Зыян салучыга… хөрмәт

Нурия ӘЛМИЕВА

– Әни, мин чәчәкләр ясадым. Матурмы?
Кухняда кайнашучы әнисе бүлмәгә керсә, 4-5 яшьлек баласы обойланган диварның бер почмагына сызык-бозыклар ясап бетергән дә, үзен мактауларын көтеп, күзләрен тутырып карап тора…

Мондый һәм моңа охшаш хәлләрдә калмаган ата-аналар сирәктер. Тик бала-чага салган зыянга мөнәсәбәтләребез генә төрле. Кемдер сабыйны орыша башлый. Кемдер арт ягына «төшереп» тә ала. Кайберәүләр елмаеп кына да уздырып җибәрергә мөмкин… Ә белгечләр болай аңлата: мондый чакта ачулану баланы куркыта, ә инде сугып та алсалар, бу гамәл сабый күңелендә кул күтәргән кешегә карата ачу, нәфрәт хисләре уята. Иң яхшысы – әни кеше борчылуын күрсәтеп, ләкин йомшак тавыш белән: «Балам, болай эшләргә ярамый иде. Менә хәзер дивар ямьсезләнде инде, мондый өйдә яшәү бөтенебезгә дә күңелсез… Әйдә, тиз генә чистартыйк әле», – дип, әгәр карандаш белән язылган булса, бетергеч алып, бетерә башларга тиеш. Әни кешенең йомшак мөгамәләсе балада рәхмәт хисләре уятачак. Альбом битләре биреп ясаган рәсемнәрен дивардагы сызылган урынга элеп куеп та була. Бу да хата төзәтүнең бер юлы.

Гомумән, яхшы тәрбияченең бурычы: нинди хәл килеп чыкса да, аннан файда табып, балага тәрбияви кыйммәтләрне сеңдерү. Күңелсезлекләр дә, әгәр хикмәт белән яки динебез өйрәткәнчә куллана белсәк, балаларда яхшы сыйфатлар тәрбияләү өчен бер форсат.

Күп вакыйгаларны тәрбия чарасы итеп була. Хәтта якыннарыбызның авыруы, үлеме кебек хәлләрне дә. Гәрчә, без мондый вакытта балаларны мөмкин кадәр ерак тотарга тырышабыз. Аларны саклыйбыз, дип уйлыйбыз. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.с.) авыруның хәлен белү, мәет күмү йолаларында балаларның да катнашуы мөһим икәнен әйткән. Бу хәлләрне дини дәресләр бирү чарасы итеп кулланып булуын аңлаткан. Авыру хәлен белергә барганда баланы үзең белән алу аның күңелендә миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре уята. Шулай ук сөенечле вакыйгалар булганда кешеләргә, бигрәк тә туганнарыңа, дусларыңа, күршеләреңә котлау, тәбрикләү сүзләре әйтү күркәм гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.с.) балалар күңеленә бер-береңне котлау, тәбрикләү гадәтен кертергә омтылган. Бездә туйларга бала ияртеп йөрү гадәте юк. Хупланмый да. Ә менә динебездә яңа өйләнешүчеләрне балаларның да котлавы хуплана. Шулай ук кайбер кешеләр туганнарына барырга уйласа, балаларын ияртмәскә тырыша. Кеше борчып йөрисе килми, диләр. Динебездә бу гамәл дә хата санала. Туганлык җепләрен саклау бик мөһим, шуңа балалар белән килү күпмедер мәшәкатьләү булса да, файдасы мәшәкатьтән зуррак, ди ислам галимнәре.

Инде сүз башына әйләнеп кайтсак, әлбәттә, баланың обойны бозуы ачуны китерерлек хәл. Ләкин эш узган – зыян салынган. Төптәнрәк уйласак, монда безнең дә хатабыз бар: сабый бүлмәдә үзе генә калган, тиешле игътибар булмаган… Шуны танырга һәм баланы орышмаска тиешбез. Ислам тарихына күз салсак та, зыян салучыга яки салырга теләүчегә җәза бирәсе урынга, хөрмәт (!) күрсәтелгән очраклар күп. Менә шундый хакыйкый кыйссаларның берсе: «Бер төнне ислам дөньясында күренекле галим, шәйх ибн Баз өендә намаз укыганда кемнеңдер түбәгә сикереп төшкәнен ишетә. Намазын тәмамлагач, бу хакта үзенең улларына әйтә. Уллары, каракны эзләп табып, әтиләре янына китерә. Шәйх: «Ул ачыккандыр», – ди һәм аш пешерүчене уятырга куша. Карак тамагын туйдыргач, шәйх: «Ни өчен эшләдең моны?» – дип сорый. «Минем әтием хастаханәдә дәвалана. Дәвалау 10 мең риал тора. 5 мең риалым бар инде, шуңа тагын 5 мең риал урламакчы идем». Шәйх бу кешенең әтисе авырыймы, юкмы икәнен ачыклый. Хәбәрнең дөреслеге билгеле булгач, ул дәвалау чыгымнарын тулысынча үз өстенә ала. Каракка хаҗәтләре өчен 5 мең риал да бирә. Шуннан соң бу кеше, кылган гамәлләре өчен бик нык үкенеп, туры юлга баса һәм ибн Базның шәкертенә әйләнә, даими рәвештә аннан гыйлем ала…»

Ниндидер бер каракка шундый гаҗәеп хөрмәт, илтифат күрсәтелгәндә, нишләп без газиз балабызны кечкенә генә зыян салганы өчен дә ачуланырга тиеш әле?! Динебез дә ачуланырга кушмый бит. Кушмый гына түгел, хәтта күңелсезлекләрдән дә файда ала белергә өйрәтә. Өйрәник!


Хәдис. Әбү Габбас Габдуллаһ ибн Габбас (р.г.) сөйләгән: «Бервакыт мин ат өстендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм артында утырганда ул болай диде: «Әй бала, мин сиңа берничә сүз өйрәтәм: Аллаһыны исеңдә тот һәм Ул да сине саклаячак. Аллаһыны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең. Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһыдан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһыга мөрәҗәгать ит. Бел, әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа файдалы эш эшләргә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язганны гына китерәчәкләр. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерәчәкләр. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә битләр кипкән инде».


Көзге
Укучысы остазыннан сорый:
– Бу дөнья дошманмы безгә? Әллә изгелек китерүчеме?
– Сиңа бер хәл сөйлим. Дөнья кешегә карата нинди мөнәсәбәттә булуын шуннан аңларсың. «Элекке заманнарда бер бөек шаһ яшәгән. Ул бик зиннәтле бер сарай төзеткән. Шаккатмалы булган ул. Бер зур бүлмәсе гел көзгедән генә торган: диварлары да, идән-түшәме дә. Хәтта ишеге дә. Диварлары кайтаваз бирә торган булган. «Син кем?» – дип сорасаң, төрле яктан: «Син кем? Син кем? Син кем?» – дип җавап килгән.

Беркөнне бу бүлмәгә эт килеп кергән һәм үзенең этләр арасында калуын күргән. Бөтен якта этләр. Хәтта өстә дә, аста да. Ул тешләрен ыржайткан. Бөтен сурәтләр дә шуны кабатлаган. Куркып калган эт өрергә тотынган. Аңлашыла ки, кайтаваз өрү белән җавап биргән. Эт катырак өргән саен, кайтаваз да көчәйгән. Аннан соң тешләп өзәргә уйлаган… Иртә белән хезмәтчеләр этнең җансыз гәүдәсенә юлыккан. Бүлмәдә ул берүзе, аңа зыян салырдай бернәрсә дә булмаган, югыйсә. Әмма ул үзенең көзгедәге чагылышы белән көрәшә-көрәшә җан тәслим кылган». Шуны бел: дөнья ул – зур бер көзге генә.

Ашыкмагыз!
Авылда бик ярлы кеше яшәгән. Әмма гаҗәеп матур ак аты булган аның. Патшалар да зур бәя куеп сатып алырга теләгән бу атны, тик ул аны сатмаган.
– Бу ат – минем дустым. Ничек дусны сатып булсын?! – дип әйтә торган булган.
Беркөнне ат югалган. Бөтен авыл җыелып бу кешене тирги башлаган:
– Карт җүләр син! Аның бер көн килеп югаласы билгеле иде инде. Саткан булсаң, яхшырак булыр иде. Ә хәзер менә нинди бәхетсезлек килде үзеңә.
– Алай дип әйтергә ашыкмагыз әле. Ат үз урынында юк. Бусы – бәхәссез, калганы сезнең күңелегездә туган ниндидер уйлар гына. Бәхетме, бәхетсезлекме икәнен әлегә белмим. Иртәгә нәрсә буласын кем белә?
Кешеләр аның бу сүзләренә көлеп кенә карый. Картны җүләргә саныйлар. Унбиш көн үткәч, ат кайта. Аны урламаганнар икән, ул бары тик иреккә чыгып качкан. Алай гына да түгел, үзе белән унике ат ияртеп кайткан бу. Кешеләр, тагын җыелып:
– Карт дөрес әйткән икән. Хәерлегә булган бу эш, – диләр.
– Алай дип әйтергә ашыкмагыз әле. Бары тик, ат кайткан, дип кенә әйтегез. Яхшыгамы, начаргамы икәнен тормыш күрсәтер.
Кешеләр бу юлы бернәрсә дә әйтми, шулай да күбесе эчтән генә: «Үзе белән 12 ат ияртеп кайтсын да, ничек яхшыга булмасын инде!» – дип уйлый.
Бер атна да үтми, картның бердәнбер малае шушы атларның берсеннән егылып төшеп, ике аягын сындыра. Кешеләр моңа:
– Менә тагын синең сүз дөрескә чыкты. Бәхетсезлек булган бу. Картайган көнеңдә бердәнбер улың да гарипләнде. Бердәнбер таянычың иде…
– Сез тагын үзегезнекен итәсез. Бары тик, малаең аягын сындырды, дип кенә әйтегез. Моның хәсрәтме, юкмы икәнен беркем дә белми.
Берничә атнадан илдә сугыш чыга. Бөтен яшь егетләр сугышка китә. Картның гарип малае өйдә кала. Бөтен авыл елый-елый балаларын озата. Карт янына килеп:
– Син тагын хаклы булып чыктың, – диләр.
– Ашыкмагыз, бары тик безнең улларыбыз армиягә китә, синеке – юк, дип кенә әйтегез. Моның яхшымы, начармы икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә!
Адәм баласының акылы шундый: ул нәтиҗә чыгарып куярга ашыга. Ә чынлыкта, «тормыш» дигән сәфәр тукталмый. Ул театр кебек, бер «пәрдә»се тәмамланса, икенчесе башлана. Бер «ишек» ябылса, икенчесе ачыла. Гел шулай…

Добавить комментарий