Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәкәт-гошерләр бирелмәсә – яңгыр вакытында яумас

Республикада гошер сәдакасы җыя башладылар. Гошернең нәрсә икәнен күбебез беләдер, шулай да искә төшереп үтик: ул - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгәненең...

Республикада гошер сәдакасы җыя башладылар. Гошернең нәрсә икәнен күбебез беләдер, шулай да искә төшереп үтик: ул - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгәненең егермедән бер өлешен мохтаҗларга сәдака итеп бирү.


Республикабызда гошер сәдакасы җыю узган гасырның 90 елларында башланган. ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Иң беренче тапкыр гошер сәдакасын Арча районы Хәсәншәех авылында җыйдык”, - диде, Татаринформ оештырган матбугат конференциясендә. Шуннан соң Балтач, Кукмара һәм башка төбәкләрдә дә Гошер бәйрәмнәре уздырганнар. Җәлил хәзрәт бу хакта да, гошер сәдакасы турында да тәфсилләп бәян итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) түбәндәге хәдисен дә искә алып үтте: “Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр – тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр – тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр (гаурәтләрен капламасалар яисә зинаны ачыктан-ачык кылсалар) – Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят-гошерләрен бирмәсәләр – яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек-хайваннар хакына булыр)”.


ТР мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтүенчә, бүгенге көндә республика мөхтәсибәтләре тарафыннан 156,2 тонна яшелчә, шул исәптән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, алма һәм бал җыелган. Бу ризыклар “Ярдәм” реабилитация үзәгенә, “Зәкәт” хәйрия фондына, РИИга, Казандагы һәм башка шәһәрләрдәге дини уку йортларына тапшырылган.


Иң күп гошер сәдакасы бирүче төбәк – ул, елдагыча, Балтач районы. Арча, Буа, Теләче, Балык-Бистәсе, Бөгелмә районнары да бик актив. Әмма кайбер районнарда бу эш оештырылмый икән. Әле монда сүз шәхси хуҗалыклар турында гына бара. Ә инвесторлар, күмәк хуҗалыклар гошерне бөтенләй диярлек бирми.


“Республикада, барлык җыелган уңыш 100 меңнәрчә тонна белән исәпләнгәндә, 150 тоннадан артык гошер җыелу – зур сан түгел”, - диде Мансур хәзрәт.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ