Логотип Магариф уку
Цитата:

2015 елда “Мәгариф”нең өченче саны имтиханнарга әзерләнүгә багышланды

Агымдагы яртыеллыкка “Мәгариф” журналының электрон версиясенә язылучылар бүген 2015 елның 3 нче санын инде укый ала. PDF-файл аларның шәхси кабинетларына күчерелде. Март журналының төп темасы “Имтихан...

март анонсАгымдагы яртыеллыкка “Мәгариф” журналының электрон версиясенә язылучылар бүген 2015 елның 3 нче санын инде укый ала. PDF-файл аларның шәхси кабинетларына күчерелде. Март журналының төп темасы “Имтиханнарга әзерләнәбез” булды.


“Мәгариф” журналының бу саны киң җәмәгатьчелек өчен аеруча кызыклы һәм файдалы булыр. Проблемалы, шул ук вакытта креатив фикерле материаллар бу айның темасын киңрәк ачарга ярдәм итә, укучыларыбызны бәхәскә чакыра. Сез бу санда 2015 елда бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы яңалыклар белән таныша, җәмгыять белеменнән БДИга әзерләүдәге кыенлыклар, имтихан тапшыручыларның эшләрен бәяләүдәге фикер каршылыгы, бердәм имтихан нәтиҗәләренең укытучы һәм мәктәп язмышына йогынтысы турында аналитик материалларны укый аласыз. Бигрәк тә даими авторыбыз, Аксубай районының Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Сөләймановның «БДИ якынлашкан саен, белгәннәремне дә оныта барам…» дигән мәкаләсе бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм уздыру процедурасының камил булмаган якларын ача. Шулай ук укытучыларның һөнәри тест тапшыруына кагылышлы яңалыкларны да безнең битләрдән таба алабыз.


Бу санда методика һәм практика бүлекләре бик бай бирелгән, төрле предметлардан БДИга әзерләнү буенча дәрес эшкәртмәләре, психологтан киңәшләр, яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты буенча уку-укыту эшчәнлеген оештыруга кагылышлы һ.б. материаллар педагогларга гына түгел, ата-аналарга да файдалы булыр. Р.Садриевның “Җәмгыять белеменнән имтихан тапшыручыга кайбер киңәшләр”, Л.Мөбарәкшинаның “IX сыйныф укучыларын математикадан имтиханнарга әзерләү системасы”, К. Шакирова, Г. Әхмәтшинаның” Подготовка учащихся к сдаче ЕГЭ по математике в 2015 году”, А.Гатауллинның “Информатикадан логик алгебра элементлары” дигән материаллар – шундыйлардан.


Федераль дәүләт белем бирү стандартларында киң кулланыла торган терминнарның татар телендә бирелешен, апрель аена истәлекле даталарны, “Мәгариф”нең “кайнар элемтә”сенә укытучыларның эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга тәфсилле җавапларны да безнең битләрдә табарга була.


Басма вариант типографиягә тапшырылды, 6 мартта ул почта бүлекләренә тарала башлаячак. 2015 елның беренче яртысына “Мәгариф”нең электрон версиясенә язылучылар исә аны бүген үк укый ала.


Электрон версиягә язылу тукталмый. Шул исәптән һәр санга аерым-аерым да язылырга мөмкин. (Хәер, бу очракта бәясе тулы яртыеллыкка язылуга караганда кыйммәткәрәк чыгачак.) “Мәгариф” журналының 2015 елдагы өченче санының электрон версиясенә язылу өчен http://magarif-uku.ru/subscription/megarif-n-3-2015/ адресы буенча “Электронная подписка” бүлегенә керергә кирәк. Шунда «Мәгариф» № 3, 2015” санын эзләп табасыз да “Оплатить” кнопкасына баскач, журнал өчен түләү сәхифәсенә күчәсез; банк картасы яки телефон аша түләү шунда башкарыла. Электрон версия өчен түләгәннән соң, ул шәхси кабинеттагы “Мои поступления” бүлегенә күчерелә. Бу ярты елга “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”нең электрон версияләренә һәм “Мәгариф. Татар теле” электрон журналына шул ук рәвешле язылырга мөмкин.


ЯЗЫЛЫРГА


«Мәгариф» журналының март, №3 (949) санның эчтәлеге


ТӨП ТЕМА – «ИМТИХАННАРГА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ»


АНАЛИТИКА


ГАТИНА Р. Ташу китә, яки 2015 елда БДИ нинди яңалыклар алып килә?


СӨЛӘЙМАНОВ Р. «БДИ якынлашкан саен, белгәннәремне дә оныта барам…»


БӘШӘРОВА Р. БДИ һәм «кара ярлыклар»


ГАТИНА Р. Һөнәри тест: элек һәм хәзер


Һадиуллин И. «Казан дөньякүләм интеллектуаль мәйданда танылды»


МЕТОДИКА


ШӘЙМӘРДАНОВА Н. ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү


ҖӘҮҺӘРОВА Ф. Хикәядә автор позициясен ачыклау


САДРИЕВ Р. Җәмгыять белеменнән имтихан тапшыручыга кайбер киңәшләр


ТИМЕРКӘЕВ Б. «Һәр чишелгән мәсьәлә – яңа җиңү»


МӨБАРӘКШИНА Л. IX сыйныф укучыларын математикадан имтиханнарга әзерләү системасы


ШӘЙХЕТДИНОВ И. Дәресләре – татарча, ә имтиханы – русча


САЛАХУТДИНОВА Е. Психологическая подготовка к ЕГЭ


ПРАКТИКА


СОЛТАНОВА Ф. Онытырга хакыбыз юк


АЛЕЕВА Л. «Безнең теләк – якты, матур,


Тыныч хезмәт һәм тормыш»


НУРЕТДИНОВА Г. Ел дәвамында әзерләнәбез


МАННАПОВА Р. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше


КНАЧУКОВА Г., ЗӘЙНУЛЛИНА А. IV сыйныфта мониторинг тикшеренүләре


МАРДАНОВА А. Подготовка учащихся к ГИА по русскому языку в сельской школе


ЗАЛЯЕВА Г. ЕГЭ: шаг за шагом


ШАКИРОВА К., АХМЕТШИНА Г. Подготовка учащихся к сдаче ЕГЭ по математике в 2015 году


ГАТАУЛЛИН А. Информатикадан логик алгебра элементлары


ГАРИПОВА Р. Оксидлашу-кайтарылу реакцияләре


ХАЛИКОВА Ф. IX сыйныфта химиядән төп дәүләт имтиханы


МӨХӘММӘТҖАНОВ И. География фәнен яңача ничек укытырга?


Апрель аена истәлекле даталар


Федераль дәүләт белем бирү стандартларында киң кулланыла торган терминнар


Горячая линия «Магариф»


 ПРЕЗЕНТАЦИЯ


Рассказываем о передовом опыте педагогов Нижнекамского района РТ


ОФИЦЕРОВА А., МУХАМАДИЕВА А. Модель методической службы Нижнекамского муниципального района РТ


ЛАДЫКИНА Е. Басня И.А.Крылова «Квартет»


ГАЙНУТДИНОВА З. Л.Толстой «Два брата»


ГАБДЕЛХАКОВА Г. «Челтер-челтер чишмәбез…»


ГАЛИУЛЛИНА Н. Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасына нигезләнеп, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне гомумиләштерү


ӘХМӘТОВА Р. «Хәлләр иленә сәяхәт»


НУРИЕВА Р. Аергыч һәм аның белдерелүе


ХӘМБӘЛЕВА Э. Предметны белдергән сүзләр


НӘБИУЛЛИНА Р. Балачак – хәтердә калачак


ЮЗЕЕВА Г., ФӘТХУЛЛИНА Г. Татар халкының моңлы сандугачы


ВАЛИУЛЛИНА Г. Занимательные шахматные головоломки


ГИНИЯТОВА З. «Приёмы устных вычислений: 14 + 28, 59 + 14» (Математика. II класс)


ИВАНОВА С. Письменный прием сложения вида 37+48


ШАИХОВА С. Декоративное оформление швейных изделий


ШАМСИВАЛЕЕВА Л. Развитие фонематического восприятия. Самолет


ГИЛАЗИЕВА Ф. Подарок для мамы


НИКОНОРОВА М. «2015 год – год парков и скверов» (Классный час)


МОРТАЗИНА Л. Татарлардан беренче фәлсәфә фәннәре докторы


ГАРИФУЛЛИН В. Чакыра белеп чакырсаң


Шаг за шагом – к успеху!


Ял сәгатьләрендә


ЯЗЫЛЫРГА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ