрле юнәлештәге белем күтәрү чаралары уздыру һ.б.);
► сәләтле балалар белән эш (эш системасын булдыру, олимпиадалар уздыру, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу һ.б.);
► ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар, мөмкинлекләр тудыру (балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында үзара бәйләнеш һәм белем, тәрбия бирүдә дәвамчанлык булдыру; планлаштыру, татар төркемнәре һәм сыйныфлары ачу, ата-аналар белән эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру);
► төбәкара хезмәттәшлек итү эшен алып бару, элемтәләр булдыру.
Журнал укучыларын әлеге юнәлеш­ләрдә районыбызда алып барыла торган якынча эш төрләре белән таныштырабыз.
I. Аналитик эшчәнлек
1. Методик консультацияләр уздыру; укытучы-тәрбиячеләргә УМК сайлауда, укыту программаларын гамәлгә куюда методик ярдәм күрсәтү (ел дәвамында).
2. Методик берләшмә (киңәшмә) эшенең, төбәкләр белән һәм төбәкара хезмәттәшлек эшенең планын, еллык гомуми эш планын тикшерү-өйрәнү һәм раслау (сентябрь).
3. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары турындагы мәгълүмат банкын булдыру (август, сентябрь).
4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшен планлаштыру (август).
5. Укытучыларның эш планнарын өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең, предмет буенча сыйныфтан тыш эш үрнәкләренең тупланмасын булдыру (ел дәвамында).
6. Район методик берләшмәләре эшенә җитәкчелек итү; ачык дәресләр, чаралар әзерләү һәм үткәрүдә киңәшләр бирү, ­теоретик ярдәм күрсәтү (ел дәвамында).
7. IX, XI чыгарылыш сыйныф укучыларының БРИ, БРТ һәм арадаш аттестация нәтиҗәләрен анализлау (сентябрь, май).
8. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик яктан кыенлык кичергән (киче­рергә мөмкин булган) очракларны анализлау (сентябрь, апрель).
9. Предмет буенча район олимпиадалары нәтиҗәләрен анализлау (декабрь).
10. I сыйныфка һәм тәрбия эше туган телдә алып барыла торган сыйныфларга балалар туплау эшен өйрәнү, оештыру (сентябрь).
11. Мәктәпләрнең предмет буенча укыту планнарын, программаларны тикшерү-өйрәнү (сентябрь, сайлап алу тәртибендә).
12. Татар теле кабинетларының матди-техник торышын, кадрлар белән тәэмин ителешне тикшерү-өйрәнү (август).
13. Татар теле һәм әдәбияты предметлары өлкәсендә сәләтле булган укучылар турында мәгълүмат банкын булдыру (март, апрель).
14. Еллык эшне анализлау (июнь).
15. Туган телдә белем бирүне оештыру; укыту торышын, татар теле программаларының үтәлешен тикшерү (ел дәвамында).
16. IX сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан контроль (сынап карау БРТысы) уздыру (февраль).
17. VI сыйныф укучыларының татар теленнән белемнәрен күзәтү-тикшерү, нәтиҗәне күзаллау максатыннан мониторинг уздыру (май).


II. Оештыру төрендәге чаралар
1. Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы. Эшкә анализ ясау. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшен планлаштыру (август).
2. ТР Мәгарифне үстерү институты бе­лән берлектә татар теле һәм әдәбияты укы­тучыларының республика семинары (ноябрь).
3. БРТга әзерләнү буенча район методик берләшмәсе эшен планлаштыру (сентябрь).
4. Туган телдә белем бирә торган мәгариф учреждениеләре директорлары катнашында киңәшмә (ай саен).
5. Белем бирү оешмалары директорларының милли мәгариф эшенә җаваплы урынбасарлары катнашында киңәшмә (елга 4 тапкыр).
6. Хатлар, гражданнарның гаризалары белән эш (һәр көн).
7. Массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау (ел дәвамында).
III. Кадрлар белән эш
1. К.Насыйри, Р.Фәхреддин исемендәге премияләргә; «Ел укытучысы», «Туган тел укытучыларының мастер-классы» бәйгесендә катнашу өчен кандидатуралар тәкъдим итү (ел дәвамында).
2. Укытучыларның эш планнарын өйрәнү, дәрес һәм сыйныфтан тыш эш үрнәкләреннән тупланма булдыру (ел дәвамында).
3. «ТРда белем бирү сыйфатын камилләштерү» проекты буенча Сингапур белгечләре белән берлектә өйрәтү тренинглары (ел дәвамында).
4. Методик ярдәм күрсәтү йөзеннән белем бирү оешмаларында тематик тикшерү (ел дәвамында).
5. Укытучыларның квалификация күтәрү курсларында вакытында белем алуларын тәэмин итү (ел дәвамында).
Милли мәгариф буенча методик киңәшмәләр уздыру планы


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ