Логотип Магариф уку
Цитата:

16027 индексы белән язылучыларга бүләкләр кайтты (ФОТО)

Хөрмәтле укытучылар! Вакытлы матбугатка язылу вакыты ахырына да якынлашып килә, санаулы гына көннәр калып бара икән бит. Без – “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларын чыгаручылар – һәр әбунәчебез...

Хөрмәтле укытучылар! Вакытлы матбугатка язылу вакыты ахырына да якынлашып килә, санаулы гына көннәр калып бара икән бит. Без – “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларын чыгаручылар – һәр әбунәчебез өчен “җан атабыз”, аларның сулышын тоеп яшибез һәм эшлибез. Аларның шатлыкларын бүлешәбез, редакциягә килгән теләк-тәкъдимнәрне игътибарсыз калдырмаска тырышабыз.


Яңа ел алдыннан “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларыннан торган комплектка язылган әбунәчеләребезне үзебез дә шатландырырга уйлыйбыз. Вәгъдә ителгәнчә, ике басма өчен уртак 16027 индексы буенча почта бүлекчәләрендә ташламалы бәядән язылучыларга журналларның беренче комплекты белән бергә Яңа ел бүләге – “Укытучының өстәл календаре”н җибәрәчәкбез. Яңа гына типография табасыннан төшкән, буяу исе килеп торган календарьлар сезне көтә, хөрмәтле укытучылар. Яңа елның беренче саны белән аны җибәрәчәкбез. Календарь битен сызылган линияләр буенча өчпочмак итеп бөкләргә, ике кырыен бер-берсенә ябыштырырга кирәк булачак – өстәл календаре әзер!


укытучы календаре 3 обр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ