Логотип Магариф уку
Цитата:

Жохов системасы

«Беренче сыйныф укучысы бертуктаусыз йөгерергә һәм кычкырырга тиеш», – ди башлангыч сыйныфлар өчен үз укыту системасын булдыручы Владимир Жохов. Аның фикеренчә, мәктәп укучысының сәламәтлеген яхшыртуг...

«Беренче сыйныф укучысы бертуктаусыз йөгерергә һәм кычкырырга тиеш», – ди башлангыч сыйныфлар өчен үз укыту системасын булдыручы Владимир Жохов. Аның фикеренчә, мәктәп укучысының сәламәтлеген яхшыртуга, хәрәкәт активлыгын үстерүгә һәм уенга корылган укыту системасы белемгә омтылышны арттыра һәм… бала берничә еллык уку программасын бер елда үзләштерә. Күпләрдә кызыксыну, шул ук вакытта шикләнү уяткан яңа методика әлегә гадәти белем бирү системасына кертелмәгән. Ләкин Жохов системасы буенча белем бирүче мәктәпләр инде бар.


Владимир Жохов – Россиянең атказанган укытучысы, 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар өчен математика дәреслекләре, 7-9 нчы сыйныфлар өчен алгебра буенча дидактик материаллар, математикадан белешмә таблицалар, укытучылар һәм укучылар өчен методик ярдәмлекләр һәм укыту-белем бирү системасына караган 70 тән артык публикация авторы.


«Мәктәптә уйнадык, дип кайталар»
Татарстанда Жохов системасы нигезендә белем бирүче мәктәп берәү генә. Ул – Казанның Ершов урамы, 7Б адресы буенча урнашкан Яшь иҗатчылар мәктәбе. Әлеге белем йорты быелның 1 сентябреннән эшли башлаган. «Жохов системасын тирәнтен өйрәнгәч, аның белән кызыксынып киттем, – диде Яшь иҗатчылар мәктәбенең оештыру эшләре белән шөгыльләнүче Эльмира Бариева. – Фикердәшләремне таптым. Без, өч укытучы-әни, үз балаларыбыз өчен мәктәп оештырырга кирәк, дигән фикергә килдек һәм теләгебезне тормышка да ашырдык. Әлеге методика 40 елдан артык фәнни эзләнүләргә корылган, Россиядәге классик мәктәпләрнең 300 еллык тәҗрибәсен кулланып эшләнгән. Белем биргәндә меңнән артык педагогик һәм методик алым кулланыла, баланың потенциалын үстерүгә йогынты ясаучы 1700дән артык фактор, 500 сәгатьтән артык кызыклы мультимедиа материалы файдаланыла. 2нче сыйныфтан башлап, өч чит тел өйрәнәләр – безгә ул шуның белән дә кызыклы».


Әлеге гадәти булмаган мәктәпне оештыручылар аны «гаилә мәктәбе» дип атый. «Бирегә укырга йөрүче балалар мәктәпкә барырга атлыгып тора, кайтыр вакыт җиткәч тә ашыкмыйлар, монда куныйк әле, диләр. Мәктәптән алырга килгән әниләре: «Бүген дәресләрдә нәрсә эшләдегез?» – дип сорагач, барысы да бертавыштан «уйнадык» дип җавап бирә, – ди Эльмира ханым. – Чөнки безнең мәктәптә дәресләр уен формасында алып барыла».


Эльмира Бариева әйтүенчә, Жохов методикасы буенча укучылар адаптация чорын җиңелрәк уза. Дәресләр уен рәвешендә алып барылу сәбәпле, бала армый, шул ук вакытта кыланып уйнап кына да утырмый, дәрес программасын үзләштерә. Бер-береңне сәламләү, физик күнегүләр белән рәттән, башны эшләтә торган уен формасындагы күнегүләр күренмәс җепләр белән уку-укыту программасына керешеп китә. «1нче сыйныфны тәмамлаганда бала хатасыз яза, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап укый, миллионга кадәр саный белә. Безнең укытучылар да Жоховның үзе белән гел элемтәдә. Ул алар өчен атнаның һәр пәнҗешәмбесендә вебинарлар уздыра, барлык сорауларына җавап бирә», – ди Эльмира ханым.


Уку түләүле
Яшь иҗатчылар мәктәбендә 1нче сыйныфта 20 бала белем ала. Алар гадәти гомумбелем бирү мәктәпләрендәге кебек үк фәннәрне үзләштерәләр. Дәресләр иртәнге сигездә башлана һәм кичке алтыга кадәр дәвам итә. Уку елы тәмамланганнан соң, биредә укучы балалар яшәү урыны буенча беркетелгән мәктәпкә барып аттестация уза. Бу яңа система буенча белем алган баланың белем дәрәҗәсен тикшерү өчен башкарыла. Шуның нигезендә, укучы 5нче сыйныфтан гадәти мәктәптә укуын дәвам итә ала. Жохов системасы нигезендә белем бирү түләүле. Мәктәп казнасына ай саен һәр баладан 20 мең сум акча керә. Ул бина арендалауга, укытучыларга һәм башка хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү, дәреслекләр һәм кирәк-яраклар сатып алуга тотыла. «Ай саен 20 мең сум түләп укыту бик кыйммәткә төшә, дип күпләр аптырый, ләкин балама белем бирүгә түккән акчамны аз гына да кызганмыйм», – ди Яшь иҗатчылар мәктәбендә белем алучы Владаның әтисе Родислав Ровняков. –Кызымның күзләрендәге бәхет чаткыларын, аның мәктәпкә барырга атлыгып торуын күрү минем өчен үзе зур бәхет. Дәүләт мәктәпләренә тел-теш тидерәсем килми. Тик миңа андагы системаның тормыштан аерылган, теоретик белем бирүгә корылган булуы бик ошап бетми».


Владимир Жоховтан әти-әниләргә 10 киңәш:


1. Балагызның кечкенә булуын «онытыгыз». Көченнән килгәнчә, өй эшләре кушыгыз. «Син инде зур малай (яки кыз), савыт-саба һәм идән юуны, тузан сөртүне ышанып тапшыра алабыз», – дип, баланың салпы ягына салам кыстырып, мактап, үсендереп җибәрергә кирәк.
2. Балаларыгыз белән «янәшә» түгел, ә «бергә» булыгыз. Бергәләп фильм карау, уен уйнау яки аны борчыган темалар турында утырып сөйләшү турында сүз бара.
3. Акрынлап баланы бәяләрне чагыштырырга, экономияләргә (мәсәлән, кулына туңдырма алырга дип акча тоттыргач, аның бәясен башка әйбернеке белән чагыштырыгыз), гаилә бюджетының ни дәрәҗәдә булуын аңларга күнектерегез. Гаиләдә акча бетсә, ул турыда бала да белсен. Аны үзегез белән кибеткә азык-төлек һәм кием-салым алырга алып чыгыгыз.
4. Баланы ачуланмагыз, түбәнсетмәгез, бигрәк тә башкалар алдында. Фикерен хөрмәт итегез. Балагыздан кем дә булса зарланса (укытучы яки тәрбияче булган очракта да): «Рәхмәт, без бу турыда өйдә сөйләшербез», – дип җавап бирегез. Шуны истә тотыгыз: ачулану урынына «мин сиңа ышанам», «син булдырасың» дип баланы үсендерү күбрәк нәтиҗә бирәчәк.
5. Проблемалары белән уртаклашырга өйрәтегез. Яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән килеп чыккан четерекле хәлләр турында сөйләшегез. Аның фикере белән чын күңелдән кызыксынуыгызны күрсәтегез. Шул рәвешле сез балада дөрес тормыш позициясе тәрбияли алырсыз. Ситуациягә объектив карарга тырышыгыз: гел үз балагызны гына хаклы дип санамагыз.
6. Бала белән ешрак сөйләшегез. Яхшы сөйләм теле – яхшы уку нигезе. Кино яисә театрга баргансыз икән, анда аңа нәрсә ошавын сөйләсен. Игътибар белән тыңлагыз, сораулар бирегез, бала сезнең кызыксынуыгызны күрсен.
7. Аның һәрбер соравына җавап бирергә тырышыгыз. Шул чакта гына баланың кызыксыну теләге сүнмәячәк. Сорауларга җаваплар эзләгәндә бергәләп белешмә әдәбиятка мөрәҗәгать итегез («Әйдәле, сүзлектән, энциклопедиядән бергәләп карыйк»), балагызны мөстәкыйль рәвештә сүзлекләр белән эшләргә өйрәтегез.
8. Сирәк кенә булса да дөньяга балагыз күзлегеннән чыгып карарга тырышыгыз. Бу – үзара аңлашу өчен этәргеч.
9. Ешрак мактагыз. «Булмый», «Килеп чыкмый» дигән зарларына: «Син аны, һичшиксез, булдырасың, берничә тапкыр кабатларга гына кирәк», – дип тынычландырыгыз.
10. Бала эшен ярты юлда туктатып калдырмасын. Мөнәсәбәтегез тыюларга корылган булмасын. Таләп итәсез икән, һәрвакыт сәбәпләрен аңлатыгыз. Беркайчан да «Шуны эшләмәсәң, телевизор карамыйсың» кебек таләпләр куеп сөйләшмәгез.


Эльза Хамматова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ