Логотип Магариф уку
Цитата:

165 нче мәктәп укучылары Рөстәм Миңнехановтан теләктәшлек  көтә

 –  Мин үзем 21 ел буе укучыларга инглиз теле укытам һәм шул гомер татар телен яшәтү өчен көрәшәм,- дигән иде Казандагы 165 нче урта мәктәбе директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдинов, күптән түгел “М...

 

–  Мин үзем 21 ел буе укучыларга инглиз теле укытам һәм шул гомер татар телен яшәтү өчен көрәшәм,- дигән иде Казандагы 165 нче урта мәктәбе директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдинов, күптән түгел “Мәгариф” журналы уздырган түгәрәк өстәл янында әңгәмә барышында.  “Кунак ашы кара-каршы” дигәндәй, бүген “Мәгариф” журналы әлеге мәктәпкә чакыру алды.


Казанның Бичурин урамында урнашкан мәктәптә бүгенге көндә  1650 якын бала белем ала. Рус мәктәбе саналса да, укучылар арасында татар, рус, азәрбайҗан, төрек, мордва, чуваш, башкорт– барысы ундүрт милләт вәкиле бар. Милләтләр арасында дуслыкны, бер-береңә хөрмәт хисләрен ничек саклап калырга?  Башка милләтнең гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен ничек өйрәнергә?


Бүген әлеге мәктәптә ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашында узган “Дуслык күперләре” фестивале нәкъ әнә шул четерекле мәсьәләне күтәрде. Фестивальгә чакырылган кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, "Мәгариф"  журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева бар иде.


Укучыларның башка милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, берничә телне белүләре, кызыксынулары  гаҗәп түгел, директор Айдар Илдарович үзе дә биш телне камил белә, иркен сөйләшә.


– Мин үзем 11 нче лицейны тәмамладым. Безне чит телләр факультетына укырга керү өчен махсус укыттылар, бик көчле профессорлар белем бирде. Инглиз теле укытучысы буларак, мин укучыларымда тел өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырырга тырышам. Мәктәптә татар, рус, инглиз телләреннән башка, теләге булганнар кытай, төрек, испан телләрен өйрәнә ала. Әлбәттә, болар дәрестән тыш һәм өстәмә түләү хисабына башкарыла,- дип ассызыклап узды Айдар Илдарович кунакларны мәктәп белән таныштырганда.


 Мәктәптә бик бай эчтәлектәге проектлар: “Тел энциклопедиясе”, “Идел буе Болгар дәүләте”, “ Ачык китапханә” һәм башкалар эшләп килә. Укучылар Дәүләт иминлеге комитеты генерал-майоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла Хәлил улы Бичурин биографиясен яктырткан музей экспозициясе, күренекле драматург Аяз Гыйләҗев исемендәге музей эшчәнлеге, ТР халык рәссамы Владимир Кочуновның картиналар галереясе белән таныштырды. Шунысын да әйтергә кирәк: балалар татар, рус, инглиз телендә сөйли, сорауларга иркен җавап бирә.


- Мин эшкә килгәндә монда бары тик 500 укучы белем ала иде, ике беренче сыйныф ача алдык. Чиста рус мәктәбе. Ата-аналары татар булсалар да, балалары бер авыз сүз татарча белми. Коллективның тырышлыгы белән төрле проектларга тартыла башладык, үзебез уйлап чыгарабыз, башкалардан тәҗрибә туплыйбыз, тора-бара балалар саны да артып китте. Һәм мәктәбебездә син – татар, син – рус , син – төрек дип беркемне дә бүлү юк. Алар– балалар, -ди директор.


Тик проблемалар да юк түгел, бүгенге көндә дәресләр иртәдән алып кичке сәгать җиделәргә кадәр сузыла, укучылар ике сменада белем ала. “Алга таба мәктәп янына өстәмә янкорма төзү проекты тормышка ашырылса, бу проблема хәл ителер иде. Дәрестән тыш уза торган чаралар да иркен узар иде.  Якында гына гөмбә кебек яңа йортлар калкып чыга тора,  димәк, балалар саны тагын да артачак”- ди укытучылар үзара сөйләшү барышында.


“Мәктәпкә егерме ел гына булса да, гаять дәрәҗәдә зур эшләр башкарылган һәм бу – чыннан да, горурланырлык эшләр. Безнең комиссия тарафыннан бу мәсьләлә каралды, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уңай хәл ителеш табарбыз,- дип ышандырды Разил Вәлиев үз чиратында.


Соңыннан кунаклар төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен чагылдырган бай эчтәлектәге концерт программасын тамаша кылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ