Логотип Магариф уку
Цитата:

127 меңнән артык укучы өчен туган телләрдән өстәмә дәресләр алып барылган

2014 елның 1 мартыннан 31 майга кадәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 127 меңнән артык укучы өчен туган телләр һәм дәүләт телләре буенча өстәмә дәресләр укытылган. Укучыларның 95 мең...

2014 елның 1 мартыннан 31 майга кадәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 127 меңнән артык укучы өчен туган телләр һәм дәүләт телләре буенча өстәмә дәресләр укытылган. Укучыларның 95 меңнән артыгы – рус телен, 31 меңнән артыгы татар телен сайлаган.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре тарафыннан уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, өстәмә сәгатьләр тулысынча укытылган.


Укучылардан кергән гаризалар педагогик советларда каралган, укучыларның теге яки бу предмет буенча нинди авырлыклар кичерүен исәпкә алып, 12 сәгатькә исәпләнгән эш программалары төзелгән. Мәктәптәге һәм район дәрәҗәсендәге методик хезмәтләр кирәкле ярдәмне күрсәткән.


Белем бирү оешмалары җитәкчеләре, балаларына туган телләрне өйрәнүдә сизелерлек ярдәм күрсәткәне өчен, ата-аналардан уңай фикерләр килүен билгеләп үткән.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ