1 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар уза

Быел 1 сентябрь эш көне булмауга карамастан, Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, быел Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка бара, шул исәптән Казанда – 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101е – Татарстан башкаласында.

Шулай ук республикада 1 сентябрьдә 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачыла, аларның сигезе – авыл җирлегендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. 

 

One thought on “1 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар уза

  1. Бәйрәм белән барчагызны да, хөрмәтле коллегалар, укучылар һәм әти-әниләр! Сезгә исәнлек һәм иминлек телим.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.