Логотип Магариф уку
Цитата:

Зирәкләр уены

Рәшит Нәҗметдинов, Гата Камский, Алисә Галләмова… Бу исемнәрне шахмат дөньясыннан ерак торганнар да белә. Аларга тиңләшергә омтылучылар нинди тормыш белән яши, шахматчыларга нинди холык хас?Сәнгатьме,...

Рәшит Нәҗметдинов, Гата Камский, Алисә Галләмова… Бу исемнәрне шахмат дөньясыннан ерак торганнар да белә. Аларга тиңләшергә омтылучылар нинди тормыш белән яши, шахматчыларга нинди холык хас?


Сәнгатьме, спортмы?


Шахмат уены моннан ике мең ел элек борынгы Һиндстанда барлыкка килә. Башлангыч чорында «чатуранга» дип, соңрак «шатранж» дип атала. Дөньякүләм ярышлар вакытында аны хәзер дә шатранж дип сөйләшү гадәте саклана.


«Шахмат – интеллектуаль спорт төре, – ди халыкара класстагы спорт остасы Дания Славнова. – Монда ярыш бар бит, җиңү-җиңелүләр, нәтиҗәләр… Физик спорт төренә караганда калорияләр күбрәк тә яна әле!» Бүген Дания ханым гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучыларга шахмат серләрен өйрәтә. «Кечкенәләр өчен иң кыены – тик утыру, – ди ул. – Дүрт яшьлек балалар белән 20-25 минут шөгыльләнүдән башласак, өлкәнрәкләре инде 45 минут уйный башлый». Шәхси дәрес тә алырга мөмкин. Мәскәүдә бу бәя бер дәрес өчен – 100 доллар, Казанда арзанрак. Телефон аша да дәресләр алып барырга була. «Әти-әниләр шахмат уйнаган баланың дисциплинага өйрәнүен, игътибарлыракка әйләнүен сизәләр, – ди Дания ханым. – Шахматчының яше юк. Өч яшьлек балалар да килә, аларны йөртүче 83 яшьлек әбиләре дә кызыга кайчак. 60 яшьлек бер ханым: «Зинһар, бер-ике дәрес өйрәник, нервларым тынычланыр иде, юкса шахмат уйнамыйча йоклап китә алмыйм», – дип мөрәҗәгать итте». Чемпионнар да яшәрә. Игътибар итегез әле, элегрәк шахматчыларның күбесенә дөньякүләм танылганда 30-40 яшь булса, бүген 18 яшьлек чемпионнар белән горурлана алабыз.


«Шахматчыларның хәтере әйбәт»


Рәшит Нәҗметдинов исемендәге балалар һәм үсмерләр олимпия резервы шахмат мәктәбе директоры, ТР Шахмат федерациясе вице-президенты Нәркиз Сәйфетдинов исә, шахмат – тормыш уены, дип саный. «Шахматның бер балага да зыян салганын ишеткәнем юк. Киресенчә, теләсә кайсы җитәкчене, хәрбине, банк хезмәткәрен, гомумән, тормышта үзен тапкан, зирәк кешене алып карагыз – һәркайсы шахмат белән мавыга».


Тренер-укытучы Азат Галиев фикеренчә, теләсә кайсы кешене шахмат уйнарга өйрәтеп була. «Тик чемпионнар санаулы гына була, – ди ул. – Сәләт булмаса, тырышлык кына көтелгән нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Шул ук вакытта әллә нинди талантлар да, даими хезмәт куймаса, сүнә. Шахмат – шәхси спорт төре. Тренерга һәр баланың холкы, фикерләү тизлеге, кәефе белән эш итә белергә кирәк. Гел җиңү дип балага басым ясарга ярамый, дим әти-әниләргә. Шахматта җиңелү – бала өчен зур стресс. Шахматчы бер генә җиңелүне дә игътибарсыз калдырмый. Үзем дә җиңелгәннән соң өйгә кайткач, беренче эш итеп шахмат өстәле артына утырам. Кайда нинди хата киткән, көндәшем ничек фикерләгән – барысы да анализлана. Шахматчыларның хәтере бик әйбәт. Алар партияләрне онытмый».


«Башлангыч мәктәптә мәҗбүри булсын»


Элекке чорда ук кешеләр шахмат уйнауны чын сугыш алып бару белән тиң күргәннәр. Чөнки үз йөрешеңне генә түгел, көндәшеңнекен дә берничә адымга алдан уйларга, анализларга кирәк. Заманында бөек педагог Василий Сухомлинский: «Шахматтан башка акыл мөмкинлекләрен һәм хәтерне ныгыту мөмкин түгел», – дип язган. Алай гына да түгел, шахмат башлангыч мәктәптә мәҗбүри фәннәр исемлегенә кертелергә тиеш дип санаган. Нәркиз Сәйфетдинов та әлеге фикерне хуплый. Моннан тыш, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Шахмат федерациясе шул юнәлештә проект булдырмакчы. Моннан тыш, шахмат белән йөзүне үз эченә алган абонемент булдырырга исәплиләр. Әйбәт бит: бала бер сәгать йөзеп ала, аннары шахмат уйный.


Соңгы проект юктан гына тумаган. Шахматчыларны үз дөньясында гына кайнаучы, аралашуны һәм хәрәкәтне яратмаучылар дип гаепләүчеләр шактый. Әгәр чаманы белмәсәң, һәр шөгыльнең тискәре яклары булуын онытмыйк. «Әти-әниләр балаларының акыл һәм физик сәламәтлеген кайгыртканда, йөкләмәләрне тигез бүләргә һәм чиратлаштырырга кирәк», – ди тренер.


<…>


Тулы варианты белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының №3 (март, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)


Ләйсән Фәүкатова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ